Җәмгыять
23 Сентября , 05:25

Кызлы йорт – нурлы йорт

Эльвина Шәрәфисламова – дүрт бала әнисе. Ә карап торуга 10-11 сыйныф укучысы гына диярсең үзен. Тырыш, уңган-булган райондашыбыз тормыш иптәше Салават белән бергәләп мәш килеп дөнья көтә.

Кызлы йорт – нурлы йортКызлы йорт – нурлы йорт
Кызлы йорт – нурлы йорт

Үз көчләре, үз тырышлыклары белән җиткергән дөньяларына күзләр тимәсен! Төп эшләреннән тыш өйне пөхтә тотарга да, ашарга әзерләргә дә, балаларны мәктәпкә озатып каршы алырга, кечкенәләрен балалар бакчасына йөртергә дә җитешә Эльвина.
– Яшьлектә бернәрсәнең дә авырлыгын сизмисең, тормыш үз көенә ага да ага ул, дип әйтә безнең әти. Бу чыннан да шулай. Балаларым – тормыштагы иң зур куанычым. Аллаһы Тәгалә биргән бүләк дип, һәркайсын яратып, сөю-назга төреп үстерергә тырышабыз. Күпбалалы гаиләләрдән нур бөркелә, алар бердәм һәм тату булып, һәр эшне бергәләп башкаралар. Мин үзем күпбалалы гаиләдә үсмәдем. Әмма ләкин күп бала анасы булу хыялы бар иде, – ди Эльвина.
Эльвина тормыш иптәше Салават белән дүрт кызга гомер бүләк итеп, аларның шатлыкларына төренеп, акрын гына үз эшләрен башкарып яшиләр. Гаилә башлыгы себер якларында эшләп йөри, Эльвина исә декрет ялында булуына карамастан кул кушырып утырмый. Ул физик шәхесләргә һәм шәхси эшкуарларга налог отчетлары буенча документ төзү эше белән шөгыльләнә.
– Тормыш иптәшем белән дөньяга карашларыбыз туры килә: бер төрле уйлыйбыз. Күпбалалы гаиләләр – ил терәге, дип белми әйтмиләр. Әти-әни гомерлек түгел, туганнар бер-берсенә бик кирәк. Апа-сеңелләр – әни урынына, ә абый-энеләр әти урынына кала. Кызганыч, бүген күпләр туганнары белән аралашмый, бер-берсенең хәлен белешми. Икетуганнар, өчтуганнар бер-берсенең кайда яшәвен дә белмәскә мөмкин. Туган – үз каның, үз кешең бит ул! Ошаса да, ошамаса да, аралашырга кирәк! Бер ояда әти-әнидән дөрес тәрбия алып үскән балалар киләчәктә, һичшиксез, бер-берсен яклап, бер-берсе өчен борчылып, ут йотып яшәячәк. Гаиләдә берүзе булган, ялгыз үскән балалар тормышта да ялгыздыр, дип уйлыйм, – ди Салават.
Эльвинаның кечкенәдән үк күп итеп балалар алып кайтасы һәм үз эшен алып барасы килгән. Шәрәфисламовларның кызлары Виктория тугызынчы сыйныфта, Алиса дүртенче класска барган, София “Гүзәл” балалар бакчасына йөри, Саида әле әнисе белән өйдә, аңа бер яшь тә җиде ай гына әле.
Элек гаиләләр ишле булып, унар, хәтта аннан да күбрәк балалар үстергәннәр. Бүген гаиләдә бер яки ике бала тууына борчылуларын белдерде Шәрәфисламовлар.
– Балаларны бер-бер артлы алып кайтканда, алар бергә уйнап үсә. Бертуганнар гомер дәвамында бер-берсенә терәк һәм таяныч булып яши. Бәби алып кайтырга уйлавыбыз хакында балаларга да әйттек: өйгә яңа кеше кайтуын алар белеп торырга тиеш. Балалар гел бергә: уйныйлар, ашыйлар, йокыга талалар. Күп вакытны бергә үткәргәч, бер-берләренә ныграк ияләшәләр. Игътибарны һәр балага тигез бүлергә тырышабыз. Алтын бөртекләребезне саклап, аларга яхшы тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатырга, Эльвина белән бергә тигез гомер кичереп, бала кайгылары күрмичә гомер көзләренә җитәргә язсын берүк! – ди гаилә башлыгы Салават.
“Кызлы йорт – нурлы йорт” ди бит халык. Шәрәфисламовларның өендә дә матурлык, пөхтәлек хөкем сөрә. Һәр бала үзенчәлекле. Виктория белән Алиса “Жасмин” бию ансамблендә шөгыльләнәләр. Уку алдынгылары. Виктория махсус смола һәм сабын белән төрле фигуралар ясый. Софияга килгәндә ул гаиләдә бөтен эшен дә үзе башкаручы. Шуңа күрә апалары аңа “Мин үзем” дип тә шаяртып исем кушканнар. Менә шундый тату һәм матур гаилә Борай авылында күпләргә үрнәк булып һәм сокландырып гомер кичерә.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас