Җәмгыять
23 Сентября , 05:25

60 ел бергә мәхәббәт һәм хөрмәт юлында

Гаилә кыйммәтләрен еллар дәвамында йөрәкләрендә саклап, балаларына һәм оныкларына үрнәк булган матур парлар безнең районда да бихисап. Шулар арасында Бакалы авылыннан Сәгыйдә һәм Рәлиф Нурисламовлар да бар. Әйтүе генә ансат, алтмыш ел буена бергә яшәп, бер-берсенең кадер-хөрмәтен тоеп, сынатмыйча яши белү үзе бер мәртәбә бит. Ә Нурисламовларда бу сыйфатларның барысы да гаилә нигезеннән үк салынган. Сугыш чоры балалары буларак алар балачакларыннан ук бик күп сикәлтәле юллар узып, сынмыйча, сыгылмыйча әлеге матур датага килеп җиткәннәр.

60 ел бергә мәхәббәт һәм  хөрмәт юлында60 ел бергә мәхәббәт һәм  хөрмәт юлында
60 ел бергә мәхәббәт һәм хөрмәт юлында

– Әнием Хәтимә Бакалы авылыннан, Әҗәк авылы егете Шәйхилисламга димләү буенча кияүгә чыга. Бер-бер артлы өч кызлары дөньяга аваз сала. Кызганычка каршы икесе сабый килеш чирләп вафат була. 1932 елда туган Әлфия апам гына исән кала. Колхозлашу чоры башлангач, халык өчен аеруча авыр дәвер була. Ашарга, кияргә юклык күпләрне Ташкент якларына алып чыгып китә. Ул вакытта юкка гына “Ташкент хлебный” дип йөртмәгәннәр. Шәһәрдә ашарга да, киенергә дә, хезмәт хакы да булган. Язмыш кушуы буенчамы, әллә бәхет эзләпме минем дә әти-әнием Үзбәкстанда яшәүче туганнары янына юл алалар. Анда алар балалар йортына эшкә урнашалар, – дип, балачак хатирәләре белән уртаклашып, үзенең гаиләсе турында сөйләде Рәлиф Шәйхилислам улы.
Рәлиф агага ул вакытта нибары ике генә яшь була. Авылдан киеп килгән киндер күлмәк, чабаталар тиз арада затлы кием һәм аяк савытларына алыштырыла. Бәләкәч кенә авыл малае апасы белән акрынлап шәһәр тормышы-на күнегеп яткан мәлдә сугыш чыгып, балаларның хыялларын җимерә. Әтисе сугышның беренче көненнән үк фронтка китә. Күп тә үтми, әтиләренең хәбәрсез югалуы турында кәгазь килә. Пошаманга калган ана кеше имеш-мимешләргә ышанып, немец Урта Азиягә килеп кергәнче, дип өч баласын алып туган ягына юл ала. Өченче сабыена авырга узган Хәтимә апа ире сугышка киткәч нарасыен дөньяга тудыра. Декабрьнең зәмһәрир салкыннары поезд вагонындагы күп кенә кешене чирләтеп, үлем тырнагы белән көрәштерә. Кайсыларыдыр савыгып, алга табан туган якларына юлларын дәвам итәләр. Ә менә Рәлиф аганың кечкенә сеңлесе каты авырудан бакыйлыкка күчә. Санияне Орск шәһәренә төшеп, мәрхәмәтле мөселман кешеләр белән җирлиләр. Менә шундый авыр югалтулар, сагышлар белән ике баласын кочагына алып, бер ай буена юл газаплары үтеп, Хәтимә туган ягына кайтып керә. Ачлык, ялангачлык. Әҗәк авылында, әлбәттә, аларны берсе дә көтеп утырмый. Хәтимә әби үзенең тырышлыгы белән Бакалы авылына күчеп килеп, кечкенә өй сатып алып, балаларын өйле итә. Сугыш чорында күпме авырлыклар кичергәнен ул чор кешеләре үзләре генә белә. Ниһаять Бөек Җиңү көне килә. 1945 елның ахырында Хәтимә әбинең ире Шәйхилислам кайтып төшә. Яугир Балтыйк диңгезе буендагы әсирлек лагеренда була, азат ителү белән Кызыл Армия составында Берлинны алуда катнаша. Бакалыга кайтып механизатор булып эшли, әмма ләкин аны авыл халкы үз итми, чит тибә. Гаилә башлыгы Үзбәкстанга китәргә дип тормыш иптәшен бик озак күнектерергә тырышса да, Хәтимә әби бу юлы туган ягыннан кузгалмый. Менә шулай гаилә тагын атасыз кала. Шәйхилислам туганнары янына барып урнашып яши башлый.
Балачагыннан авыр язмыш җиленә дучар булган Рәлиф Нурисламов Бакалы авылында башлангыч сыйныфта белем алып, укуын җиде чакрым ераклыктагы Даутлар мәктәбендә дәвам итә. Көн дә шушы юлны узып җиде класс белем ала. Мәктәнең иң акыллы, зирәк, уку алдынгысы буларак бихисап Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Укырга бик нык теләге булса да, югары уку йортына керергә мохтаҗлык киртә була. Рәлиф Шәйхилислам улы чабата киеп мәктәпкә йөрүләрен, хәтта Кизгәнбаш базарына барып үзе үргән чабаталарны сатуларын бүгенгедәй хәтерли. Укуын дәвам итү бәхете тимәгән егет колхозда хезмәт юлын башлап җибәрә. Яз, җәй айларында авыл көтүен көтеп вакыт үткәрә. Аннары инде Бөре киң профильле механизаторлар хәзерли торган училищега укырга керә. Һөнәри белемле булуы белән аны Казахстанда чирәм җирләрен эшкәртергә җибәрәләр. Анда да аңа бик күп сынаулар аша узарга туры килә. “Комсомольский” дигән совхозда эшләгән вакытын әле дә сыкрап исенә төшерә.
– Март ахыры. Тышта салкын, җир өстендә кар катламы бетмәгән, торак юк, палаткаларда яшәдек, ашау да барлы-юклы. Иртән йокыдан торып одеял өстеннән карны сыпырып төшерә идек. Әле булса да шул елларны искә алып, шулкадәр чыдам һәм түзем булуыбызга таң калып утырам, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Армиягә барырга вакыты җитсә дә, ике ел эшләмичә Рәлиф абыйга солдат боткасы ашау бәхете тими. Колхозда тракторда, тагылма комбайнда эшләп, яшьтәшләреннән беразга соңга калып, армиягә китәргә туры килә аңа. Чита өлкәсендә өч ел да биш ай дәвамында хезмәт итә. Биредән ул Совет армиясе отличнигы һәм сержант званиясен алып кайта. Ничә еллар буена ир-ат кулы тимәгән ихаталарын ныгытып, колхозда механизатор булып хезмәт юлын дәвам итә. Авылда яшьләрнең күбесе башлы-күзле булганнар, үз гаиләләре белән балалар тәрбияләп гомер итәләр. Армиядән кайткан Рәлиф тә гаилә корырга дип кызлар күзли башлый. Әмма ләкин күңеленә ятканын очратмый. Шулай да язмыш аны үзенең парын табарга ярдәм итә. Булачак тормыш иптәше белән беренче тапкыр очрашуын ул болай дип сөйли: “Урак чорында авыл бригадиры мине комбайнчы ярдәмчесе итеп тәгаенләде. Машина паркында комбайн ремонтлап төшке ашка кайтырга җыенып яткан мәлдә, басу капкасы янына арба таккан бер Беларусь тракторы килеп туктады. Трактор кабинасыннан ак йөзле, чибәр, бәләкәч кенә кыз үзеннән дә зур чемоданнары белән төшеп калды. Зифа буйлы, озын кара чәчле кызның миңа табан килүен озак күзләп тордым. Кыз якыная төшкәч, үземнең сыйныфташым Сәгыйдә икәнлеген танып алдым. Аның әти-әнисе янына отпускага кайтып килгән мәле икәненә дә төшендем. Тиз генә кыз янына барып, авыр чемоданын алып, өйләренә кадәр озата барырга уйладым. Шул кыска юл дәвамында мин тиз-тиз генә кияүдәме, юкмы икәнен сораштырып алдым. Ул миңа, елмаеп, шаяру катыш: “Алучы юк бит”, – диде. Мин шул ук вакытта асыл кош тоткандай “Миңа чыгасыңмы?” дип тәкъдим ясадым. Сәгыйдә әти-әни белән киңәшләшмичә берни дә әйтә алмыйм дип әңгәмәне тәмамлады. Бик озын булып күренгән урам юлы сөйләшә-сөйләшә кайтып, сизелми дә узган. Күз ачып йомганчы, Сәгыйдәнең төп йортына килеп җиткән идек инде. Менә шушы сөйләшүдән соң атна-ун көн үтүгә без инде никах укыттык. Аннары инде ЗАГСка кереп, матур гаилә булып яши башладык, Аллаһка шөкер, картлыгыбызда да бер-беребезгә терәк һәм кирәк булып 60 ел тату гомер кичерәбез, – ди Рәлиф ага.
Әйе, Нурисламовлар гаиләсен мин үзем дә балачагымнан ук беләм. Сәгыйдә апа авыл кибетендә озак еллар сатучы булып эшләде, ә Рәлиф ага – бар гомерен элеккеге “Мир” колхозында механизатор һөнәренә багышлаган кеше. Сәгыйдә апа авыл халкы өчен бик тә мәрхәмәтле кеше булды. Аның эш урыны да бәлки шундый булырга этәргәндер. Бигрәк тә талон, авыл халкының эш хакы тоткарланган вакытларда сатучы булып эшләргә туры килә аңа. Һәр авылдашының үтенечен үтәми калмый ул. Кибеткә бурычка дип азык-төлек яки кирәк-ярак сорап керүчеләрне беркайчан да кире борып чыгармый, ярдәм итә. Шуңа күрә дә бүгенге көндә дә сатучы апаның игелеген, мәрхәмәтлелеген авыл халкы сөйләп кенә дә бетерә алмый.
Сәгыйдә апа җиде балалы гади колхозчы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Бәләкәйдән белем алырга теләге булган кызның, югары уку йортларында укырга мөмкинлекләре булмый. Чөнки бертуган Сәлиха апасы ул вакытта педагогия училищесына укырга кергән була. Шуңа күрә җиде класс белем алу белән Сәгыйдә апа тормыш йөгенә җигелеп хезмәт юлын башлап җибәрә. Торфта да, тимер юлда да, тайгада сагыз җыю эшенә дә үз өлешен кертә. Әмма ләкин чит якларда озын-озак эшләп йөрергә Ходай насыйп итми аңа. Чираттагы отпускасына ялга кайткан арада үзе дә сизмәстән тормышка чыга. Авылда төпләнеп, фермада сыер савучы булып хезмәт юлын дәвам итә. Ан-нары инде бертуган апасы үзенең янына авыл кибетенә эшкә ала. 20 елдан артык гомерен сатучы һөнәренә багышлый ул. Гомер буена авыр хезмәттә ирләр кебек җигелеп эшләгән Сәгыйдә апа бүген исә ул чорны матур бер мизгел итеп хәтер йомгагын сүтә. Сабыр холыклы, кешелекле Сәгыйдә апа 30 ел бианасы Хәтимә һәм бианасының сеңлесе Мәнзүмә белән гомер итә.
– Ике бианай белән яшәдем. Аллаһка шөкер, бик тату гомер кичердек. Бер тапкыр да телгә килмәдек. Безнең эштән кайтуга ашарга әзер, өй җылытылган, маллар каралган иде. Игезәкләрем тугач, алар минем олы таянычым һәм ярдәмчем булдылар. Төнлә елап уянган балалар янына мин барганчы икесе дә әллә кайчан торып, бишек янында басып торалар иде. Беркайчан да балаларыңны үзең кара димәделәр. Дөресен генә әйткәндә, аларның хәстәрлекләре белән балаларның үскәнен мин сизми дә калдым. Чөнки алар минем кулга тими дә иде, – дип сөйли Сәгыйдә апа, үзенең әни булган мизгелләрен исенә алып.
Сәгыйдә һәм Рәлиф Нурисламовлар бар гомерләрен хезмәткә багышлаган кешеләр. Алар беркайчан да кул кушырып утырмадылар, әле дә олы яшьтә булуларына карамастан, бер минут та тик тормыйлар. Бакчаларын карап, гөлләр үстереп матур гомер кичерәләр. Шулай ук алар икесе дә гәзит-журналлар укырга яратучы, район һәм республика матбугатларының иң якын дусты. Рәлиф абый “Алга” гәзитенең актив хәбәрчесе булды. Башкорт телендә чыгачак гәзиткә исем сайлау конкурсында да Рәлиф абыйның тәкъдимен сайлап алып, “Тамырлар” исеме бирелде. Ул рухи азыктан ләззәт алуы белән генә чикләнми, Кулибин кебек тимер кисәген кирәкле әйбергә әверелдерә. Үз кулы белән эшләгән прицеп, төрле арбалар әле дә аның шәхси хуҗалыгында төп җиһаз булып тора. “Олыгаеп кына киттем, аэроплан эшләргә хыялым бар иде. Хәтта кора да башлаган идем. Әз генә көч, дәрт барда бу турыда уйламаганмын”, – ди елмаеп гаилә башлыгы.
Бу гаиләнең серләрен сөйләп тә, чишеп тә бетергесез. Сәгыйдә апа матур итеп җырлый, Рәлиф ага гармунда уйный. Алар икесе дә яшь чакларында авылда узган мәдәни чараларда катнашканнар. Яшьлек елларын механизатор, аннары инде мәктәптә кочегар булып эшләгән Рәлиф ага, 43 ел хезмәт стажы белән хаклы ялга чыга.
Бриллиант туйларын каршылаучы Нурисламовлар игезәк балаларын Ания һәм Айратны укытып, үзаллы тормыш юлына бастыралар. Ания Рәлиф кызы Бөре педагогия институтын тәмамлап 36 ел гомерен белем бирү өлкәсенә сарыф итә. “БР Мәгариф отличнигы” исеменә ия булып хаклы ялга чыга. Даутлар авылында тормыш иптәше Флорис Шакиров белән өч балага гомер бүләк итеп, аларны олы тормышка бастырып, инде үзләре дә дәү әни, дәү әти булып матур гомер кичерә. Айрат абыйга килгәндә инде ул Бакалы авылының оста баянчысы. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, сәнгатькә гашыйк булуы аны Стәрлетамак культура-агарту училищесына алып килә. Әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә яшәп ятса да, туган авылына әти-әнисе янында еш кунак ул. Тормыш иптәше Светлана белән ике ул үстереп, үзаллы тормышка бастыралар. Әткәй йорты – алар өчен изге, якты һәм иң җылы урын. Еш кына газиз кешеләре янына җыелалар. Бер-берсенә терәк, балаларына кирәк, авылдашларына үрнәк булып яшәүче Нурисламовларга киләчәктә дә барыр юллары бәрәкәтле булсын, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп итсен диябез.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас