Җәмгыять
13 Августа , 05:33

Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне!

Һәр кешенең гомерендә мәктәп еллары аерым бер урын алып тора. Югыйсә, еллар узып та, әлеге чор хәтерләрдә әледән-әле яңармас, күңел кылларын тибрәтмәс иде. Без Кушманак урта мәктәбен 1981 елда тәмамлаганда, еш очрашып торырга сүз куешкан идек.

Күпме еллар үткән, сулар аккан. Аллага шөкер, бүгенгәчә аралашып яшибез. Ниһаять, күптән түгел мәктәпне тәмамлауга 45 ел тулу уңаеннан “Тәмле” кафесында җыелышып, үзебезнең тормышыбыз, ирешелгән уңыш-ларыбыз турында сөйләшеп утырдык, үткәннәрне искә алып, бер генә мизгелгә булса да шул күңелле елларга әйләнеп кайткандай хис иттек. 

Без, Кушманак, Каратамак, Кызыл Октябрь, Колай, Кодаш, Себергән авыллары балалары, мәктәпне ике класска 64 укучы тәмамладык. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә 15е мәрхүм инде. Очрашуга 33 кеше җыелдык. 

Озак еллар вакыт узса да, бер-беребезне күргән мизгелдә үк яшьлек елларына кайткандай булдык. Кочаклашулар, ихлас елмаюлар, хатирәләр белән уртаклашулар бу көнгә аерым җылылык өстәде.

Очрашуны үзәк мәйдандагы фонтан янында фотога төшү белән башлап җибәрдек. Аннары кафега юл тоттык. Анда сыйныфташыбыз Вилдар Зарипов гармунда “Кыңгыраулы мәктәп еллары” җырын уйнап, җырлап безне каршы алды. Барыбыз да бергә кушылып җырлап, үзебезне яшьлеккә, уку елларына кайткандай хис иттек. Зур талантка ия булган Вилдар сыйныфташыбыз бәйрәмнең башыннан азагына кадәр үзенең матур җырлары белән сөендерде һәм безне дә җырлатып-биетеп күңел ачтырды.

Очрашуны оештыручы сыйныфташыбыз Светлана Әхмәтгалиева кунаклар өчен үзенчәлекле программа әзер-ләгән иде, уеннар үткәрде. Барыбызның да күңеленә хуш килгәне – уку вакытыннан булган сорауларга җавап бирү. Кем кайчан беренче икелесен алган, ничәнче класста беренче мәхәббәтен очраткан кебек сораулар мәктәп тормышын кабат хәтергә төшерергә мөмкинлек бирде. Светлана һәммәбезгә Казан шәһәреннән истәлеккә дип алып кайткан  бүләкләрен өләште. Бу очрашуга сыйныфташларны бергә җыярга Флисә Садыйкованың өлеше зур булды. Ул социаль челтәрләрдә сыйныфташлар төркеме оештырып, уңышлы алып бара. Табынга өстәмә азык-төлекләр алуда миңа Әнәс Галләмов ярдәм итте. Бәйрәм табыны бик мул булды, барлык ризыклар да тәмле булуы һәркемнең күңеленә хуш килде.

Очрашу барышында һәр-беребез мәктәпне тәмамлага-ннан соң бүгенге көнгә кадәр булган тормышы турында сөйләде. Һәр чыгыш зур алкышлар белән бәһаланды.
Төскә-башка әллә ни үзгәр-мәгәнбез, һаман да шул килеш калганбыз кебек. Ләкин кырык биш ел эчендә байтак үзгәрешләр булган. Илнең төрле төбәкләрендә яшибез: Борай районы, Нефтекама, Уфа, Казан, Екатеринбург шәһәрләре. Бүген һәрберебезнең һөнәре, эше, йорты, гаиләсе бар. Безнең балаларыбыз күптән мәктәпне, уку йортларын тәмамлады, гаиләләре бар.

Без – дәү әти-дәү әниләр инде. Еллар үткән булса да, хәтер кадерле мизгелләрне саклап калган. Туган мәктәбебезне, анда узган иң күңелле, мавыктыргыч һәм мәшәкатьсез елларны, безгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыбызны сагынып искә алдык. Нинди генә кызыклы хәлләргә очрамый идек. Шуларның барысын да яңадан искә төшердек. “Ә хәтерлисезме бу вакытны”, – дигән шат авазлар еш яңгырады залда. Очрашу шулкадәр күңелле, хәтта кирәкле, дип сөйләшеп сүзләребез бетмәде. Сигез сәгать бер тында үтеп тә китте. Барыбыз да әлеге чараны көтеп алып, аңа шатлануларны белдереп, шушы составны киметми, тагын да артып, дөньялар имин, сау-сәламәт булып, яңадан биш елдан соң күрешергә сөйләштек.

45 елдан соң узган бу очрашу һәркемнең күңелендә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Еллар үтсә дә, мәктәптә яңгыраган кыңгырау тавышы, парта артында үткәргән бәхетле мизгелләр, укытучыларның җылы сүзләре кеше күңелендә мәңге саклана.

Автор:Әнибә Хәмәтганиева.
Читайте нас