

– Башта аз гына тарихка күз салабыз, – диде мәктәптә 25 ел география укыткан, туган якны өйрәнү түгәрәген алып барган һәм шушы чараны үткәрүгә күп көч куйган Рәүфә Рәфит кызы. – 1834, 1850 елларның ревизия язмаларында Шабай кешеләре дә мишәрләр дип языла. Ата-бабаларыбызның башкортлар җиренә килеп урнашуының сәбәпләре, беренчедән, көчләп чукындырылудан качу булса, икенчедән, яшәп яткан урыннарыннан кысып чыгарылуга бәйле. Көнтудин Шабай да (1660 елларда туган), Ялдәк башкортларыннан чикләнмәгән вакытка куллану өчен җир сатып алып, якынча 1712 елдан башлап гаиләсе белән шушында төпләнә. 1917 елга кадәр авылда өч мәчет була һәм 1500 тирәсе кеше исәпләнә. Бүген авылда 118 йорт булып, аларда ике йөзгә якын кеше яши, мәктәп бар, балалар йорты урнашкан, клуб, китапханә, медпункт эшли, асфальт юл, газ кертелгән.
Ата-бабаларыбыз өч гасырлык тирихы булган авылда нигез салынудан башлап диярлек яшәгән. 1750 елгы Әбделбакыйдан туган Фәйзулланың (1777-1839) улы Фәттахетдинның (1801) ике хатыннан тугыз баласы барлыгы теркәлгән. Шуларның берсе Садертдиннән (1849) нәселгә фамилиясен калдырган Бәдертдин (1879) туа. Шүнәк авылы кызы Хәнифә белән алар биш малай: Абзалтдин, Шәрәфетдин, Әүбәкер, Газнави, Мәснәвигә гомер бирәләр. Бу бәйрәмдә Бәдертдиннең олы улы Шәрәфетдин (1902) белән Нәкыянең өч улы һәм ике кызының балалары, оныклары, икетуганнары катнашты. Асия, Нәсимә, кыз бала язмышына хас булганча, чит җирләрдә гомер итсә дә, Шәрәфетдиннең өч улы Нәҗип, Рәфит, Рәзит игенче-мехзанизатор һөнәрен намус белән башкарып, туган төяккә игелекле хезмәт иттеләр. Нәҗипнең улы Наил, Рәфитнең кызы Фәйрүзәнең авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, агроном һөнәрен сайлавы юктан түгел.
Бу өч ир-егет һәм аларны үстергән әти-әнисе, улларына тиң уңган киленнәре хакында вакытында район гәзитендә күләмле очерклар дөнья күрде. Чөнки урак өсте бу гаиләләр өчен уты чыгып торган вакыт була. Рәфит һәм Рәзит абыйлар районның алдынгы комбайнчылары, ул чорда районның кемнең урак батыры булачагы Бәдертдиновлар гаиләсендә хәл ителә. Хатыннары Бәлхис һәм Фая апалар исә комбайнчы ярдәмчеләре, Фая апа савучы булып эшләгән җиреннән, урак өсте җиткәч, махсус шушы эшкә алына иде. Ире өчен барына да җиң сызганып тотына торган хатыны ышанычлырак булгандыр. Хәер, нәселдә үзеңнекеләргә таяну бар инде. Бер елны, Фая апа бәби көткән вакыт булгандыр, Рәзит абый икетуган энекәше, унынчы класс укучысы абыем Әгъләм белән эшләп, урак чемпионы булдылар.
Аз сүзле, тыныч холыклы, техниканы тавышыннан таный торган Нәҗип абый гомер буе техника буенча бригадир ярдәмчесе булды. Фотолар арасында җитди йөзле ир-атны танымыйрак торган идек, Стәрлетамак “Сода” берләшмәсенең цех җитәкчесе, Нәҗип абыйның улы, әтисенең бар күркәм сыйфатларын туплаган Рәис Бәдертдинов икән. Әгәр дә бүген кайда да игелекле хезмәт салган, шушы нәселгә хас сыйфатларга тугры калып гомер кичерүче балалар, оныклар турында нидер әйтергә уйласаң, иң элек шушы өч бертуган: Нәҗип, Рәфит, Рәзит абыйлар күз алдына килә. Аларның булдыклылыгы турында сөйләүче тагын бер факт. Техника саны атларныкыннан күбрәк булган ул елларда, тракторчылар җитешмәгәч, Рәфит абый механиклыкка укып кайтып, авыл ир-егетләрен тракторчыга укыта.
– Дәү әни белән дәү әти 69 кешегә гомер биргән. Нәкыя белән Шәрәфетдиннең нәселендә аларның 5 баласыннан туган 21 онык, 26 онык балалары һәм аларның 17 баласы бар. Алар арасында укытучы, агроном, инженер-җитәкче, программист, танылган җырчы-композитор, төзүче, водитель һ.б. һөнәр кешеләрен санап үтә алабыз, – дип дәвам итә шәҗәрәне төзегән һәм бәйрәмне оештыруга шулай ук күп көч салган Зилә Нуриева.
Шабайда, гомумән, булдыклы, һөнәрле халык яшәгән. Бәдертдин тимерче, калайчы була, уллары да осталыкка аңардан өйрәнеп үсә. Ул вакытта өстәл яме – самавырны төзәтү, һәр йортны кышын өстәмә җылытучы тимер мич, күмер чүлмәге, бидрә төпләү, соскы, чүмеч, әпи калае ише бар – кирәк-яракны авылдашларына гына түгел, тирә-яктагыларга да алар эшләгән. Шәрәфетдин зур бабайның алачыгында кургаш эретеп, коеп әллә ниләр эшләп ятканын мин дә хәтерлим әле. Энесе Газнавиның кызы Җәүһәрия дә “Алга” гәзитендә басылган авыл осталары турындагы язмадан әтисе хакында “үзе эшләгән тимер мичкә аягын куеп баскан килеш гармун уйнап, базар уртасында халыкны биетә” дигән юлларны укып үтте. Безнең әтәй Мәснәви чүкеп эшләгән тимер мичләр дә заманында күпләрнең өен җылытты.
Гармунга осталык, заманча әйтсәң, музыкаль сәләт бу нәселгә хас тагын бер үзенчәлек. Шәрәфетдин зур бабай үзе дә бик матур итеп гармунда уйнаган, өч улы да оста гармунчылар. Нәсимә апаның халык көйләрен җырлавы әле дә күз алдымда, иптәше Мөнир абый да гармунчы иде. Кызлары Рәзиләнең “Озата барма” җырын башкаруы шул чакларны күз алдына китерде. Нәсимә апаның тагын бер кызы Резеданың яшьләрчә биюе сокландырды.
Җырчы, композитор, Авыргазы районы мәдәният бүлеге хезмәткәре Финә Абдуллина да күңеленә моң чаткыларының балачактан, әнә шул туганнарның җырлы-моңлы очрашулары вакытында салынуын билгеләде. Үзенең дә, тормыш иптәше Илдар белән дә башкарган җырлары әлеге кичәнең яме булды. Бу сәләтләр оныкларның балаларында да дәвам итә һәм аларга заманча кызыксынулар өстәлә. Рәүфә һәм Рамил Ульдановларның бер оныгы “Торос” хоккей командасы уенчысы, икенчесе фехтование буенча республика чемпионы икән.
Моңа кадәр туктамый яуган яңгыр-лар, аннан көннәрнең артык эссегә китүе сәбәпле, бәйрәм “Яшьләр” кафесында узды. Эссе кояштан соң салкынча залга кереп утыру, аш-суның бик тәмле әзерләнүе күңелләргә хуш килде. Әти-әниләр янында яшәлгән бәхетле чаклар, балачакның кадерле мизгелләре күз яшьләре аша искә алынды. Балачак үткән авыл һаман кадерле, юкка гына Асия апаның кызлары Санкт-Петербургтан кадәр сагынышып кайтмаган. Сценарий бик кызыклы һәм бай итеп төзелгән. Туганнар арасында иң өлкәне һәм иң кечкенәсе, озын гомерле никах, иң күп балалы гаиләләр, туган йорт учагын саклаучы кебек традицион билгеләнүләр белән бергә, иң зур һәм иң аз пенсия алучылар кебек һ.б. шаянрак номинацияләрдә җиңүчеләр дә билгеләнде. Чишмә районы Шиңгәккүл авылыннан, тикшеренү эшләре Халыкара конкурсларда җиңүче укучылар тәрбияләгән тарих укытучысы, Русия мәгарифенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Рәзилә Гузинаның ярты гасырлык хезмәт стажы булу үзе бер номинация бит.
Мондый бәйрәмнәр буыннар бәй-ләнеше өчен дә кирәк. Яшьләр бүген башкача, моның белән бәхәсләшеп тә, заманга каршы барып та булмый. Аларга болар кирәкмидер дип уфтануларыбыз урынсыз икән. Башта сөйләгәннәрне тыңлап кына утырган яшьләрнең кулларына микрофон алуын күргәч, бер сөенсәк, сүзләрен ишеткәч, икенче сөендек: алар битараф түгел.
– Безгә башта үз тиңнәребез белән аралашу кызыклы кебек, әмма яши-яши менә шушындый очрашуларның кадерле, бик кирәкле булуын аңлыйсың. Мин дә танышларыма туганнар очрашуына барабыз дигәч, бик кызыксындылар. Без барын да дулкынланып тыңладык, үзебез өчен яңа дөнья ачкан кебек булдык, – диде Ләйсән Абдуллина.
– Мин әнидән, безнең башлангычлар кайдан, дип сорый идем. Үземнең дә өч балам үсә. Олы кызым кайчак барысын да белеп туган кебек тоела. Улымның теләсә нинди эшкә ныклы тотынуын күреп аптырап та куя идем. Әле шуны аңладым: ерак дәү әтиләрдән килгән геннар сиздерә икән, – дип дәвам итте Артур Галиев. Ә Зилә Нуриеваның уллары мәсәләне заманча хәл итте: туганнарның аралашуы өчен чат булдырды. Мондый балалар белән горурланырга була. Татарча барган бәйрәмдә, Аллаһка шөкер, берсенә дә тәрҗемәче кирәкмәде әлегә.
Очрашу Шабай авылы мәчетенең имам-хатыйбы Рамил хәзрәтнең догасы белән башланып, шулай ук догалар уку белән тәмамланды. Нәселдә электән дин кешеләре булган, әле дә мәрхүмнәребезнең рухына дога кылучыларыбыз бар, шөкер. Авыл клубы мөдире Ирина Рәхимова чыгышларны музыкаль бизәүдә ярдәмләште, үзе дә матур җыр бүләк итте. Икенче көнне туганнар авыл зиратында булды, ата-бабаларыбызның мәңгелек йортларын тәртипкә китерде.
– Туганлык көче дигән сүз бар, – диде Фәйрүзә Рәфит кызы. – Туганнарны уртак энергетика берләштерә, якынайта. Күңел сиземләве аша да нидер булганын тоябыз, авыручылар, юлга чыгучыларга изгелек юрап догалар кылабыз.
Җан тартмаса, кан тарта дигәнгә дә туры киләдер бу. Туганнар очрашуы җаннарны якынайта, ышанычны ныгыта, таяныр кешеләрең булуы белән сөендерә.