Җәмгыять
1 Сентября , 11:16

«Алга» геройлары – фотоларда

1 сентябрь – миллионлаган гаиләләр өчен үзенчәлекле көн: мәктәпләрдә кыңгыраулар чыңлый, укучылар кулларында чәчәк бәйләмнәре алып дуслары белән күрешергә, яңа белемнәр алырга ашыга, ә укытучылар укучыларын каршы ала. 

Алар өчен беренче тапкыр дәрескә чакырып кыңгырау яңгырады.Алар өчен беренче тапкыр дәрескә чакырып кыңгырау яңгырады.
Алар өчен беренче тапкыр дәрескә чакырып кыңгырау яңгырады.

Бүген мин гәзит укучыларына 1974 елдагы совет мәктәбендә Белем көненең нинди булганын күрсәтәсем килде. Бәлки кемдер үзен таныр, ә кемдер моңсуланып ул елларны искә алыр. 

Бу фотосурәтләрдә – беренче санлы Борай урта мәктәбендә яңа уку елы башлануга багышланган тантана.

“Күптән көткән яңа уку елы җитте. Матур итеп киенгән, төрле төстәге чәчәк бәйләмнәре тоткан шат йөзле балалар бүген мәктәпкә ашыгалар.

Беренче санлы Борай урта мәктәбендә яңа уку елы башлануга багышланган тантананы ачып, мәктәп директоры Н.С.Кильметов укучыларны һәм укытучыларны кайнар котлады.

Сүз пионерларга бирелә. Алар исә яңа уку елында яхшы укыячакларын белдерделәр һәм чәчәкләр бүләк иттеләр.

Якты, иркен классларга чакырып, 1 класс укучысы Резида Суфиярова кулында звонок яңгырый. Шат балалар классларга ашыга. Беренче дәресләр башланып китә.”

Шунысын билегеләп үтәсе килә, технологияләр, мода һәм укыту алымнары үзгәрә, ләкин иң мөһиме үзгәрешсез кала: мәктәп – ул һәр бала үзенең сәләтен ача һәм дөньяда үз урынын таба ала торган урын. Балаларга, укытучыларга яңа уку елында бары тик уңышлар телим.

Резида беренче звонок бирә.Резида беренче звонок бирә.
Резида беренче звонок бирә.
Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас