Җәмгыять
17 Сентября , 04:59

“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”

Район үзәк китапханәсендә Русиядә – Халыклар бердәмлеге, Башкортстанда Зур һәм тату гаилә елына багышланган “Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә” (“Сплотить семью сумеет мудрость книг”) дип аталган чара үтте.

“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”
“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”

Анда Даутовлар, Шәймиевлар һәм Миңнеәхмәтовлар гаиләләре үзара көч сынашты.

Чара әдәби кунакханә форматында әзерләнгән иде. Сораулар, биремнәр әдәби әсәрләр, язучылар, шагыйрьләр белән бәйле булып, гаиләләр үзләренең чын китап сөючеләр икәнлекләрен күрсәтте. Шулай ук алар гаилә гербын ясады, гаилә традицияләре белән таныштырды.

Күңелле ярышның җиңүчеләре булып Даутовлар гаиләсе табылды. Һәр гаилә Диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнде.

“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”
“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”
“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”
“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”
“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”
“Китапларның зирәклеге гаиләне берләштерә”
Автор:Венера Арсланова
Читайте нас