

Аның турында гәзиттә бик күп язылгандыр, беренчесен “Алга”ның 1973 ел 8 март 29 санында таптым. Мәкалә “Сәхнә кызы” исеме астында бастырылган (орфография һәм пунктуация саклана):
“Производствода да, җәмәгать эш-ләрендә дә бердәй уңышлы эшләү оешканлыкны, вакыт белән исәпләшүне, һәм, әлбәттә, бик белемле булуны таләп итә. Ә үзен сәхнә белән бәйләгән кешедә, болардан тыш, нәфислекне-гүзәллекне тоя белү хисе, талант булырга тиеш. Район клублары сәхнәләрендә уңышлы чыгыш ясаучы, Борай беренче санлы урта мәктәбенең рус теле укытучысы Алия Хәйруллина турында, ул үзендә бу сыйфатларның барысын да туплаган, диясе килә.
20 еллап гомерен сәхнә белән бәйләде ул. Тамашачылар аның катнашлыгында куелган “Әниемнең чал чәчләре” (Җәмилә), “Зөбәйдә – адәм баласы” (Зөбәйдә), “Кара чәчәкләр” (Амаль), “Галиябану” (Галиябану) пьесаларын яратып карадылар, аның тарафыннан оста тудырылган образлар белән сокландылар.
Район культура йорты каршында оештырылган бию түгәрәге чыгышларының программасы күп еллар буе Алиянең матур, килешле, төгәл хәрәкәтле биюләре белән тулыланып килде.
Район кызларының матур сынын гәүдәләндереп, Алия Хәйруллина Уфа, Куйбышев шәһәрләре сәхнәләрендә биеде. Үзешчәннәрнең СССР юбилее уңае белән үткәрелгән смотрында борайлылар „Танып буенда" дигән бик матур бию белән катнашып, Бөтенроссия конкурсы лауреаты исемен алдылар. Монда, әлбәттә, Алиянең дә өлеше бар.
Мәктәптә һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен, аның ВЛКСМ Үзәк Комитеты, Башкортстан Культура министрлыгы, КПСС райкомы, район мәгариф бүлеге һәм мәктәпнең профсоюз оешмасы тарафыннан бирелгән 23 Мактау грамотасы һәм икенче дәрәҗәдәге 5 дипломы бар.
Алия алда да тамашачыларны яңа образлары белән сокландырыр әле дигән ышаныч белән калабыз”.
Алия Зәки кызын белмәгән кеше юктыр. Шулай да аның тормыш, хезмәт юлы белән таныштырып китәбез.
Алия Зәки кызы 1939 елның 15 сентябрендә Борай авылында туган. Хезмәт юлын туган авылындагы беренче санлы мәктәбендә пионервожатый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Бөре дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, шул ук мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшен дәвам итә. 1980-1986 елларда – Борай район советының мәдәният бүлеге мөдире. 1986 елдан хаклы ялга чыкканчы беренче санлы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, Башкортстан мәдәнияте фәннәрен укыта. 2002 елдан 2013 елга кадәр Борай тарих-туган якны өйрәнү музее мөдире булып эшли.
Алия Зәки кызы Хәйруллина Борай район мәдәният йортының халык бию ансамбле һәм халык театрына нигез салучыларның берсе булды. Ул бию ансамбле һәм халык театры составында күп кенә Бөтенсоюз, республика конкурсларында һәм фестивальләрендә катнашты. Алия Зәки кызы “Күбәләгем”, “Бишбармак”, “Сылу кызга”, “Татар кызларының лирик биюе” һәм башка бик күп биюләрдә солист булды. 1958 елдан башлап, Алия Зәки кызы ансамбль белән бергә барлык смотрларда һәм фестивальләрдә катнашты, аларда ул 12 тапкыр лауреат исеменә лаек булды.
Халык театрында А.Хәйруллина лирик геройларны уйнады: Галиябану («Галиябану»), Сәрвар («Башмагым», «Сүнмәс йолдызлар»), Җәмилә («Әниләрнең ак чәчләре»), Амаль («Кара чәчәкләр»), Рәхилә («Беренче мәхәббәт»), Наҗия («Изге васыять»), Маруся («Зимагорлар») һ.б. Соңгы елларда ул сәхнәдә язмышлары авыр, рухлары көчле хатын-кыз-аналар образларын гәүдәләндерде: Кәримә Исхаковна («Миләш-Миләүшә»), Чибәр («Әниләр улларын көтә»), Зөлхәбирә («Айгөл иле»), Хәзинә («Балаларым»), Рәшидә («Ефәк җептәге сандугач»). Юмористик рольләре дә булды: Гөлбикә («Хуҗа Насретдин»), Килдебикә («Баҗалар»), Саимә («Әниемнең ак күлмәге»), Шәмсия («Җизнәкәй»). Барлыгы ул 43 спектакльдә уйнады.
Алия Хәйруллина озак еллар дәвамында Борай район мәдәният йортының «Асылъяр» халык вокаль ансамблендә актив катнашты. Ул – шагыйрә. Аның күп кенә шигырьләре һәм мәкаләләре республика басмаларында, районның «Алга» гәзитендә дөнья күрде. РСФСРның халык мәга-рифе отличнигы, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хез-мәткәре.
2023 елның 14 декабрендә Алия Зәки кызы Хәйруллина вафат булды.

