Җәмгыять
23 Сентября , 05:32

91. Елиса Хәйдаршина

95 геройның чираттагысы – Елиса Хәйдаршина. Исеме җисеменә туры килгән героебызның исеме дә матур, хәзмәте дә мактаулы. «Алга»ның 1978 ел 1 август 91 санында «Мактаулы һөнәр иясе» исеме астында басылган мәкалә моңа дәлил булып тора. Язманың авторы – М. Фатыйхов.

91. Елиса Хәйдаршина91. Елиса Хәйдаршина
91. Елиса Хәйдаршина

««Уйлыш» колхозының тракторчысы Елиса Хәйдаршинаның әтисе – мәрхүм Дмитрий үзенең намуслы, тырыш хезмәте белән ил табынына икмәкне байтак биргән кеше. Шул турыда сүз чыккач, аның авылдашлары Бөек Ватан сугышы елларын искә алалар.
Ил язмышы Дмитрийның дә җиңен сызгандыра.Ул су тегермәненә көйләнгән барабанда машина белән ашлык суктыра. Язга чыккач буразнага баса, кадерле орлыкларны зур өмет белән җир куенына сала, үгез җигеп көлтә ташый. Икмәкне кадерләргә, аның өчен тынгы белми эшләргә өйрәтә, авылдашларын тырыш хезмәт белән шатландыра. Балаларын да механизатор һөнәренә ия булырга, икмәкне кадерләргә өйрәтә, икмәк үстерү кебек мактаулы бурычны дәвам иттерергә мирас итеп калдыра.
«Уйлыш» колхозына баргач, эш арасында җаен китереп, Дмитрийның кызы – тракторчы Елиса белән сөйләшәм.
Елиса Хәйдаршина ВЛКСМ члены. Гади бер авыл механизаторы. Яшь йөрәге туган җиргә булган олы мәхәббәт белән тулы, көч-кодрәтне шул туган туфрактан ала. Мөлаем йөзле, уйчан карашлы, урта буйлы ул Елиса. Тормыш дәфтәренең егерменче битен генә ачкан. Тик шулай да ул анда шактый матур юллар язарга өлгергән инде.
Балтач районында механизаторлар хәзерләү мәктәбен тәмамлап, туган җиргә беренче мәртәбә аяк басу белән шул канатлы яшьлек хыяллары кабат яңаралар. Елиса быелгы язгы кыр эшләрендә ДТ-54 тракторы белән эшләп, хезмәттә аеруча югары күрсәткечләр бирә, тормыш дәфтәренең иң матур хезмәт юлларын сыза башлый. Чәчүлекләрне тәрбияләүдә дә актив катнаша, Т-40 тракторы белән кукуруз чәчүлекләренең рәт араларын эшкәртүдә аеруча матур күрсәткечләр бирде, эшнең сыйфаты да әйбәт. Бу хезмәт уңышлары колхозда аның данын күтәрде. Колхоз агрономы Әхнәф Галләмов аның турында сүз чыккач, болай диде:
– Уңган механизатор ул, мәрхүм әтисенә биргән антына тугрылыклы, актив комсомолкалардан санала, үзешчән сәнгать түгәрәгенә башлап йөрүчеләрнең берсе, хезмәттәшләренә таләпчән, ярдәмчел. Язгы кыр эшләре төгәлләнү белән республиканың Стәрлетамак районында үткәрелгән сабанчылар ярышында катнашып икенче, кызлар арасындагы ярышта беренче урынны яулап, Башкорт АССР Авыл хуҗалыгы министрлыгының «Мактау грамотасы»на, конкурс лауреаты дигән почетлы исемгә лаек булды. Колхоз председателе иптәш Ф. Кәлимуллин да аны куәтләде.
Аңлыйм, килешәм: бөтен хезмәтен иген үстерүгә биргән, табынга олы ризык куеп, тормышыбызны шатлыклы иткән игенче кешене мактыйлар, данлыйлар. Игенче – иң кадерле кеше».
Елиса Хәйдаршина турында белүчеләр булса, редакциягә элемтәгә чыгуыгыз сорала.

Автор:Зәһинә Ибәтуллина
Читайте нас