Җәмгыять
2 Октября , 05:43

"Яшел Башкортстан" акциясенә безнең Борай районы актив кушылды

Бүген, 2 октябрь көнне, районда «Яшел Башкортстан» республика экологик акциясе кысаларында киң колачлы агач утырту чарасы оештырылды. Табигатьне саклауга, районны ямьлерәк итүгә юнәлдерелгән әлеге чарага төрле предприятие-оешма вәкилләре җыелды.

title

Табигатьне саклауга, районны ямьлерәк итүгә юнәлдерелгән әлеге чарага төрле предприятие-оешма вәкилләре җыелды: ике йөзгә якын райондашларыбыз дәррәү агач утыртырга чыктылар.

– Бүген без утырткан агачлар яшел дөньяның бер өлеше булсын! Активлыгыгыз һәм туган якка мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә, борайлылар, – диде район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Фәрит Хуҗин, чарада катнашучыларны сәламләп. Фәрит Рәшит улы билгеләп үткәнчә, киләчәктә үсентеләр үсеп ныгыгач, юлны кар көртләреннән саклаячак. Әмма аларның төп бурычы шулай да экологик иминлекне саклаудан һәм эстетик ләззәт алудан гыйбарәт.

Акция Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабиров  Боерыгы  буенча оештырылды. Оешма-предприятияләр һәм учреждение хезмәткәрләренең гомум тырышлыгы белән Гомәр авылына керү юлында 300дән артык ылыслы агач утыртылды. Көннең кояшсыз, салкын булуы өмәчеләрне куркытмады. Дүрт-биш еллык үсентеләр зур булмаса да, бик нык һәм, әлбәттә, үсеп китәргә тиеш, чөнки туфракта дым җитәрлек.

Гомумән, борайлылар, районны яшелләндерүгә үз өлешләрен кертеп, акцияне   хупладылар.  Бу көн бердәмлек, туган җирне кайгырту һәм ярату символына әверелде. Чөнки яшелләндерү – ул агач утырту гына түгел, киләчәк, балаларыбыз һәм оныкларыбызның   күзләрне һәм җанны сөендерә торган дөньяда яшәве турында кайгырту да.

Автор:Лира Юрасова