

Аның турында мәкаләне “Алга”ның 1973 ел 13 февраль 19 санында “Еллар картайтмый аны” исеме астында таптым, авторы Р.Мөслимова (орфография һәм пунктуация саклана):
“1937 елда Бөре педагогия училищесын тәмамлап кайтканда, яшь укытучы Степанида Петровада тәрбияче өчен иң кирәкле сыйфат – балаларны ярату, аларны белемле, тәрбияле итеп күрү теләге бар иде. Шушы омтылышы белән ул Яңа Тазлар җидееллык мәктәбендә педагогик хезмәтен башлап җибәрде. Эш сөючән, намуслы укытучыны балалар да, олылар да тиз үк яратып өлгерделәр. Бөек Ватан сугышының авыр көннәрендә ару-талуны белмичә балалар укытты, өлкәннәр өстенә төшкән хезмәт авырлыкларын бүлеште, аларның олы кайгыларын уртаклашты. Балаларына белем, тәрбия биргән бу яшь хатынны олылар да үз укытучылары итеп сайладылар. Чөнки Степанида фронтовик хатыннарының йөрәгендә килер көннәрнең матурлыгын күрә алырлык өмет тудыра белде, чөнки ул үзенең сөекле иренең үлем хәбәрен ишетеп тә, бу олы хәсрәтен кешедән яшерә алды, чөнки ул ил кайгысын үз кайгысыннан өстен куеп, сабырлык күрсәтә белде. Менә шуңа күрә алар, укытучылар һәм колхозчылар, бөтен кеше бер булып, юкны бар иттеләр, сугыш авырлыкларын җиңеп чыктылар.
Халык белән уртак тел таба белгән бу партия солдаты сугыш елларыннан соң райком инструкторы булып эшләде. Ә 1953 елдан соң ул үзенең яраткан эшенә башлый – балалар дөньясына кереп чума.
Ул укыту-тәрбия эшенә һәрвакыт күңел биреп эшли, югары өлгереш өчен көрәшә, яңа методлар эзли. Шуның нәтиҗәсе буларак, үз укучыларының класста ике ел утыруын бетерде.
Заман мәктәп алдына яңа таләпләр куя – мәктәптә укыту-тәрбия эшен яңа программа нигезендә алып барырга кирәк була. Степанида Степановна тагын эзләнә, педагогик яңалыкларны үз тәҗрибәсендә сынап карый. Ниһаять, татар балаларын рус телендә укытып, тулы өлгереш, ныклы белем бирергә мөмкин булуын ачыклый. Бу турыдагы тәҗрибәсен ул Кавказда үткәрелгән Бөтенсоюз тел белгечләре конференциясендә дә, Уфада укытучылар алдында да сөйләде.
Коммунист Петрова бүген яңа кеше – коммунизм чоры кешесе өчен көрәш фронтында тора. Дәресләр үткәрүдән тыш, ата-аналарга тәрбия темасына лекцияләр сөйли, оешмаларга барып докладлар ясый. Партбюро члены буларак, үзе укыткан икенче санлы Борай урта мәктәбенең озайтылган көн группасы эшчәнлегенә күзәтчелек итә.
Өч дистә елдан артык гомерен балалар арасында үткәргән Степанидага карыйсың да, сокланып куясың: ул һаман яшь, һаман өлгер-җитез. Бу, мөгаен, аның үз хезмәтеннән ямь табып, кешеләргә үзенең кирәклеген тоеп яшәвеннән килә торган сыйфаттыр.
Балаларның һәм ата-аналарның олы ихтирамына лаек булган, халык мәгарифе отличнигы Степанида Петровага алдагы көндә дә хезмәт уңышлары телибез.”