

Алар – актив тормыш алып бару өчен сәламәтлек проблемалары комачау итмәвенең ачык дәлиле. Мондый кешеләр безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Чара кунаклары – район хакимияте башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Ахунов һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Мостафин үзәккә нигез салучы Елена Шумскихны һәм барлык катнашучыларны беренче күркәм юбилейлары белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Елена Викторовна, үз чиратында, район хакимияте җитәкчелегенә, иганәчеләргә, барлык әлеге игелекле эшкә көчләреннән килгәнчә өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерде. Шулай ук тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләренә бәяләп бетергесез ярдәмнәре һәм актив тормыш позицияләре өчен аерым рәхмәт җиткерде.
Һәр ата-ана үзәкнең җитәкчесе Елена Шумскихка үзенчә рәхмәтле, һәр ата-ана аны көчле, максатчан, игелекле кеше буларак билгеләп үтте.
Җылы, матур теләкләр, бүләкләр, аниматор белән бергә төрле күңелле уеннар - бу көнне балалар һәм аларның әти-әниләре, туганнары бик күп уңай хисләр һәм күтәренке рух алды.
Чара ахырында тәрбияләнүчеләр бәйрәм тортындагы шәмне бергәләп сүндереп, мул табын артында чәй белән сыйландылар.