Җәмгыять
19 Августа , 06:08

Ана күңеленең балкышы – балаларда

Әни кешенең балаларын сөйләгәндәге хәлен берни белән дә алыштырып булмый. Аның күзләре янып тора, йөзләре нурлы, үзе әле берсен, әле икенчесен искә алып, аларның үскәнен күз алдына китерә.

Ана күңеленең  балкышы – балалардаАна күңеленең  балкышы – балаларда
Ана күңеленең балкышы – балаларда

– Балалар, балалар, алар өйнең яме, алар тормышның мәгънәсе, – дип тормыш юлы йомгагын сүтте Борай авылында яшәүче биш бала анасы Ирина Миңнеәхмәтова.
Ирина Борай авылы кызы. Беренче санлы мәктәне тәмамлау белән Бөре медицина-фармацевтик көллиятенә укырга керә. Шәфкать туташы һөнәрен алу хыялы бәләкәйдән үк була аңарда, шуңа күрә дә әлеге уку йортына юнәлә. Яраткан һөнәренә уку аның өчен бик җиңел була. Кулына диплом алгач, ул тагын да ныграк шатланып, канатланып тизрәк эшкә керү уе белән туган йортына кайта. Иринаның хезмәт юлы Аскында “Танып” шифаханәсендә шәфкать туташы булып башлана. Шунда инде ул үзенең булачак тормыш иптәшен Илдар Рәмил улы белән очраша. Яшь егет кызның уңганлыгын, тырышлыгына мөккиббән китеп, гаилә кору теләген белдерә. Иринаның да күңеленә хуш килгән егеткә ул ризалыгын биреп, очрашып йөрү мизгелләрен озакка сузмыйча гаилә корып җибәрәләр һәм Борайга кайтып төпләнәләр. Унтугыз ел дәвамында Миңнеәхмәтовлар гаиләсендә бер-бер артлы биш сабый дөньяга аваз сала.
Иң беренче булып Миңнеәхмәтовлар гаиләсендә Даниил туа. Ул студент, Ижау шәһәрендә укый. Диана белән Динара – беренче санлы мәктәп укучылары. Даян һәм Далия өченче санлы балалар бакчасында тәрбияләнәләр. Сабыйларны табу белән генә түгел, һәркайсына дөрес тәрбия, игътибар һәм наз биреп, олы тормыш юлына әзерләргә дә кирәк бит әле. Әлбәттә, биш балага гомер биргән анага да курку, борчылу хисләре ят булмаган. Тик акча җиткерә, балаларга матур тормыш бүләк итә алырбызмы, дип түгел. “Һәр бала җир йөзенә үз ризыгы белән килә. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам. Балаларыбыз туган саен, бөтенләй уйламаган, өмет итмәгән җирләрдән мал кереп торды, Аллаһка шөкер”, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
“Сезнең ишле гаиләгә ашарга да күп итеп пешерергә туры киләдер. Балалар һәрберсе үзе яраткан ризыкны сорый башласа, нишлисез?” – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
– Ашарга, чынлап та, бик күп пешерергә туры килә. Бер казан тутырып пешереп куясың да, бәлки, әле бу иртәнгә дә калыр, дип өметләнәсең, ләкин ул калмый, – дип рәхәтләнеп көлә Ирина. – Минем балаларым ризык сайлап тормыйлар. Беркайчан да: “Мин бу ризыкны яратмыйм, әни, пешермә”, – дип әйткәннәре юк. Нәрсә пешерсәм дә: “Әни, тәмле булган, рәхмәт”, – дип ашыйлар, Аллаһка шөкер. Әлбәттә, һәрберсенең яраткан ризыклары бар. Ир балаларга ит ризыклары инде ул. Бәлеш, өчпочмак, мантыларны бик яратып ашыйлар. Вакытым булганда, иренмим, һәрберсен яраткан ризыклары белән сыйларга тырышам.
Гаилә башлыгы себер якларында эшләп йөри. Балалар тәрбияләү һәм дөнья йөген тарту Ирина иңенә төшә. Ул беркайчан да зарланып утыра торган зат түгел. Иртәдән кичкә кадәр боҗрадагы тиен кебек йөгерә дә йөгерә.
– Ярый әле әниемнең туганы руль артына утырырга мәҗбүр итте. Аңа бик тә рәхмәтлемен. Хәзерге заманда хатын-кызга рульдә йөрү бик тә кирәк. Чөнки минем балалар күп булгач, бер минут та тик торып булмый. Төрлесе төрле вакытта мәктәпкә бара. Көнем мәктәп һәм балалар бакчасы юлларында уза. Әле бер баланы, әле икенчесен я түгәрәккә илтеп куям, я мәктәптән, балалар бакчасыннан барып алам. Тормышым шундый булуга бер дә зарланмыйм. Ходаема рәхмәт әйтеп, балаларым һәм янымдагы ирем – терәгем исән-сау булуларын теләп яшим. Мин үземнең күпбалалы әни булуымны бәләкәйдән үк белә идем. Һәрвакыт минем дүрт балам була дип әниемә әйтә торган идем. Ния дүрт икәнен белмим, чынында минем бишәүләр. Без үзебез дә өч бала үстек гаиләдә. Әтием, әнием ягыннан да сигез, тугыз бала тәрбияләүчеләр бар. Бәлки, нәселдән киләдер. Мин үземне һәрвакыт күпбалалы ана булуымны хис итеп яшәдем. Аллаһка шөкер, бу хыялым тормышка ашты, – дип шатланып сөйли Ирина Виталий кызы.
Ирина әни генә түгел, аш-су серләре белән бүлешеп, авыл тормышының бөтен нечкәлекләрен, күпбалалы гаи-ләнең кызыклы тормышына сөенеп яшәүче дә. Аның камыр ризыкларын, салатларын күреп, авыздан сулар килә. Тавык чүпләп бетермәслек көндәлек эш-мәшәкатьләрен күреп тә, шулар белән беррәттән әни вазыйфасын алып барырга ничек җитешә икән, дип тә уйлап куясың. Никадәр зур сабырлык, тырышлык кирәк моның өчен. Үз алдыңа приоритетлар куеп, вакытны дөрес бүлә белгән очракта гына мөмкиндер бу.
Иринаның үзенең шөгыле да бар. Ул яран гөлләр үстерергә ярата. Аның тәрәз төпләрендә, бакчаларында яраннарның нинди генә сорты, төре юк. Ә менә шушы гүзәллекне үстерү өчен үзе заманча ротангтан савытлар үрә. Бу исә аның яраткан гөлләрен тагын да затлырак, зәвыклырак итеп күрсәтә. Монысы бакчасында, ә абзарында инде ул төрле кош-корт үрчетү белән шөгыльләнә.
“Бала тудымы, өйдән тәртип, тынлык, чисталык чыгып кача, һәм бәхет килеп урнаша” дигән канатлы сүз бар. Миңнеәхмәтовлар гаиләсендә исә бу бәхет бишләтә яши. Ирина белән Илдарга сабыйларын тигезлектә үстерүләрен, йортларының һәрвакыт балаларның сау-сәламәт, шат тавышыннан яңгырап торуын телибез.

Автор:Гөлназ Хуҗина
Читайте нас