

Краснокама районы Яңа Актанышбаш авылында туып-үскән Венера Рәфис кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Нефтекама шәһәрендә 27нче лицейда сатучы-кассир һөнәренә укып чыга ул. Кулына диплом алган белгеч шәһәрдә эшкә урнаша. Булачак тормыш иптәше Силасау авылы егете Радис белән дә шәһәрдә танышалар.
Радис Әвис улы күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлагач, Борайда ветеринарга укып чыга. Хезмәт юлын колхозда башлый, аннары Нефтекама шәһәрендә автозаводта эшли. Себер якларында берникадәр вакыт эшләгәч, туган ягында мал табибы була.
– Без гаиләдә 7 бала үстек. Әни 37 ел буе фермада сыер савучы булып эшләде. Әтиебез механик иде. Уңган, тырыш әти-әнием үрнәгендә без дә балаларны эш яратырга өйрәтеп үстерәбез, – ди Радис.
Ике яшь йөрәк кавышып, бергә дөнья көтә башлыйлар. «Бу бер күрүдә мәхәббәт булгандыр», – ди Венера ханым тормыш иптәше белән танышуны сагынып искә алып. Ике бала тугач, Радисның туган авылына, әти-әнисе янына күчеп кайталар. Шәһәрне авылга алыштыру яшь гаилә өчен башта авыррак булса, хәзер Хуҗиннар бер чит җиргә дә чыгып китмәячәкбез диләр.
Хуҗиннар бүгенге көндә бәхетле, аларның зур һәм тату гаиләсе бар, анда алты бала тәрбияләнә. Үрнәкле гаиләләрнең балалары да күпләр үрнәк алырлык. Гаиләдә беренче булып туган Радмир – Башкорт дәүләт медицина университетының студенты. Күптәнге хыялы – үз тормышын медицина белән бәйләү иде аның. Тырыш, чырыш егет яхшы укый, төрле конкурсларда катнаша. Ул әнисенең алыштыргысыз ярдәмчесе.
Икенче уллары Әмир быел тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Нефтекама шәһәрендә машина төзелеше техникумына укырга керә. Кече яшеннән техника белән мавыга. Сүтеп-корырга, майлы шөрепләрне чистартып торырга ул бик җитез.
Өч кызлары – Альмира, Ралина һәм Самира – Борай авылының икенче санлы гимназиясендә укыйлар. Гаиләдә иң кечесе – Әдилә. Ул Зур Бадрак мәктәбендә белем ала, икенче сыйныфка күчте. Кызыксынучан, актив һәм игелекле кызлар алар. Җырларга, биергә яраталар. Әниләренә дә ярдәм итеп торалар.
Ралина гаделлекне ярата, шуңа үз тормышын юриспруденция белән бәйләргә уйлый. Самира да абыйсы кебек медицина белән кызыксына, табиб булырга хыяллана. Ә Әдиләнең балачак хыялы – пешекче булу. Альмира әле булачак һөнәре белән билгеләнмәгән, ләкин психологияне кызыксынып өйрәнә.
– Әти белән әни икесе дә гади авыл кешеләре, эшләп үскән авыл балалары. Үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп эшләгәннәре өчен алар хезмәттәшләре һәм авылдашлары ихтирамын, хөрмәтен яуладылар. Без дә аларның йөзенә кызыллык китермичә, эшебезне җиренә җиткереп эшләргә тырышабыз, – диләр Венера белән Радисның балалары да.
Балаларның уңган булулары, һәр эшләрен җиренә җиткереп башкарулары да әти-әниләренең тәрбия нәтиҗәсе. Бакчада, кош-корт караганда яки малларга печән әзерләгәндә бергә һәм бердәм булып эшләүләргә ни җитә?! Шулай хезмәт дәресе үзләштерелә дә инде.
– Балалар бит һәрчак әти-әни үрнәгендә үсәләр, – ди геройларыбыз. – Алар бездән тик яхшы сыйфатларны гына алуларын һәм киләчәк тормышларында шундый нык булуларын телибез.
Тагын балалар алып кайтырга теләк юкмы соң дип кызыксынам.
– Без үзебезгә тиешле планны үтәдек инде, алай да кечкенә балалар күргәч кызыгып куябыз, – дип елмаеп җавап кайтара алар.
Венерага карап, бу назлы ханымның алты баласы бар дип уйламассың да. Йортында һәрвакыт чисталык, кухнясыннан тәмле аш-су исләре килеп тора. Балалары да гел пөхтә киемдәләр. Ә үзе моңлы итеп җырлый да әле. Авылда үткән чараларда гына түгел, Зур Бадрак авылының мәдәният йорты сәхнәсендә дә еш күрергә була Венераны. Тагын бер яраткан шөгыле – бию. Силасау авылы клубы янындагы “Сердәшләр” бию ансамбленең әгъзасы да ул. Чыгышлары өчен үзләре күлмәк тегәләр. Өстәп шуны әйтеп китәргә кирәк: Венера каенана белән каенатаны кадерләп карап, соңгы юлга озата.
Гаилә ныклы һәм тату булсын өчен, иң беренче чиратта, ир-атның акыллы, ә хатын-кызның зирәк булуы мөһим. Хуҗиннар нәкъ шундыйлар. Берсе башлаган эшне икенчесе хуплап күтәреп ала, фикерләре бер, эшләре уртак аларның.
Үз һөнәрләренә гашыйк булган, эшчән кешеләр авылда да эш табып, төпләнеп, рәхәтләнеп гомер кичерәләр. Чит җирләргә китеп, зур бәхет, җиңел эш эзләп йөрмиләр. Кара җирдә эшләп, ак бәхетләр табалар. Алар өчен эш тә – шундый ук ял ул. Иртәләре кырмыскадай каралты-кура тирәсендәге эшләр белән башланып, кичкә кадәр дәвам итә бу гаиләдә. Чөнки мал-туарны күпләп асрыйлар, бакча тутырып яшелчә-җимеш үстерә алар.
Мин дә түзә алмадым, бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә дип сорадым. Венера ханым бераз уйланып, якты итеп елмаеп, оялуын яшергәндәй итеп җавап бирде:
– Белмим, шулай килеп чыкты. Мөгаен, бу үзара аңлашу, түземлелек, гафу итә белү. Дөнья артыннан кумыйча, тыныч, тату гаилә булып яшибез. Мәхәббәт – ул бер-береңне ярату гына түгел, бер-береңә ышанып, юл куя белү дә. Икең бер булып, бер-береңә терәк булып, ышанып, аңлап яшәү зарур. Татулыкның сере – аңлашып яшәүдә. Кирәк чакта эндәшми калып, сабыр була белергә дә кирәк.
Шундый тату, нык, зур гаиләгә ия булу һәм аналык шатлыгын көн саен тою мөмкинлеге өчен Венера тормыш иптәше Радиска рәхмәтле. Гаилә учагын саклаучы хатын, яраткан кешесеннән ярдәм, таяныч һәм нык ир-ат җилкәсен тоймаса, бәлки алты бала үстерергә карар итмәс тә иде...
Венера «Ана даны» медале белән бүләкләнгән. Әлбәттә, хатын-кыз өчен бу гаилә горурлыгы һәм югары бәя. Быел Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Хуҗиннар гаиләсе район хакимияте башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.
Халык телендә әйтелгәнчә, чиләгенә күрә капкачы. Ялгышмаганнар алар бер-берсен сайлап. Күркәм гаиләләрендә алар бер-берсенә олы терәк, сөекле ир белән хатын, алты балаларына үрнәкле әни һәм әти.
Күпбалалы гаилә – илебез яшәешенең нигезе. Без республикабызда 50 меңнән артык күпбалалы гаилә булуы белән горурланабыз. Мин барлык Герой-аналарга да чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Ныклы гаилә, бәхетле ана булу – дәүләт тотрыклылыгының, тулаем ил үсешенең төп шартларының берсе.
Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.
Безнең авыл биләмәсендә пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы, бер-берсен яратып, күгәрченнәр кебек гөрләшеп яшәүче, үрнәк алырдай, мактап сөйләрдәй гаиләләр булу – зур куаныч. Мондый парларга караган саен соклану, олы ихтирам, ак көнләшү хисе арта. Ә Хуҗиннар – үрнәкле гаиләләрнең берсе. Венера белән Радис балалар тәрбияләү белән генә чикләнми, авыл тормышында да актив катнашалар. Кешеләргә ярдәмчел булулары белән ихтирам казанганнар алар. Мондый гаиләләр районыбызның, милләтебезнең матур киләчәгенә якты өметләр уята.
Айгөл Муллаярова, Бадрак авылы биләмәсе башлыгы.