Бу ханым, алты бала анасы, үзенең энергиясе, шат күңелле холкы һәм башкарылган эшләре турында сөйләгәндә “колачламаслыкны колачлый алырлык булуы” белән сокландыра. Алты баланы карап үстерү өчен күпме көч, түземлек сарыф булганын Ләйлә ханым үзе генә белә. Күпбалалы ана үзе Дүртөйле районыннан. Бигәнәй авылына туганнарына туйга кайткан вакытта булачак тормыш иптәше Радис белән очраша. Яшьләр бу очрашуны озакка сузмыйча, гаилә корып җибәрәләр. Аннары Яңа Ялдәк авылында өй сатып алып, күчеп килеп биредә төпләнәләр.
– Ләйлә ханым, күпбалалы әни – кем ул?
– Ул универсаль кеше: укытучы-тәрбияче дә, шәфкать туташы-психолог та, пешекче-җыештыручы да. Ә инде аның төп эше – балалары. Бу хезмәтне җиңелләр рәтенә берничек тә кертеп булмый. Балалар даими тәрбиягә, күзәтүгә мохтаҗ. Мәктәп яки бакчадамы, өйдә яисә урамдамы: әни күңеле һәрчак сабыйлары белән. Әлбәттә, гаилә мәшәкатьләре белән үзеңне карарга вакыт та калмый, йокысыз төннәр, тынгысыз көннәр берсен-берсе алыштыра. Кафе-ресторан, матурлык салонына йөрү юк, маникюр-педикюр төшкә дә керми, әмма боларның берсе дә сабыйларыңның ихлас мәхәббәтенә тиң түгел, нәкъ ул анага көч, сабырлык, яшәү яме бирә.
– Ә сез күпбалалы әни булачакмын дип уйлый идегезме?
– Дөресен әйткәндә, юк. Бер бала булса, шул җитәр кебек тоела иде. Әмма язмыш икенче төрле хәл итте. Моңа һич үкенмим, киресенчә, шатланам гына. Балалар – тормышымның яме. Ул-кызларыбыз үзебездән яхшырак, матуррак, мулрак яшәсен дибез. Һәр әти-әни өчен дә балаларының бәхетле, исән-имин булуы, төпле белем алып, бу тормышта үз урынын табуы мөһим.
– Зур гаиләдә гадәти көн ничек үтә?
– Иртән алтыда-җиденче яртыларда торам, ашарга әзерлим. Балалар уянгач, үзләре торып киенә. Гүзәл һәм Әминәне мәктәпкә озаткач, көндәлек мәшәкатьләрне хәл итәм дә эшкә барам. Менә алты ел инде урындагы фермер хуҗалыгының пилмән цехында эшлим. Ярый әле, балалар кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнеп, йорт эшләрендә булышып, мөстәкыйль булып үсә.
– Балаларыгыз белән дә танышыйк?
– Иң олысы Рәмис Колай авылында яши. Әлеге вакытта махсус хәрби операциядә. Радик махсус хәрби операциядә яраланып демобилизацияләнде, ул Борайда. Динарым Екатеринбург шәһәрендә төпләнде. Лилия – район үзәгендә банк хезмәткәре. Гүзәл белән Әминә – Зур Бадрак мәктәбе укучылары.
Вәлиевлар гаиләсендә өч ир бала тәрбияләнә. Өчесе дә армия сафында булып, үзләрен үрнәкле итеп күрсәткән солдатлар. Аларның намуслы хезмәтләре командирлар тарафыннан бәһаланган.
– Улым Радикны махсус хәрби операциягә алып киткәч, ничек борчылганымны үзем генә беләм. Көнем, төнем бер булды. Күзгә бер генә тамчы да йокы кермәде. Аллаһтан гомере бетмәгәч, балам исән туган иленә әйләнеп кайтты. Шунысы өчен бик тә шатмын һәм Ходаема рәхмәтлемен. Рәмис улымның да исән-имин, җиңү белән кайтуын көтеп калам, – ди Ләйлә ханым.