

Фәнзирә Роберт кызы Кодаш авылында күпбалалы гаиләдә иң кечесе булып дөньяга килә. Әтиләре вафат булгач, әниләре берүзе дүрт баланы тәрбияләп үстерә. Балачактан авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп, хезмәт сөючән булып үсә ул. Туган авылында беренче сыйныфка укырга бара Фәнзирә. Тугызынчы сыйныфтан соң укуын Кушманак мәктәбендә дәвам итә. Кулына аттестат алган кызыкай, бер дә уйлап тормыйча, Нефтекама шәһәрендә педагогия училищесына мәктәпкәчә белем бирү факультетына укырга керә. Шул ук вакытта башкорт теле һәм әдәбияты белән рәсем төшерү буенча белгечлекләр дә ала. Балалар тәрбияләү, аларга төпле белем бирү теләге мәктәп елларында ук уяна Фәнзирәдә. Зирәклеге, тырышлыгы, яхшы билгеләргә генә укуы белән үк аерылып тора ул.
Хезмәт юлын Таңатар авылында башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлый Фәнзирә. Аннары Борай балалар иҗат йортында рәсем түгәрәген алып бара. Читтән торып Бөре дәүләт педагогия институтында “Педагогия һәм психология” факультетында югары белем ала.
2010 елда бишенче санлы балалар бакчасында эшли башлый. Фәнзирә Бакирова – югары категорияле тәрбияче. Сабыйларны кечкенәдән үк тәртипкә һәм пөхтәлеккә, матурлыкны һәм гүзәллекне тоя белергә өйрәтү, аларда кешелеклелек һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар тәрбияләү, балаларның сәламәтлеген ныгыту – аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре.
– Бик тыныч, максатлы тәрбия бирүче коллективка килдем. Үтә кешелекле, сабыр холыклы, сабыйларга игътибарлы, абруйлы тәрбиячеләр белән яңа урында эшли башладым – ди Фәнзирә Роберт кызы.
Кечкенәләр белән эшләүнең үзенчәлеге күп. Башта аларның рухи дөньясына керергә кирәк. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү, эчтәлекле чаралар үткәрү, иптәшләренә, дөньяга дөрес караш тәрбияләү көнүзәк мәсьәлә булырга тиеш. Шундый нәтиҗә булсын өчен тырыша тәрбияче.
Балаларын Фәнзирә Роберт кызына калдырган әти-әнинең күңеле һәрчак тыныч. Ул аларны юата да, уйната да, назлап башыннан сыйпап йоклата да, кирәк икән – калак тотып ашата да. Тәрбияче көн саен балаларга игътибар, күңел жылысы биреп, аларны төрле яктан үстереп, беренче адымнарын ясарга ярдәм итә. Күпме бала – шуның кадәр холык. Һәрберсенә яраклашып, аны шәхес итеп тәрбияләүгә күп көч сала ул. Фәнзирә Роберт кызы үткәргән үзенчәлекле чаралар, мавыктыргыч уеннар, кызыклы иртәлекләр, бәйрәмнәр – бик күп күңелле мизгелләр балаларның күңелендә озак сакланачак.
Районның иҗтимагый тормышында катнашырга да вакыт таба Фәнзирә Бакирова. Район сәхнәсендә үзешчән сәнгать коллективлары смотрында да күрергә була аны. Балалар бакчасы данын спортта да яклый.
Бакча коллективы да бик хөрмәт итә Фәнзирә Роберт кызын. “Олысын олы, яшен яшь итә белә ул, һәр кеше белән уртак тел таба, яшь белгечләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк булырлык кеше. Яхшы киңәшен беркайчан да кызганмый ул. Ярдәм сорап килгәндә дә борып җибәргәнен хәтерләмибез, үзе белгәннәрне бик теләп безгә өйрәтә”, – диләр бу тәрбияче турында. Җитәкчелек тарафыннан да югары бәһалана аның эшчәнлеге. “Фәнзирә Роберт кызы – үз эшенең остасы, бай педагогик стажлы, тәҗрибәле, мәктәпкәчә тәрбия бирү методикасын тирәнтен белүче, үз эшенә бирелгән, намуслы, итәгатьле, һәр яктан камил шәхес. Югары категорияле, иң нәтиҗәле эшләүче тәрбиячеләрнең берсе. Инициативалы, киң эрудицияле, үз һөнәренең чын остазы ул. Коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур. Моның өчен ул белемен дә, көчен дә кызганмый. Район күләмендә үткәрелгән ярышларда, олимпиадаларда аның тәрбияләнүчеләре призлы урыннарны яулыйлар. Хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә әзерләүгә дә Фәнзирә Роберт кызы күп көч сала. Заманча компьютер технологияләренә ия булган педагог үз тәҗрибәсен башкалар белән дә теләп уртаклаша, аларның осталыгын һәм иҗат активлыгын үстерүгә зур игътибар бирә”, – ди бишенче санлы балалар бакчасы җитәкчесе Светлана Тимерҗанова.
Талантлы кеше, бар яклап та талантлы буладыр ул. Эш турында гына түгел, тормыш-көнкүреш, ашау-эчү серләре турында да рәхәтләнеп сөйләшеп була Фәнзирә ханым белән. Фәнзирә Роберт кызы бәйләргә ярата. Шулай ук чәчкәләр үстерә. Ул барысына да өлгерә, уңган хуҗабикә. Үрнәк тормыш иптәше, яраткан әни. Хәләл җефете Рөстәм белән иңгә-иң куеп, бер-берсенә терәк, ышанычлы таяныч булып гомер кичерәләр. Күркәм гаилә ике бала тәрбияләп үстереп, икесенә дә яхшы тәрбия биргән. Мурат уллары Себер якларында вахта ысулы белән эшләп йөри. Кызлары Эмилия быел мәктәпне тәмамлап, Ижау медицина университетына укырга керде.
“Шулкадәр кызыклы, сихри һәм шул ук вакытта серле бит ул балалар дөньясы... Шушы нәни вакыйгаларга бай, яңалыклар белән тулы нәниләр казанында кайнап эшләү бик тә охшый миңа. Әйләнә-тирә мохит турында балалар күзлегеннән карап фикер йөртү ошый. Балалар үзгәрә, алар белән бергә мин дә үзгәрәм. Шуннан шатлык һәм канәгатьләнү табам, күңелемә бетмәс-төкәнмәс рухи азык алам. Әти-әниләр белән фикерләшеп, хезмәттәшләрем белән киңәшләшеп эшләргә тырышам. Шулай ук гаиләм дә эшемдә зур терәк. Барысына да чиксез рәхмәтлемен. Мин – тәрбияче! Мин моның белән горурланам! Бу минем һөнәрем генә түгел, бу – мин сайлаган язмыш та”, – ди Фәнзирә Роберт кызы.
Бу сүзләргә нәрсәдер өстәү артык кебек. Бәхетле булу өчен үзеңне бәхетле санау да җитә.