Җәмгыять
23 Сентября , 04:27

90. Рәзимә Вәлиева

“Алга”ның 90нчы герое – Рәзимә Вәлиева. Аның турында мәкаләне гәзитнең 1977 ел 25 август 102 санында Фидаил Нуриев язган, исеме «Гомер юлы – якты маяк» (орфография һәм пунктуация саклана):

90. Рәзимә Вәлиева90. Рәзимә Вәлиева
90. Рәзимә Вәлиева

«Очраганыгыз бардыр, шундый кешеләр була, андыйларны үз гомереңдә беренче тапкыр күрәсең, ә ул синдә гаҗәп тойгылар уята, әйтерсең лә аның белән гомерең буе танышсың, балачактан бергә уйнап үскәнсең, әйтерсең, ул синең яхшы дусларыңнан берсе, һәм, яшермичә, серләреңне бүлешәсең килә. Һәрхәлдә Рәзимә апа Валиева хакында нәкъ әнә шушы сүзләрне әйтер идем. Кушманак урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли ул. Тормыш юлы да артык катлаулы түгел, биографиясен ике-өч сүз белән күз алдына ачык китерергә мөмкин. Ваныш авылында туган, педагогик училище, аннан Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм менә 23 ел инде өзлексез балалар тәрбияли, халык мәгарифе отличнигы.
Менә күзләрендә балаларга чиксез мәхәббәт, йөрәк җылысы ташып торган, тәбәнәк кенә буйлы укытучы, ышанычлы басып, класска үтә, сәлам бирә. Кулында, китаплар белән бергә, күп санда өстәмә материаллар, журналлар, күргәзмә әсбаплар. Өй эшләренә анализ ясаганнан сон, чираттагы дәрес башлана. Әйе, әлеге дәресне мавыктыргыч китап уку белән чагыштыру урынлы булмас, әлбәттә, әмма укучылар өчен нәтиҗәле һәм сизелмичә үтә, биредә һәркем уйлана, үзаллы фикер йөртә, бәхәсләшә, җавап эзли, һәр укучы фән дөньясы серләренә төшенергә омтыла. Укытучы, кирәк икән, аерым балага өстәмә аңлату биреп үтә, дөрес нәтиҗәгә килергә булыша. Совет фәненең бүгенге уңышлары белән таныштырып үтәргә онытмый ул, һәр үтелгән теманы тормышка бәйләп, дәреснең үтемлелеген күтәрә төшә. Укытучының һәр дәресен көтеп алалар икән, бу инде уңышның башы дигән сүз.
Билгеле, һәр хезмәттә уңыш бары тик даими эзләнгәннәргә, ирешелгәннәр белән тукталмыйча, алга баручыларга гына юлдаш. Рәзимә исә бу хакыйкатьне эшнең беренче елларыннан ук төп кагыйдә итеп үзләштерде. Балалар төпле белем алсыннар өчен нинди генә алымнар кулланмый ул: һәр укучы белән индивидуаль эш, «көчле» укучыларның сәләтен тагын да үстереү максатында аларга аерым мәсьәләләр бирү, өстәмә дәресләр үткәрү, күчмә тактада “йомшак” балаларга эш бүлү, буш дәресләрне файдаланып калырга омтылу – болар һәммәсе үзен аклап киләләр. Дөрес, әлеге алымнар һәр укытучыга яхшы таныш, аларда әлләни яңалык та юк кебек. Әмма әнә шул таныш алымнарны куллана белү математика фәне буенча күп еллар инде ныклы өлгереш бирергә мөмкинлек арттырды. Өстәмә материаллар куллану хакында сүз чыкканда Рәзимә Харисовна һәм Харис Гарифҗановичның шәхси китапханәсе турында телгә алмый мөмкин түгел. Биредәге китаплар саны Кушманак авыл китапханәсенекеннән һич калышмый. Гаиләгә шулай ук 20 данәдән артык газета-журналлар килә.
Рәзимә Харисовнаның юбилей елының беренче дәресенә керәсе сумкасы күптән тутырылып куелган инде, әмма укытучы аны һәр яңа уку сәгате якынлашкан саен көненә берничә тапкыр кулыннан үткәрәчәгенә шигем юк: кабат малайларның һәм кызларның исемлеген кулга алып, һәрберсенең характерын, нинди уйлар белән мәктәпкә аяк басуын күз алдыннан кичерер, кайсына нинди сүзләр белән дәшү әйбәт булырын уйлар, фәнгә карата мәхәббәт уятуда беренче сәгатьтән үк нинди алым отышлы булырын йөрәгеннән үткәрер.
Күптән түгел генә алар гомер юлдашы Харис Гарифуллин белән гөрләшеп 20 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр. Котлаулар, соклану һәм горурлану сүзләре, изге теләкләр күп булды. Уллары Иршат һәм кызлары Миләүшәнең җылы сүзләрен ата-ана аерым дулкынлану белән кабул иттеләр. Бүген алар гаилә традициясенә турылыклы булып калалар. Миләүшә институтның физика-математика факультетында белем ала. Иршатның да урта мәктәпне тәмамлагач максаты шул юлны сайлау.
...Рәзимә Харисовнаның бүгенгә өстәлгә тезеп салырлык орденнары да, медальләре дә, башка югары бүләкләре дә юк әле, аның хезмәтен тонналар, километрлар белән дә үлчәп булмый. Укытучының барлык башкарган эше – балалар күңеле түрендә, аларның иртәгәсе үзаллы тормышка ни дәрәҗәдә хәзерлек белән килүендә. Юк, Рәзимә Харисовнага моңа кадәр укучылары өчен кызарырга туры килмәде һәм аларның бәхетле киләчәге, шат тавышлары, җирдә ышанычлы атлавы укытучыга иң зур һәм иң кадерле бүләк! Әнә шундый баһалап бетергесез бүләкләр һәрчак гомер юлдашыгыз булсын, укытучы!»
Безнең бәхеткә Рәзимә Вәлиеваның кызы Миләүшә апа белән элемтәгә чыктык:
– Әтием Харис Гарифуллович та (1977 елны гәзиттә Гарифҗанович дип язылган), әнием Рәзимә Харисовна да халык арасында зур абруй казанган, ипле, игелекле, искиткеч тәрбияле, чын мәгънәсендә интеллигент кешеләр иде. Безнең гаиләдә гайбәт сөйләү, кеше сөйләү дигән нәрсә булмады, алар үзара укучыларының уңышларын сөйлиләр иде, җәй булса, әле дә хәтерлим, әти сөенә-сөенә кайтып керә иде, «Рәзимә, менә шул-шул укучы экзаменны «5»легә биргән бит, менә монсы (фамилия әйтелә, билгеле) шул институтка я техникумга укырга кергән бит!» – дип. Шулкадәр дә укучылары өчен, кеше балалары өчен сөенерләр иде. Әниебез бик тыныч, сабыр холыклы кеше, бер балага тавышын күтәрмәс, дәресләрендә искиткеч укытучыны тыңлау, тынычлык хөкем сөрә иде. Дәрес әзерләгәндә алдына үткән елларның да математика китапларын алып утыра иде (әти дә шулай итә иде), анда мәсьәләләр әйбәтрәк дип. Әниемнең өстәлендә әти эшләп биргән берничә тартмачык тора иде, алар һәр класс өчен аерым (тышларына язылып куела). Ул тартмачыкларда укучыларның белем дәрәҗәсе буенча бүленгән биремнәр. Әниебез башта Бөре педагогия училищесын тәмамлаган, аннан инде энем Иршат белән без бәләкәй чакта Бөре педагогия институтына физика-математика бүлегенә читтән торып укырга кергән. Аны курстан берүзе тиешле вакытында гел «5»легә тәмамлаган. Үзлегеннән немец телен өйрәнгән. Бер мәртәбә дә үз гомерендә шпаргалка кулланмаган. Сөйли торган иде: «Башкалар китапханәдән математика-физика китапларын юканы гына алалар, ә мин иң калыннарын ала идем, күбрәк белер, аңлар өчен», – дип. Хәтеремдә, 24 исемдә газета-журнал алдыралар иде. Әни көчле укучылар белән үзләре алдырган фәнни журналлар буенча шөгыльләнә иде. Балалар белән өстәмә дәресләр үткәрер өчен төшке ашка гына кайтып китә иде. Без, балалары, өчен дә бик тырыштылар, 6 яшьтән укырга өйрәттеләр, укырга кергәч көн саен математика, физикадан мәсьәләләр чишә идек, чит тел безгә соңгы классларда гына керде, шуңа 5нче класстан үзлегебездән немец телен өйрәндек, немец телендә пластинкалар тынлый, журнал алдыра идек. Әниебез нотаны бик яхшы белә иде, мандолинада уйный иде. Әтиебез дә, әниебез дә бик нык тырышып эшләделәр. Әтиебезгә 1974 елда «РСФСРның атказанган укытучысы» исеме бирелде, әниебез Халык мәгарифе отличнигы исеменә лаек булды. Минем уемча, аларга «Чын кеше, чын укытучы» исеме бирерлек иде... – дип истәлекләре белән уртаклашты ул.

Фото гаилә архивыннан.

Автор:Зәһинә Ибәтуллина
Читайте нас