

Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп.Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, камыш белән капланган сазлыклар, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылып алган елга үзәннәре, туган ягыбызның басу-кырлары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли. Без кайда гына булсак та, кайда гына барсак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алмаштыра алмый. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, һәр үләне, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән беренче тапкыр әттә-әннә, дип әйтергә өйрәнгән вакыттан үк күңел түренә туган телебез аша кереп утырган ул кадерле урыннар.
Һәр авылның тирә-юнь табигатен су чыганаклары бизи. Халыкның тормышы су белән бәйле. Каратамак авылы бик уңайлы җирдә урнашкан. Авылның менә дигән көтүлекләре, печәнле болыннары, урманнары бар. Авыл яныннан гына Җәләй елгасы ага, аның аша яңа күпер салынды. Элек аның урамнары аша атлап йөреп тә булмый иде, яңгырлар яуса бигрәк тә инде... Ә хәзер асфальт юлы бар. Авыл халкы шатланып маршрут автобусында йөри башлады.
Ә Танып елгасы! Һәрбер кешене үзенә тарта ул. Менә күптән түгел Танып буенда «Саумысыз, авылдашлар!» үткәрдек. Бәйрәмгә бик әзерләндек, еракта яшәгән авылдашларыбыз да читтә калмады. Бигрәк тә Кушманак авыл биләмәсе башлыгы Елена Әхмәтгалиева сүзләрен хуп күрдек. Ул безгә этәргеч булды, һәрбер сүзебезне тыңлап, ярдәм кулы сузып кына торды. Елена Вәсигать кызы әйтә икән, ул аны эшли. Без аны үзен дә безнең авылныкы дибез, чөнки әтисе Каратамакныкы. Безнең белән бергә җырлады, уйнады, бик актив булды.
Бәйрәмдә хөрмәтле авылдашлар, якташлар, туган авылын үз итеп, якын күреп, ераклардан кайткан кунаклар, тирә-як авыллардан бик күпләр иде. Бу авылның халкы да үзенчәлекле, эшсөючән, тырыш, бердәм, тормышка дәртле булулары белән аерылып тора.
Елена Әхмәтгалиева барысын да бәйрәм белән котлап, актив авылдашларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Шушы яңгыраган матур сүзләр йөрәк дәвасы булсын иде.
Дәртле көйләр, моңлы җырлар аша матурлыкка килә барасы. Ә тормышны җыр-биюсез, моңсыз күзаллавы бик авыр. Чараны хатын-кызлар ансамбле «Килдек дуслар» җыры белән башлады. Егетләрнең дә «Әйт, авылым» дигән җыры күңелләргә хуш килде.
Әйе, туган авылым, синсез җирдә яшәп буламы? Синең дәвамыңны бездән соңгылар да чиксеннәр, газиз туган авылыбызда тату, тигез гомер итсеннәр! Бәйрәм уңаеннан авылыбызның иң-иңнәрен билгеләү буенча конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнде. «Иң өлкән кеше» – Гадилә апа Хәмәдиева (91 яшь), «Яшь гаилә» – Айгөл һәм Марсель Галиевлар, «Уңган гаилә» – Мөнибә һәм Илдар Галиевлар, «Гореф-гадәтләрне саклаучы йорт» – Гүзәл һәм Фәнүс Галиевлар һәм «Иң алтын куллы авылдаш» номинациясенә Мадехан Шакиров лаек була.
Туган җир – көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йөрсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якын һәм кадерлесе.
Тәүге тапкыр тәпи киткән яшел чирәмле авыл урамы, бәбкә үләнле ихата, әти-әниле йорт, кошларның моңлы сайравы, матур табигать. Бу агач бура, чиста кыр, төтен исе, шәһәрләрдә булмаган хуш мунча исе.
Алия Ягудинаның биюләре бик охшады халыкка, дәррәү килеп кул чаптылар. Шулай ук Сабира Закированың җырларын да халык сагынып көтеп ала. Раушания Арсланова, Розалия Фазылова, Лариса Хәмәтнурова да авылдашларына матур җырлар бүләк иттеләр. Фидәлия белән Ринат Шәрәфетдиновларның чыгышын шулай ук бәйрәм кунаклары җылы кабул итте. Рәшидә Сафинаның да берсеннән-берсе матур шигырьләрен авыл халкы яратып тыңлады.
Каратамак авылы – Башкортстаныбызның бер почмагы. Җәй кояшының нурлары сибелгән ниндидер гаҗәеп яктылык эчендә утыра бу авыл. Бу бары тик һәр кешенең туган ягына гына хастыр.
«Авылым туфрагына тәпи баскан бала мин», – дип башлады сүзен Башкортстан Рес-публикасының мәгариф отличнигы, атказанган укытучы Валерий Шәрипов.
Валерий Зада улы авылдан чыккан һәрбер буын кешесен тасвирлап сөйләп китте. Бигрәк тә Каратамак, Кушманак мәктәбе укытучылары турында бик күп сөйләде. Роза Хафизова, Фәүзия Галиева, Фәйзелкарам Нурисламов, Рә-вия Фәйзылбәкова, Гөлҗиан Галиева – Каратамак авылы укытучылары. Шулай ук районыбызда билгеле укытучылар – Бикмәтовларны да искә алдык.
Валерий абый үзе дә районда билгеле шәхес, аны белмәгән кеше юктыр. Ул безнең авыл балалары өчен һәрчак үрнәк булып торды. Ул районда спортны күтәргән кеше. Фәнүс Галиев белән икәүләп авылдашларына бүләк эшләделәр – матур җырлары белән куандырдылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Фәнүс Фәнәви улы да мәгариф отличнигы, физкультура укытучысы, Кушманак авылының мәктәбе ябылгач, Борайның гимназиясендә эшләде, волейбол, чаңгы, йөгерү буенча районга зур өлеш керткән кеше.
«Иң яхшы тракторчы» исеменә лаек булучы, «Мактау билгесе» ордены кавалеры Хөрмәт Әмировның да авылдашларына әйтер сүзе күп булды. Кече яшьтән тормыш арбасына җигелеп, йөрәкләре кушканча, хезмәтләрен халык яратырлык итеп башкарган өчен ирешкәннәр хөрмәткә дип, бик күп авылдашларын искә алды, яшьләргә дә аның әйтер сүзе бик күп иде, тырышлык кирәк диде ул.
Шулай ук отставкадагы милиция полковнигы, «Мактау билгесе» ордены, хезмәт даны орденнары кавалеры Өммәт Зиятдинов та авылдашларын күркәм бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, тырышлык, бердәмлек теләде.
Җиребезнең, илебезнең күркәмлеге, аның йөзе, байлыгы шушы хезмәт сөючән, тынгысыз кешеләр белән бәйле. Өлкән кешегә күп кирәкми. Нибары сәламәтлек һәм бераз игътибар гына. Элек-электән олы яшьтәге кешеләрне хөрмәт иткәннәр. Алар җәмгыятькә төпле фикер сөйләгән, яхшы киңәш биргәннәр. Нәкъ менә шундый кешеләрне бәхетле картлыкта гомер кичерә дип әйтәләр. Бәйрәм кичәсендә олы яшьтәге, авыр тормыш елларын балачак елларында үз җилкәләрендә күтәреп, лаеклы гомер юлын узган, намуслы хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булган хөрмәтле авылдашларыбызны да билгеләп үттек.
Әлеге күркәм чара туган җиргә, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга, туган туфракта бөреләнгән изге хисләргә, якты теләкләргә багышлана. Һәрбер гаилә – иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Каратакмакта да сикәлтәле тормыш юлыннан кулга-кул тотынышып атлаучы, матур итеп гомер итүче, яшьләргә үрнәк булырдай гаиләләр күп. Бер-берсен яратып, балалар тәрбияләп, аларны олы тормыш юлына озатып, бәхетләренә сокланып, оныкларын сөеп яшиләр алар. Чөнки тормышыбызның яме дә, яшәвебезнең тәме дә – балаларда. Мәсүфә белән Рәүдәт Хафизовлар, Глүзә белән Рәис Тимерхановлар 50 ел гомерне бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерәләр. Озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәт белән яулаган җимеше ул аларның бергә үтелгән гомер юллары. Әйе, 50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел.
Бәйрәмгә алдан әзерләндек, бик күп өмәләр үткәрдек. Шуңа күрә авылыбызның иң актив кешеләрен, һәрчак кайда гына булмасын – өмәләрме, башка эштәме иң башлап йөрүчеләрне дә билгеләп китми булмый: Марсель Галиев, Нияз Нурисламов, абыйлы-энеле Мөдәрис һәм Илдар Галиевлар, Мадехан Шакиров, Расил Нурисламов, Фавадис Муратов, Фәнис Хаҗиев, Фәүзи Хаҗиев, Фәдис Гарипов, Нәсим Хәмәдиев, Илшат Галиев, Рәшидә Сафина, Фидания Гайсина, Вәҗиһә Нурисламова.
Кичәдә тәмле пылау белән безне сыйлаучы Фәнүра Камалованы һәм Зинфирә Шәрипованы да шулай ук аеруча билгеләп үтми булмас.
Киләчәктә дә бер-беребез белән очрашып, күрешеп, хәлләр белешеп яшик. Бердәм уңышларны күреп сөенү икеләтә күңелгә рәхәт була бит.