Җәмгыять
15 Сентября , 04:34

88. Әнәс Биккинин

Чираттагы героебыз – биюче, һәвәскәр артист Әнәс Биккинин. Аның турында мәкаләне “Алга”ның 1976 ел 3 гыйнвар 2нче санында таптым. Авторы – Р.Зиятдинов. “Минутлар. Тамашачы артистның хезмәтен әнә шул вакыт аралыгында гына күрә. Ә ялсыз үткән сәгатьләр, йокысыз төннәр – болар бары да әнә шул минутлар өчен киткән хезмәт вакыты, һәвәскәр артист өчен болар икеләтә авыр, икеләтә җаваплы.

88. Әнәс Биккинин88. Әнәс Биккинин
88. Әнәс Биккинин

Борай халык театры артисты Әнәс Биккинин иҗаты белән ныклап танышкач, моны тагын да тирәнрәк аңлыйсың, ирексездән бу тыйнак, сабыр кешегә хөрмәтең арта. Кайчандыр, кечкенә Әнәсне Гыйлемхан абыйсы «Гөлнәзирә» биюендә катнашырга чакырган иде. Беренче чыгыштан соң ук Әнәс Культура йортын үз итте, ә укытучысы Мирхазевка тәмам гашыйк булды. Чөнки сәнгать хакына бар тормышын биргән бу кеше үз «чирен» башкаларга тиз йоктыра, ә Әнәс кебекләр аның артыннан калмый йөри иделәр.
Әнәс аның яраткан укучысы булды, әнә шуңа да талантлы өйрәтүченең «Перовский» биюен биюче бердәнбер кеше – Әнәс Биккинин. Юк, бер «Перовский»ны гына мирас итеп алып калмады Биккинин, тир түгеп эшләргә, иҗат итәргә, яңалыкка омтылырга күнекте ул. Тиз арада биюләрдә аерым партияләрне алып бара башлады.
... Халык театрында чыгыш ясауны Биккинин 1958 елдан башлады. Башта, табигый, пьесалардагы массовкаларда катнашты, ә аннары үзаллы эшләргә рольләр бирә башладылар.
Таҗи Гыйззәтнең “Изге әма-нәт”ендәге Әбүзәр хыянәтче ролен генә алыйк. Әнәс аның мәкерле, ялагай, икейөзлелеген тулысынча ачып сала. Тамашачы Әбүзәрнең хәрәкәтләреннән көлә икән (гомумән, соңгы елларны ул комик рольләрне башкара), бу көлү каһкаһә белән, ачы көлү, Әнәс – Әбүзәрнең, ничек кенә койрык бутамасын, дөреслек астында калачагын тою булып яңгырый.
«Тальян гармонь» да куян Галәви, «Айгөл иле»ндә Кадриян Ябагаев кебек тискәре образлар да уңышлы ачылды.
Әнәс Биккинин татар классик әдәбиятында лаеклы урын алган «Галиябану» драмасында – Бәдри, «Кара чәчәкләр» дә – Газиз хан, «Җизнәкәй»дә Низамыйны уйнап тамашачыларның мәхәббәтен яулады.
«Кечкенә рольләр юк, кечкенә артистлар бар» дигән әйтемне истә тотып эшләгән Әнәс «Ике туй»да – егет, «Тормыш бусагасында» бер үк вакытта ике роль: милиция капитаны, госпиталь буенча дежур врач кебек эпизодик рольләр башкарса да, алар тамашачы күз алдында озак сакландылар.
Сәнгатькә бирелгәнлек, эзләнү, иҗат юлында ул тынгы белми. Тапшырылган образны җит-ди өйрәнә, өстәмә әдәбият укый, дистәләгән вариантлар уйлый, тамашачы белән киңәшә. Тамашачылар аның һәр чыгышын түземсезлек белән көтеп алалар. Чөнки беләләр, ул үзенең һәр яңа образы белән аларда илһам уятачак.”
Мулла авылында Биккининнар фамилиясе җирле халык өчен «иҗат» сүзе белән тиңдәш. Бу тарихның үзәгендә – үзешчән артист Әнәс Биккинин. Район мәдәният йортында бию аның өчен гади бер шөгыль генә түгел, бөтен гаиләсенең язмышын бил-геләгән төп эшкә дә әйләнгән.
Районның хореография тормышы 1950 елда мәктәпләрнең бию коллективлары һәм район үзәге предприятиеләренең үзешчән сәнгатьтә катнашучылары нигезендә оештырылган «Дуслык» халык бию ансамбле белән аерылгысыз бәйле.
Ансамбль районның визит карточкасына әверелде: аның репертуарында җирле көйләргә нигезләнгән фольклор композицияләреннән алып Башкортстанда яшәүче халыклар биюләренә кадәр иллегә якын бию бар. «Борай яшьләре», «Борай бизәкләре», «Асылъяр», «Аккошлар» – бу куелышларны районнан читтә дә яхшы беләләр.
Нәкъ менә шушы бай бию традицияләрендә Әнәс Биккинин үзешчән артист буларак формалашкан. Ул район мәдәният йортының бию төркемендә шөгыльләнгән, бу коллектив Борайны республика һәм бөтенрусия сәхнәләрендә данлаган да инде.
Мулла авылының мәдәният йорты Биккининнар гаиләсенең иҗаты дәвам тапкан урынга әйләнгән. Әнәс Биккинин үзе генә бию белән шөгыльләнеп калмаган – ул сәнгатькә булган мәхәббәтен балаларына да сеңдергән, һәм алар әтиләренең эшен профессиональ дәрәҗәдә дәвам иткәннәр.
Чулпан Әнәс кызы Биккинина – хореограф. Ул районның авыл клубларында башкорт биюләре буенча осталык дәресләре үткәрә, балаларга милли хореографиянең барлыкка килү тарихы турында сөйли, хәрәкәтләрне күрсәтә һәм үз халкының традицияләренә хөрмәт тәрбияли. 2018 елда Чулпан Әнәс кызы Гыйлемхан Мирхазов исемендәге призга «Шома бас» район фестиваль-конкурсында соло номинациясендә өченче урынны яулаган.
Гөлсинә Мөбарәк кызы Биккинина – районда биюче һәм җырчы буларак танылган үзешчән артист. 2016 елда 67 яшьлек Гөлсинә апа «Шома бас» фестивалендә «Биш бармак» башкорт биюен башкарып, югары бүләкләргә лаек булган. 2023 елда ул район мәдәният йортында узган Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә халык җыры башкаручыларның төбәкара конкурсында «Халык башкару сәнгате традицияләрен саклаган өчен» номинациясенә ия булган.
Безнең бәхеткә, Әнәс Биккининның тормыш иптәше Гөлсинә апа әлеге вакытта исән-сау, Мулла авылында гомер кичерә. Аның белән элемтәгә чыгып, “Алга”ның 88нче герое Әнәс Биккининның язмышы турында белештем:
– Әнәс 1941 елның 6 июлендә Бадрак авылында туган. Әтисе Бөек Ватан сугышыннан кайткач, гаиләләре Борайга күченгән. Анда өй салып чыкканнар. Әнәс водитель, тәэмин итүче булып эшләде. Тик аның күңеле биюгә бирелгән иде, район мәдәният йортында һәвәскәр артист булды ул. Мин үзем дә бии идем.
 Язмыш җилләре безне Свердловск өлкәсенә алып килде. Кызганычка каршы, Әнәснең гомере дә анда өзелде. Әлеге вакытта мин Мулла авылында яшим.
Әнәс белән дүрт бала – өч кыз һәм бер ул үстердек. Ике кызыбыз Свердловск өлкәсендә, бер кызыбыз Караидел районында гомер итәләр. Улыбыз Азамат (фотода уңда) – махсус хәрби операциядә. Ул да бәләкәйдән безнең белән район мәдәният йортында бию белән шөгыльләнде, – дип сөйләде Гөлсинә Мөбарәк кызы.

88. Әнәс Биккинин
88. Әнәс Биккинин
88. Әнәс Биккинин
Автор:Зәһинә Ибәтуллина
Читайте нас