

Башкортстан марслылары һәм парижлылары илдә танылды
Тавыш бирү башланганнан соң беренче сәгатьтә үк Башкортстанның сайлауларга 100 процент килү күрсәткечен игълан итүе күркәм традициягә әйләнде. Әйе, нәкъ шулай. Башкортстан – Аскын районындагы авыл. Биредә тугыз йортта 21 кеше яши. Алар сәяси яктан бик җаваплы, шуңа күрә сайлау участоклары ачылу белән, барысы да бердәм рәвештә тавыш бирергә килә! Авыргазы районындагы Марс һәм Кыйгы районындагы Париж авыллары халкы исә бу эшкә иҗади да якын килде – тематик баннерлар ясады, креатив постлар урнаштырды һәм блогосфераның суперйолдызларына әверелде. Башкортстан марслылары һәм парижлыларының ничек тавыш бирүе турындагы постлар бөтен илгә таралды – алар турында федераль телеканаллар һәм миллионлаган язылучысы булган иң эре пабликлар сюжетлар әзерләде. Афәрин!
Гомумән, республикабызда креатив кешеләр һәм атамалар белән барысы да тәртиптә. Бездә Уран, Алга, Дуслык кебек атамалар да, Венеция, Швейцария, Рублёвка, Азатлык, Ташкент, Пенза һәм башка бик күп атамалар да бар.
«Минемчә, бу сайлаулар яхшы, бәйрәмчә кәеф белән аерылып тора. Телевизордан марслыларның һәм парижлыларның – Марс һәм Париж авыллары халкының – ничек тавыш бирүен карыйм. Кешеләрдә юмор хисе бар икән, димәк, кәефләре дә яхшы», – дип язды республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә.
Республика янә тавыш бирүдә катнашучыларның югары активлыгын күрсәтте
Җомга көнне иртән тугызынчы сәгатьтә үк сайлау участоклары янында чиратлар барлыкка килә башлады. Эшне озакка сузмыйча, һава торышы да шундый яхшы, кешеләр эшкә кадәр үк тавыш бирергә барды — яисә, киресенчә, бераз озаграк йоклау, тавыш бирү һәм аннары эшкә бару өчен махсус бераз тоткарланды. Гадәттә мондый көннәрдә яхшы җитәкчеләр ашыктырмый, җитәкчеләр барысын да аңлый. Нәтиҗәдә, республика буенча сайлаучыларның тавыш бирүдә катнашу күрсәткече 80,43 процент булды.
Сәясәт белгече Артур Сөләйманов фикеренчә, югары күрсәткечләргә, беренчедән, республика халкының 40 проценттан артыгы авылда яшәве йогынты ясый. Авыл халкы, кагыйдә буларак, шәһәр кешеләренә караганда активрак тавыш бирә. Икенчедән, республика халкында тәртип һәм властька ышаныч дәрәҗәсе югары. Өченчедән, моңа катлаулы геосәяси мөнәсәбәтләр, халыкара мөнәсәбәтләрдәге тотрыксызлык һәм СВО факторы да йогынты ясый. Сәясәт белгече Арсен Шәяхмәтов исә сайлаучылар активлыгына тавыш бирүнең яңа өч көнлек форматы да йогынты ясавын ассызыклый.
Партияләр вәкилләре Башкортстандагы сайлау нәтиҗәләрен таныды
Башкортстанда сайлау участоклары ябылганнан соң, Җәмәгать матбугат үзәгенә барлык партияләр вәкилләре килде. Аларның һәркайсы үз чыгышында республикада тавыш бирүнең хокук бозуларсыз һәм гадәттән тыш хәлләрсез узуын белдерде.
«Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Александр Мельников, сайлауларда партияләр арасында көндәшлек булуга карамастан, дустанә мохит тантана итүен билгеләп үтте.
– Сайлауларга кадәр үк без башка партнерлар белән сайлауларның законлы һәм гадел үтүен бергәләп күзәтү турында килешү төзедек, һәм, гомумән, барлык хезмәттәшләр белән конструктив диалог алып бардык, — диде ул.
ЛДПРның Башкортстандагы аппараты җитәкчесе Ләйсән Гарипова республикада сайлау кампаниясенең тыныч һәм конструктив шартларда узуын, кандидатлар арасында сәламәт көндәшлек булуын билгеләде.
– Хәзерге тышкы сәясәт шартларында күзәтүчеләргә дә, участок комиссияләренә дә, УИК рәисләренә дә бик уяу булырга кирәк. Гомумән алганда, бу бурычны кешеләр үтәде. Сайлаулар белән кызыксыну барлыкка килде, чөнки ил буенча килү күрсәткече шактый югары, – диде 8нче чакырылыш Дәүләт думасы депутаты һәм КПРФтан 9нчы чакырылыш парламент депутатлыгына кандидат Александр Ющенко
– Сайлаулар яхшы оештырылган, килүчеләр саны зур, кешеләр күп. Шәхсән мин сайлау участокларында чиратлар хасил булуына шаһит булдым, һәм күпчелек комиссияләрдә шулай, — дип белдерде «Новые люди» партиясенең төбәк бүлекчәсе советы секретаре Руслан Дәүләтшин.
– Башкортстанда сайлау кампаниясе яхшы оештырылды, хокук бозуларсыз узды, дип саныйбыз, – диде «Гадел Русия» сәяси партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе советы рәисе Владимир Нагорный.
Халыкара экспертлар нәрсә диде?
Башкортстанда сайлауларда биш илдән – Индонезия, Бразилия, Мадагаскар, Төркия һәм Германиядән – тугыз халыкара күзәтүче эшләде. Алар Уфа үзәгендәге дә, республиканың авыл районнарындагы да сайлау участокларында булды, ә соңыннан Җәмәгать матбугат үзәгендә үз тәэссоратлары белән уртаклашты.
Төркиядән килгән сәясәт белгече, профессор Хөсәен Барыш Достер тавыш бирүдә 60 проценттан артып киткән югары катнашу күрсәткечен һәм төрле яшьтәге кешеләрнең булуын билгеләп үтте.
«Бу дәүләтнең җаваплы мөнәсәбәтен һәм демократиягә йөз тотуын күрсәтә», – диде ул. Эксперт Төркиядәге бер көнлек тавыш бирү белән чагыштырганда, өч көнлек тавыш бирү форматының уңайлы булуын аерым билгеләп үтте. Анда сайлаучыларга 30-40 минут чиратта торырга туры килә.
Бразилиядән геосәясәт өлкә-сендә алдынгы тикшеренүләр институты вице-президенты Марко Антонио де Фрейташ Кутиньо шәһәрдә дә, авыл җирендә дә сайлаулар югары дәрәҗәдә оештырылуын белдерде. Ул күзәтүчеләрнең эшен һәм халыкның югары мәгълүматлылыгын процессның легитимлыгы күрсәткечләре буларак ассызыклады.
Индонезиянең Көрәш демократик партиясе генеральный секретаре Хасто Кристианто Русия яшьләренең сәяси хәбәрдарлыгы югары булуын билгеләде. Ул беренче тапкыр тавыш бирүче сайлаучы белән аралашты һәм яшь кешенең алдан ук программа белән танышуына һәм барлык кандидатларны өйрәнүенә гаҗәпләнү белдерде.
«Рахмат» акциясендә 650 эшкуар катнашты
Башкортстанда тавыш бирүнең өч көне дәвамында да гражданнар яратып өлгергән традицион «Рахмат» акциясе узды. Аны «Алга-Патриот» яшьләр спорт-патриотик тәрбия буенча төбәк ресурс үзәге оештыра. Һәр сайлаучы тавыш биргәннән соң купон ала, ул урындагы эшкуарлардан ташламалардан файдаланырга хокук бирә. Үзәк җитәкчесе Ринат Хәбиров белдерүенчә, башлангычка 650 эшкуар кушылган, алар тавыш бирүдә катнашучылар өчен 3 проценттан 50 процентка кадәр ташламалар тәкъдим итүче 1000нән артык сәүдә һәм хезмәт күрсәтү ноктасын ачкан.
«Проектка кызыксыну шулка-дәр көчле ки, теркәлү ябылганчы рәсми гариза бирергә өлгермәгән кайбер кибетләр купон күрсәткәндә үзләре үк килүчеләргә ташламалар бирде. Моннан тыш, оештыручылар акция барышында ук яңа эшкуар-катнашучыларны өстәү мөмкинлеген дә булдырды», – диде Ринат Хәбиров.
Районда да сайлаулар тыныч һәм югары оешканлык белән үтте. Иртәдән алып кичкә кадәр сайлау участокларына килүчеләр өзелмәде. Күпчелек сайлаучылар тавыш бирү процессының ачыклыгын һәм законлылыгын билгеләделәр.
Комиссия әгъзалары үз вазыйфаларын төгәл башкардылар, сайлаучылар өчен барлык шартлар булдырылды. Сайлаулар яшь буын вәкилләренең аеруча активлыгы белән аерылып торды. Алар өчен бу – гражданлык җаваплылыгының бер күренеше. Шулай ук өлкән буын вәкилләре дә алардан калышмады. Районыбыздагы ике Бөек Ватан сугышы ветераны – Заһит Әхтәриев белән Миңнерәшит Сафиуллинның өйләренә күчмә сайлау урнасы белән участок сайлау әгъзалары үзләре килде. «Без гражданлык бурычыбызны яшь буынның матур киләчәге өчен бирәбез. Илләребез тыныч булсын, ил, республика, район икътисады гөрләп алга барсын», – диләр ветераннар.
Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр өчен сайлау мөһим вакыйга, үзенчәлекле бәйрәм. Алар илебездәге, райондагы мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгалардан беркайчан да читтә калмыйлар, башкаларга да үрнәк күрсәтәләр. Үзләре килә алмаган өлкән яшьтәге кешеләргә шулай ук сайлау комиссиясе әгъзалары өйләренә барып тавыш бирергә булышты.
Җырлап-биеп, гармунда уйнап, җигәүле атта килеп, үз тавышларын бирүчеләр дә булдылар. Гәзитебезнең актив хәбәрчесе Әлфидә Галләмова комиссия әгъзаларына дуслык һәм үзара хөрмәт темаларын чагылдырган шигырьләрен укыды.
Үз гражданлык бурычын үтәргә ашыгучы райондашларны сайлау участогына милли киемнәрдә килеп, күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Милли үзаңнары көчле булган борайлылар өчен бу – гади бер чара гына түгел, ә үз илеңнең язмышына битараф булмау билгесе дә.
– Сайлауга килү – ул илебезнең киләчәге өчен җаваплылыкны тою дигән сүз. Ә үз тарихыбызны, мәдәниятебезне һәм традицияләребезне онытмау – ул шулай ук җаваплылык, буыннар бәйләнешен саклау. Милли киемдә килеп, мин моны тагын бер кат расларга теләдем, – диләр апа-абыйлар.
Махсус хәрби операция яугирләре һәм аларның туганнары да үз тавышларын бирделәр. Илебезнең тынычлыгын саклаганда хәрбиләр, башкалардан аермалы буларак, бердәмлек, дисциплина һәм бурычка тугрылык бәясен аеруча яхшы аңлыйлар.
Сайлаучыларның бу мөһим сайлауга карата мөнәсәбәте илнең, республиканың һәм районның киләчәген билгеләүдә зур роль уйный. Сайлауларның нәтиҗәсе – ул бер генә көнгә түгел, ә киләчәккә юнәлгән карар кабул итү процесы.