

Борай өченче урта мәктәбенең физкультура укытучысы, Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы–Корылтайның Рәхмәт хатына лаек булган Лариса Әхмәтҗанова – нәкъ һәр укучысына шәхес итеп караучы, һәркайсысын чын күңеленнән яратучы укытучы.
Район үзәге Борайда туып-үскән ул. Рәкыя Хәмидулла кызы һәм Мәгафурҗан Фазыл улы Билаловларның гаиләсендә беренче бала, үзеннән соң туган сеңелесе Айгөл һәм энесе Вадимга беренче дус, терәк, яраткан апа ул.
Үзе әйтмешли, укытучы һөнәрен ул очраклы гына сайлаган. Әмма һич кенә дә үкенми.
– Без үскәндә “Техника” дигән кибет бар иде. Борай беренче урта мәктәбенең 9 классын тәмамлаган җәем. Шул кибетнең ишегенә Стәрлетамак физик культура техникумына укырга чакырып белдерү элеп куйганнар. Мин моны күрдем дә, тиз генә теге язуны умырып алып, өйгә йөгердем. Әмма әти-әниемә дә, сеңелем белән энемә дә бу турыда берни сөйләп тормадым. Ул елларда укырга керергә имтиханнар алырга уку йортының кабул итү комиссиясе безнең Борайга килә иде, бу тирә-як районнардан булган абитуриентлар өчен бик уңайлы. Мин әнә шул имтиханнарны биредә, үзебездә бирдем. Хәтерлим, кызлардан үзем генә. Имтиханнарны тапшырдым да, оныттым да. Шулай җәй үтеп китте. Августның 15ләрендә конвертка салынган, мине укырга кабул итүләре турындагы приказ килеп төште. Әти-әни аптырашта, үзем дә бертөрле югалып калдым. Стәрлетамак бездән шактый ерак. Ярый анда әниемнең туганнары яши. Ул вакытлардан безнең Борайдан Стәрлетамакка цемент ташучы зур йөк машиналары йөри иде. Менә мине шуларның берсенә, төнге рейстагысына, бер капчык бәрәңге дә салып, утыртып җибәрделәр. Шулай итеп минем студент тормышым башланып китте, – дип сөйләп үтте Лариса Мәгафурҗан кызы ни өчен физик культура укытучысы булырга уйладыгыз дигән соравыма.
Үземнең дә тиздән студент буласы кызым бар. Күз алдыма аны шундый юл оңгае барган машинага утыртып җибәрүемне китерәм. Тәннәр чемердәп китә. Булган бит заманалар.
Ларисаның тәвәккәллегенә шаккатырлык. Мәктәптә укыган чагында төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларының берсен дә калдырмый катнашып барып, җиңүләр яулап чыныккан кыз өчен уку һич авыр булмый. Анда да ул чын-чынлап спорт тормышына чума.
1996 елда Лариса Мәгафурҗан кызы дипломлы белгеч булып, туган ягына кайтып төшә. Район мәгариф бүлеге аны Кәшкәләү авылындагы балалар бакчасына тәрбияче итеп җибәрә. Күрәсең, белгечлеге буенча хезмәт урыны булмый. Ике ел анда эшли ул, бер ел эшләгәч тә Бөре дәүләт педагогия институтына башлангыч класслар факультетына читтән торып укырга керә, биш ел дигәндә югары белемле укытучы була. Әмма гомере буена спортка, физик культурага тугры булып кала.
Бүгенге көндә ул Борай авылының өченче урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы. Биредә 17 ел, мәктәп ачылганнан башлап эшли. Аңа кадәр районның Мамады һәм Вострецово авылларындагы тугызъеллык мәктәпләрендә, үзе укыган Борай беренче урта мәктәбендә физик культура дәресләрен укыткан, балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә ун еллап җиңел атлетика тренеры булган. Өстәвенә класс җитәкчесе дә Лариса Мәгафурҗан кызы. Менә үткән җәйдә генә 11нчеләрен олы тормыш юлына озаткан.
Эшен бик яратып, күңел биреп эшли ул. Өченче буын “Здоровое поколение – сильный регион” программасы буенча укыган укучыларны тәрбияли. Соңгылары яңа уку елында дүртенче класска бардылар.
– Шушы “Здоровое поколение – сильный регион” программасы башлангыч классларда гына кертелгән. Әмма аның буенча укыган укучылар, башлангычтан соң да, спорт белән ныграк шөгыльләнәләр. Күпләре баскетбол, волейбол белән кызыксынып китәләр, кайберләре өчен җиңел атлетика якын. Әлеге вакытта Бөтенрусия укучылар олимпиадасының муниципаль, республика этапларында җиңүләр яулаган югары классларда укыган укучыларым нәкъ әнә шул программа буенча укыган малайлар һәм кызлар инде, – дип үз эше белән таныштырып үтте укытучы.
Әйткәндәй, Лариса Мәгафурҗан кызы җитезләр һәм көчлеләрне тәрбияли дияргә тулы мөмкинчелек бар. Мәсәлән, 2024-2025 нче уку елында аның ике укучысы Бөтенрусия укучылар олимпиадасының һәм янә ике укучысы “Гагарин кубогы” олимпиадасының республика этабында призерлар булганнар. Узган 2025-2026 уку елында Бөтенрусия укучылар олимпиадасының республика этабында инде өч укучысы җиңү яулаган, гагаринчылары да ике призер. Туризм буенча районда узган ярышларда ел саен ул әзерләгән команда беренчелекне яулый, шулай ук йөгерү, чаңгы ярышларында да аның укучылары җиңүчеләр һәм призерлар сафында.
– Мәктәпне тәмамлап башка җирдә укуларын дәвам иткәндә яки инде хезмәт урыннарында спортны үз иткән укучыларым булуына аеруча сөенәм. Димәк минем тырышлыгым бушка китмәгән бит. Менә әлеге вакытта район үзәк дәваханәсендә терапевт булып эшләгән Марат Шәфыйковны гына алыйк. Марат мәктәптә укыган чагында спорт белән яратып шөгыльләнде, һәрчак ярышларда җиңүләр яулап килде. Студент елларында ул медицина университетының данын яклап, һәрчак чаңгы ярышларында республика буенча җиңүче булды. Әлеге вакытта табиблар арасында республикада беренчелекне бирми. Эдуард Әхмәтҗанов хәрби һөнәрен сайлады. Югары хәрби уку йортына керү өчен генә дә яхшы физик әзерлек кирәк. Мәктәптә укыган чагында спорт ярышларыннан бер тапкыр да җиңүләрсез кайтмады. Әле хоккей белән ныклап шөгыльләнә икән. Саный китсәң, Марат белән Эдуард шикелле укучыларым шактый һәм мин аларның һәммәсе белән горурланам, – дип шатлыгы белән дә уртаклашты әле героем.
Лариса Мәгафурҗан кызының гаиләсе дә “спорт белән чирле”. Тормыш иптәше Венер Рәфил улы вахта ысулы белән себер якларына йөреп эшли. Ул волейболны үз иткән, кышларын чаңгыда йөрергә ярата. Кызлары Алсу, булачак табиб, башкалабызның медицина университеты студенты, өстәвенә республика клиник дәваханәсенең гинекология бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Буш вакытларында йөзү белән ныклап шөгыльләнә, шактый нәтиҗәләргә ирешкән. Уллары Алмаз – 11 сыйныф укучысы. Алмаз бәләкәйдән спортны үз иткән, ул баскетбол буенча район командасы капитаны, волейбол, футбол уеннарын да ныклап тотынып уйный, чаңгыда шәп йөри, физик культура буенча республика олимпиадалары, төрле дәрәҗәдәге ярышлар, беренчелекләр җиңүчесе.
Гаиләне спорттан башка тагын бер нәрсә берләштерә: алар дүртәүләп бергә сәяхәткә йөрергә ярата. Кайдадыр бергәләшеп барып ял итү гаиләнең ныклы, үзгәрешсез традициясенә кергән дисәк тә була. “Андый бергәләшеп ял итүләр, кайдадыр барулар, яңа урыннарны күрү гаиләне берләштерә, якынайта бит ул”, – ди Лариса Мәгафурҗан кызы.
Менә тагын уку елы башланды. Укытучы стажы утыз ел булган Лариса Мәгафурҗан кызы янә мәктәптә, укучылары янында. Алда озын уку елы, дәресләр, тырышулар, җиңүләр... Укытучы өчен моннан да кадерлерәк нәрсә бар микән?
Фото гаилә альбомыннан.