Җәмгыять
14 Августа , 11:26

РБ Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты борайлыларны кабул итте

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе Илшат Әгъзам улы Вазигатов гражданнарны борчыган сораулар белән еш кабул итә.

Чираттагысы бүген, 14 август көнне, Борай районы хакимияте бинасында үтте.

Кабул итүгә язылучылар депутатка үзләрен борчыган проблемалар хакында белдерделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Мәсьәләләр күбрәк юлларның торышына, төзекләндерүгә һәм башкаларга кагылды.

Илшат Әгъзам улы очрашуга килгән гражданнарның һәммәсе белән ихлас аралашты. Бер генә мөрәҗәгать игътибардан читтә калмады, депутат тиешле инстанцияләр белән берлектә һәр мәсьәләне өйрәнеп хәл итәргә тырышачагын әйтте. Сораулар барысы да язып барылды.

Мөрәҗәгать итүчеләрдә, депутат белән сөйләшкәч, борчыган сорауларының уңай хәл ителүенә өмет, ышаныч уянды.

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас