

“Аның яшьлегендә күңелле көннәргә караганда күңелсезләре, хәтердә озак саклана торганнары аз булмады. Әтисе Миннемулла немец-фашистларына каршы көрәштә, коммунист буларак; алгы сызыкта булды. Сугыштан сәламәтлеген югалтып кайтты. Әлбәттә, фронтовик тыныч фронтта да колхоз производствосының үзәгендә – терлекчелектә эшләде.
Иске Карагышта Нәфигаларның гаиләсе ишлеләр рәтендә йөрде. Өч малай, өч кыз тәгәрәшеп үстеләр.
Өч кызның уртанчысы Нәфига авыл мәктәбендә укуны тәмамлагач, аны тагын да дәвам итү теләге белән Бәләбәй киномеханиклар хәзерләү училищесына укырга китә. Нәфига Гыйлемҗанова 1968 елдан башлап киномеханик булып эшли. Кече яшьтән хезмәт сөйгәнгә, бу эштә дә ул тырышлык белән уңышлар яулый. Ул нефтьчеләр поселогында һәм Бикҗән авылы хезмәтчәннәренә кино күрсәтә. Эшен оста башкарганга тамашачылар ана һәрвакыт рәхмәт әйтәләр. Ул шулай ук район киномеханиклары арасында да алдынгылар сафында. Районда бу эшне башкаручы бердән-бер хатын-кыз ул. Киноны куюдан элек ул аны пропагандалауга җитди игътибар бирә, бу юлда төрле алымнар куллана. Әнә шулай максатлы, иҗади эшләгәч, хезмәт күрсәткечләре дә яхшы. Ул үзенең бишьеллык планын үткән елның 1 мартына ук үтәгән иде инде. 1975 елгы хезмәт планын да 121,4 процентка үтәде.
– Партиябезнең XXV съездын тагын да зуррак уңышлар белән каршыларга исәп, – ди Нәфига.”