Җәмгыять
2 Сентября , 05:01

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз

Табигатьнең иң матур урынында урнашкан Борай районының Миңле авылы. Урамнарына асфальт түшәлгән, зәңгәр ягулык һәр йортка тоташтырылган. Апаша елгасында балык тотарга, ял да итеп алырга була. Тырыш, уңган, туган авылларын яратып яшәгән кешеләр – гаилә турында язасым килеп, күптән йөри идем, шул сәбәпле, кулыма каләм алдым.

Гаилә – ул иң олы таянычыбызГаилә – ул иң олы таянычыбыз
Гаилә – ул иң олы таянычыбыз

Хәмидуллин Фәрит Кадим улы һәм аның тормыш иптәше Рима Зөфәр кызы хакында бәян итәсем килә. Фәрит Кадим улының әтисе сугыш ветераны. Ә Риманың әтисе гомер буена колхозда төзүче була. Фәрит һәм Риманың әтиләре Киров исемендәге колхозда тырышып хезмәт куялар. Кадим абый төзүчеләр бригадасында бригадир, ә Риманың әтисе Зөфәр абый да уңган балта остасы буларак, халык күңелендә саклана.

Гаилә башлыгы Фәрит Кадим улы Совет Армиясендә Германиядә хезмәт итеп кайта. Бу вакытта булачак тормыш иптәше Рима клубта эшли. Бер-берсен яратып, табышып, гыйнвар аенда гөрләтеп туй ясыйлар. Фәрит, гаиләдә төпчек бала буларак, төп йортка бианай, биатай янына килен булып төшә Рима. Бергә 20 елга якын гомер итәләр алар. Фәрит колхозда – бригадир, ә Рима, әйтүемчә, клуб мөдире. Оештыру эшләренә сәләтле Рима авылдашлары белән концерт, спектакльләр оештыра. Сабантуйлар, үткән авыл кичәләре бик күңелле була иде. Бар гомерен бу эшкә багышлап лаеклы ялга чыга. Аның тырыш хезмәте күп мактауларга лаек була. Рәүфә Галиева исемен йөрткән мәдәният йортының Миңле филиалында эшләүче Рима Мактау грамотасы һәм күп бүләкләр белән бүләкләнә. Тыйнак, сабыр буларак сайлау комиссияләрендә 1985 елдан бирле башта әгъза, күп еллар аның алыштыргысыз рәисе булып тора.
Фәрит Кадим улы урман хуҗалыгында 20 ел хезмәт итә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Башкортстан урман хуҗалыгының Мактау грамотасына ия. Кызы Регина әтисе хакында менә ниләр сөйли: «Минем әтием уңганнарның уңганы, алтын куллы, кешелекле, ярдәмчел, ачык йөзле, туры сүзле, нык тырыш кеше. Нәрсәгә тотынса да – кулыннан килә. Ел саен бирелгән планнарны икеләтә үти. Әни белән бергә 37 ел гомер итәләр, бер-берсен яратышып, аңлап, юл куеп, без – балаларына, оныкларына үрнәк булып яшиләр. Алардан кеше өзелгәне юк, барысы да хөрмәт итеп килеп хәлләрен беләләр». Кызлары әтисе турында күңелгә ятышлы җөмләләр язган. Әти-әниләрен яратып, хөрмәт иткән балалар гына шулай дөреслекне яза ала.

Авыл халкы Фәрит Кадим улына бик рәхмәтле. Авыл старостасы зиратны коймалап алып, өмәләр оештырып, чиста тоту өчен күп көч сала: өмәләр оештурыда халыкны җыя ала, оештыру сәләтенә ия. Фәрит белән Рима 20 ел әти-әниләре белән төп йортта яшәүләре турында язган идем. Төрле чаклар була тормышта. Ике як та бер-берсенә юл куя алалар. Рима: «Сүзең көмеш булса да, сөйләшмәвең алтын», – ди. Сабыр, түзем, эчендә ут янса да, гөрләтеп дөнья көтәләр. Ишек алды тулы мал, кош-корт. Өйдә гөлләр бизәсә, ишек алдында чәчәкләр хуш исләрен тарата. Барлык җимешләр дә үзләренең куллары белән үстерелә. Кыш өчен төрле кайнатмалар, салат, компот әзерлиләр. Тырыш булсаң – авызың да сыйлы.
Авылда яшәү чоры – балаларында кечкенәдән үк җир-гә, авыл хезмәтенә сөю дә тәрбияләнә бит әле. Без, табигать балалары, яшәргә көч алабыз авылдан. Туган җир тарта безне. Авылда яшәү – хозурлык. Элемтә, интернет бар. Заманча техника кулланыла, бар мөмкинлекләр ачылган яшәү өчен. Туып-үскән авылыбызны шәһәр фатирларына алыштырабыз да, гомер буе авылның әрем, мәтрүшкәле чәйләрен сагынып яшибез. Кайда барсак, яшәсәк тә, шау-шулы балачаклы туып-үскән йорт искә төшә. Ә Хәмидуллинар: «Кайда тудым – шунда ярадым», – дип туган авыллары Миңледә матур дөнья көтәләр. Алар зур соклану хисе уятып, тирән хөрмәтләргә лаек. Балаларына, оныкларына, яшь буынга үрнәк булып яшиләр.
Аларның балалары да әти-әниләреннән матур тәрбия алып үскәннәр. Әти-әни нигезе, шул нигезне сагынып, кадерләп балалары, оныклары, кияүләре, туганнары кайта. Һәркемгә ачык йөз, татлы сүзләрен жәлләмиләр. Нинди генә билгеле вакыйга, бәйрәм, туган көннәр булмасын – гаилә белән үткәрәләр. Авыр минутларда бер-берсенә таяныч булып торалар.

Әгәр кызлары Резеда, Регина, уллары Ринат турында язмасам, тулы булмас бу гаилә турындагы язмам. Гаиләдә тәрбияләнеп үскән балалары да әти-әниләре үрнәгендә итәгатьле, эшкә уңган, булдыклылар.

Кызлары Резеда тормыш иптәше Рәмис Юныс улы белән Нефтекама шәһәрендә яши. Рәмис «Ростнефть»тә эшли. Ә Резеда аппаратлы биоэнергомассаж белән шөгыльләнә. Аларның уллары Данир быел Бөредә медицина көллиятенә укырга кергән. Һөнәре буенча – медбрат булачак. Волейбол, баскетбол белән шөгыльләнеп, ярышларда катнаша. Спортны ориентлаштыру түгәрәгенә биш ел йөреп, ярышларда катнашып, 3 разряд ала. Уртанчы кызлары Диана мәктәптә укый. Хореография юнәлешендә сигез ел шөгыльләнә, кызыл дипломга лаек була. Киләчәктә хыялы – хореограф булу. ГТО нормативларын тапшырып ике алтын билге белән бүләкләнә. Спорт белән шөгыльләнеп, ярышларда мәктәп данын яклауда катнаша. Яраткан спорт төрләре – волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, чаңгыда шуу. Мәктәпнең мактау тактасын күп призлы урыннар яулаган спортсмен буларак фоторәсеме бизи. Күп олимпиадаларда катнаша. Сәләтле балалар слетында да һәр ел чакырылган кунак. Кечкенә Аиша кызларына озакламый биш яшь тула. Балалар бакчасына теләп, яратып йөри.

Регина тормышта үз урынын табып һәрчак шат күңелле, яшәүнең мәгънәсен аңлап, ачык йөзе, кешеләргә карата игътибарлы, хөрмәт белән карый ала торган кыз булып күз алдымда тора. Аның яраткан шөгыле – тортлар пешерү. Һөнәре буенча бухгалтер булып эшли ул. Ә аларның балаларының авылны яратулары күзләреннән күренә. Беренче тапкыр күрүемдә: «Нәнәң кайда?», – дип соравыма: «Хәзер», – дип дәү әнисен өйгә алып керде. Әллә каян күренә бу балаларга ныклы җан җылысы, ихласлылык тәрбияләре салынганы. Саф татар телендә сөйләшәләр. Аделина, энесе белән дәү әни, әниләренә бакча эшләрендә чәчәкләр үстерергә әзерләнәләр иде. Мәктәптә икенче сыйныфны бары тик яхшы билгеләренә тәмамлап өченче сыйныфка укырга бара икән. Дүртенче ел инде BackFam хип-хоп студиясенә биюгә йөри. Уфага, Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә үткән конкурсларда катнашып, һәрчак беренче урыннарны яулап кайталар. Спорт белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Йөзәргә ярата. Моннан тыш балалар сәнгате мәктәбенә дә йөри. Рәвилләре 5нче сыйныфка бара. Күзләр тимәсен, уку алдынгысы. Шахматны үз итә, сәнгать мәктәбендә баянда уйнарга өйрәнә. Сеңлесе белән бассейнга йөриләр. Күз алдыгызга китергәнсездер: туган илебездә нинди тәрбияле, сәләтле балалар яши. Әти-әниләрен балаларының киләчәге белән кызыксынулары сокландыра. Балаларын яратып, йөрәк җылысы биреп үстерәләр. Быел җәй көне Нефтекама шәһәрендә, балаларында җиргә карата, хезмәткә сөю тәрбияләү максатыннан, шәхси йорт сатып алганнар. Тормыш иптәше Артур – авыл малае. Куллары алтын. Бар эшкә дә өйрәнеп үскән.

Хәмидуллиннарның уллары Ринат мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәренә укырга керә. Кулына диплом алып, Ваныш авыл биләмәсенә яшь белгеч булып эшкә урнаша. Тиз арада авыл биләмәсе башлыгы итеп сайлана Ринат. Гаҗәеп дәрәҗәдә тормышны һәм хезмәтне сөючән, ачык күңелле, һәркемгә ихтирамлы, игътибарлы булуы аңа зур абруй-хөрмәт китерә. Кызганычка каршы, Ринатның гомере кыска булды – 26 яшендә бакый дөньяга күчте...

Рима белән Фәрит Хәми-дуллинар – авылыбызның үрнәкле гаиләләрнең берсе. Бу матур гаилә – ил күрке. Мәхәббәт, тугрылык була икән – гаилә бәхетле.

Гаилә – ул иң олы таянычыбыз
Гаилә – ул иң олы таянычыбыз
Автор:Зәбирә ӘХМӘТОВА-ТИМЕРБАЕВА
Читайте нас