

Һәрбер гаилә үзенчә бәхетле, һәрберсенең үзенә генә хас шатлык-куанычы, матурлыгы бар. Ишле гаиләләрнең исә бәхетләре дә ишле. Бикҗән авылында пар канатлы булып, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче Анфиса һәм Динар Килмәтовлар гаиләсендә биш бала – бер малай һәм дүрт кыз тәрбияләнә.
– Безнең төп байлыгыбыз, әлбәттә, балаларыбыз. Алар тату, бер-берсенә ярдәм итәләр һәм бер-берсенә үрнәк тә. Һәрберсе үз бурычларын белеп тора, шуңа да аларны тәрбияләү авыр түгел, – ди күпбалалы әни.
Анфиса Григорьевна тумышы белән Алтаю авылыннан. Күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Шуңа үзе дә ишле гаилә турында хыялланган, чөнки матур тормыш турындагы хыяллары туып-үскән гаиләдән, әти-әнисе үрнәгеннән килә. Туган авылында тугыз сыйныф белем алганнан соң, укуын Борай мәктәбендә дәвам итә. Аннары һөнәрчелек училищесын кызыл дипломга тәмамлап, пешекче-кондитер белгечлегенә ия була. Бүгенге көндә ханым кибеттә җыештыручы булып эшли. Хезмәт сөючән, эшен җиренә җиткереп башкаручы Анфисага хезмәттәшләре назлы гына «Золушка» дип дәшәләр. Әлбәттә, эштән тыш әни буларак, Анфиса Григорьевна, йортта җылы һәм чиста булсын өчен барлык тырышлыгын сала. Билгеле булганча, күп бала тәрбияләү аеруча зур көч һәм сабырлык сорый. 2019 елда биш бала әнисе Анфиса Килмәтовага «Ана даны медале» тапшырылган.
– Минемчә, тәрбия күбрәк әниләр кулында булырга тиештер. Балаларны тәрбиялисе дә юк инде, алар тик безне кабатлый, үзебез үрнәкбез аларга, – ди ул.
Тормыш дигәнең утларга да сала, күкләргә дә күтәрә, шуңа да янәшәңдә ышанычлы тылың, терәк-калканың булуы кирәктер. Анфиса шундый терәк булырдай Динарын очрата. Динар Килмәтов – Бикҗән егете. 11 сыйныфны тәмамлагач, һөнәрчелек училищесында ташчы-мичче һөнәрен үзләштерә. Динар Леонидовичның төзүче дигән даны бар. Борыстан өйләр салу белән шөгыльләнә, евроремонт остасы да ул. Динар Килмәтов хатыны, балалары дип өзелеп, җан атып тора, кулыннан килмәгән эше юк аның.
Ата-ана бердәм булса, балалар күркәм үсә, дигән әйтем бар. Өлкән кызлары Вилена бәләкәйдән үк акыллы, тырыш, уңган кыз була, халык биюләре ансамблендә шөгыльләнгән, бассейнда йөзүне дә үз иткән. Әлеге вакытта Вилена – Уфа фән һәм технологияләр университетының Бөре филиалында икенче курс студенты. Биредә ул тәрбияче һөнәрен үзләштерә. Уллары Раил – тугызынчы сыйныф укучысы. Беренче сыйныфтан ук спорт белән мавыга. Озак еллар ирекле көрәш түгәрәгенә йөреп, югары нәтиҗәләргә ирешкән. Бүгенге көндә Раил – ирекле көрәш буенча үз үлчәү категориясендә Башкортстан чемпионы һәм ярышларда даими призлы урыннар гына яулап тора. Дагыстан Республикасында уздырылган җыеннарда катнаша яшь спортчы. Район Сабантуйларында да ел саен диярлек ул җиңүчеләр рәтендә. Шулай ук йөзү, йөгерү буенча ярышларда бик актив, биредә дә сынатмый үзен егет. Уртанчы кызлары Рианна бишенче агрокласс укучысы. Ангелиналары өченче сыйныфта укый. Төпчекләре Ясминә икенче сыйныфта белем ала. Алар да олы туганнары кебек бар якка да уңган, сынатмыйлар. Абыйлары үрнәгендә ирекле көрәш белән кызыксылар. Бассейнга йөзәргә йөриләр.
Килмәтовлар гади авыл кешесенә хас тормыш көтә. Гаиләдә һәркемнең вазыйфасы билгеле. Кызлар өй тирәсендә, Раил инде күбрәк әтисе янында кайный. Әйе, авыл җирендә эш тәүлек әйләнәсенә эшләсәң дә бетәрлек түгел. Алар бихисап кош-корт, мал асрый, бакчада җиләк-җимеш үстереп мул уңыш алып, кышкылыкка күпләп компот, төрле салатлар, кайнатмалар ясыйлар. Шулай ук алар бал кортлары белән дә шөгыльләнә башлаганнар. Мондый хезмәт сөючән, тату һәм ярдәмчел гаиләне авылда хөрмәт итәләр.
Зур хуҗалыкта эш күп булса да, бергәләп аралашырга да, ял итәргә дә вакытлары кала. «Мин балалар белән төрле ярышларда катнашырга бик яратам. Бу мине тулы канлы тормыш белән яшәргә рухландыра», – дип бүлеште Анфиса ханым.
– Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, аңлашып яшәүгә нигезләнә. Фәкать шунда гына гаиләдә һәркем бәхетле була ала, – ди Килмәтовлар.
Әйе, бәхетле гаилә – ул тату гаилә. Монда бер-берсе белән һәрвакыт күңелле һәм рәхәт. Бер өйдә яшәүчеләр шатлыкта да, кайгыда да бергә, төрле хәлләр туганда да бер-берсе өчен ныклы терәк. Монда әти кеше – мал табучы, ә әни кеше гаилә учагын саклаучы, ныклы терәк, ә балалар – горурлык.
Фото гаилә архивыннан.