Җәмгыять
14 Августа , 11:40

Ямь-яшел, нур чәчеп торган мәчетнең тантаналы төстә ишекләре ачылды

Бүген, 14 август көнне, Кушманак авылында яңарту эшләре үткәрелгән ямь-яшел, нур чәчеп торган мәчетнең тантаналы төстә ишекләре ачылды.

Бу көнне ак яулыкларын ябынган әби-апалар, укалы түбәтәйләрен кигән абыйлар мәчеткә табан агылды.

Авыл халкы һәм бүгенге көндә авылдан читтә яшәүче авылдашлар мәчетне үз акчасына төзекләндергән, шул ук вакытта аның яңарту эшләрендә дә актив катнашкан. Бу изге эшкә 170ләп мәрхәмәтле кеше үз көчен салган. Әлеге изгелекнең төп иганәчеләре – ирле-хатынлы Надежда һәм Ришат Хәсәновлар. Армый-талмый мәчетне шушы матур дәрәҗәгә җиткерү эшләрен җитәкләп баручысы авылның старостасы Өлфәт Муллаяров була.

Күркәм дини чарага авыл халкының шат­лыгын уртаклашырга шулай ук мәртәбәле кунаклар – район Советы секретаре Илшат Камалов, Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Алик Каюмов, Илдар хәзрәт Шәрәфиев килгәннәр иде. Килгән кунаклар иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар.

Кушманак авылының имамы Рамил Суфияров мәчетнең яңарту эшләрендә ярдәм итүче һәркемгә рәхмәтләрен белдереп, иң активларына Рәхмәт хатлары тапшырды.

Мәчетнең ишекләре изге эшләр өчен һәрвакыт ачык булсын.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас