

Урамда очраган һәрберсе – олысы да, кечесе дә – хөрмәт белән баш иеп, сәламли аны. Халык ихтирамына лаек булган бу кеше – Хәлим Гатаулла улы Сәмигуллин. Зур Бадрак авылында китапханә мөдире булып эшли. Аның ярты гасырлык гомере тулысы белән диярлек халыкка хезмәт итүгә багышланды.
Иптәш Сәмигуллин, 1941 елны Чалкак урта мәктәбен тәмамлагач, Кушманак җидееллык мәктәбендә укыта башлый. Шул ук елның декабрь аенда үзе теләп Бөек Ватан сугышына китә. Башта ул Миасс шәһәрендәге Васильково авиация училищесында укый һәм 1942 елда Воронеж, Клетская, Серафимович шәһәрләрендә фашистик Германия гаскәрләренә каршы сугышта катнаша. 1943 елның февраль аенда икенче группа сугыш инвалиды булып, туган авылы Бадракка кайта һәм яраткан укыту эшен дәвам иттерә.
1943 елның ноябрь аенда яңадан фронтка алына, аннан кайткач, 1944 елда Яңа Каргалы авылындагы “Түгәрәк күл” колхозында колхоз председателе, 1946 елдан район хәзерләүләр агенты, Бадрак сигезьеллык мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли. 1955 елдан башлап хәзерге көнгә кадәр Бадрак китапханәсе мөдире.
Ул 1948 елдан коммунистлар партиясе члены. Берничә еллар партия оешмасы секретаре һәм пропагандист вазифаларын үти. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен берничә хәрби медаль, В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә юбилей медале белән бүләкләнә.
Җәмәгать эшләренә актив катнашканы өчен, КПСС район комитеты һәм район Советы башкарма комитеты тарафыннан бирелгән мактау грамоталары да күп аның.
Хәлим Гатауллович җәмәгать эшләрен теләп, ихлас күңелдән башкара. Ул районыбыз “Алга” газетасының иң актив хәбәрчеләреннән берсе. Көн кадагына суга торган материаллары газета укучылар тарафыннан җылы каршылана. Рәсеме – редакциянең почет тактасында.
Иптәш Сәмигуллин Ленин исемендәге колхозда чыга торган “Коммунизмга” газетасының редакторы. Ул бу эшне 20 елдан артык башкара. Стена газетасын бай эчтәлекле һәм матур итеп чыгару өчен бөтен осталыгын, тырышлыгын сала. Менә шундый кеше ул безнең Хәлим.
Ул гына да түгел, Хәлим Гатауллович минем яшьлек дустым да. Аның белән бергә укырга кердек, бергә урта мәктәпне тәмамладык, бергә фронтка киттек һәм дошманны җиңеп кайттык, сугыш җимереклекләрен төзәтү, илебез хуҗалыгын аякка басгыру өчен төрле тармакларда эшләдек, намусыбызга тап төшермәдек.
Агымдагы елның 20 мартында Хәлим Сәмигуллинга 50 яшь тула. Шушы уңайдан файдаланып, мин хезмәттәшләрем, кордашларым Габделхәй Биккинин, Бәйзәви Нафиков, Галихан Сәхибгәрәев, Гыйльмулла Шәрипов, Фәйзи Ханов һәм башка күп кенә иптәшләр исеменнән, хөрмәтле дустым, авылдашым, яшьтәшем, Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәлим Гатаулловичны туган көне белән чын күңелдән котлыйм, аңа озын гомер, корычтай сәламәтлек телим.
Кадерле редакция! Безнең шушы тәбрикләү сүзләрен һәм кайнар теләкләребезне газета аша юбилярның үзенә җиткерсәгез иде.
Сугыш ветераннары, яшьтәшләре исеменнән Т. ГЫЙЛӘҖЕТДИНОВ, Советлар Союзы Герое, тынычлык өчен көрәш район советы члены, Бадрак урта мәктәбе директоры.”