Җәмгыять
1 Октября , 09:58

Борай район мәдәният йортында өлкәннәр өчен матур, эчтәлекле чара узды

Олы буын вәкилләренә карата тирән хөрмәт, рәхмәт һәм игътибар күрсәтү бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында матур, эчтәлекле чара узды.

title
Борай район мәдәният йортында өлкәннәр өчен матур, эчтәлекле чара уздыБорай район мәдәният йортында өлкәннәр өчен матур, эчтәлекле чара узды
Борай район мәдәният йортында өлкәннәр өчен матур, эчтәлекле чара узды

Район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Марат Ахунов өлкәннәрне җылы тәбрикләде һәм аларның район өчен салган хезмәтләре бәһасыз булуына басым ясады. Артабан озак еллар бергә яшәгән матур парлар - Билаловлар, Гыйльмияровлар, Солтановлар, Хәмәтнуровлар һәм Хановлар гаиләләре бүләкләнде. Шулай ук бертөркем актив ветераннар да төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булды. Район ветераннар советы рәисе Наил Мәрданов та өлкән буын вәкилләрен котлап, район тормышында актив катнашучыларны билгеләп, бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чарасы концерт номерлары белән үрелеп барды.

Автор:Гөлназ Хуҗина