Җәмгыять
12 Августа , 06:04

Алтын туйга – парлы атлап

2026 ел республикада Зур һәм тату гаилә елы дип игълан ителде. Безнең арада матур, үрнәк булып яшәүче, гәзитебезнең битләрендә урын алырлык гаиләләр бихисап.  

Алтын туйга – парлы атлапАлтын туйга – парлы атлап
Алтын туйга – парлы атлап

Гомер бит, ничек әйтмешли, алай да уза, болай да уза, әмма аның һәр мизгелен кадерләп яшәсәң, ул күпкә матуррак һәм күңеллерәк. Яңа Тазлар авылында яшәүче Флорида һәм Борис Гыйльмияровлар да нәкъ шулай итеп яшиләр – бер сүздә, бер киңәштә булып, бер-берсенә ихтирам, хөрмәт күрсәтеп, бер караштан аңлашып, бар яктан да үрнәк гаилә булып, тормышның һәрбер мизгеленнән тәм табып, дөресрәге, Ходай биргән язмышларына шөкер итеп гомер кичерәләр. Һәм инде 1972 елны танышкан пар, агымдагы елның 15 августында үзләренең алтын туйларын билгели. Алтын туй – исеме генә дә нинди матур, затлы, бәяле, шулай булгач, узган гомер дә алтынга тиң булырга тиештер.

Борис Ибраһим улы Яңа Тазлар авылында туып-үсә. Туган авылының мәктәбендә сигез сыйныфны тәмамлагач, егет Балтач авылында тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Арытаба ул, 1967 елны, «Восток» колхозында тракторчы булып хезмәт юлын башлый. Ике елдан соң егетне армия сафларына алалар. Туган ил алдындагы бурычын намус белән үтәп кайткач, Борис Бөре автомәктәбендә шоферлыкка укып чыга һәм янә туган авылы колхозында шофер булып эшли башлый. Шул ук вакытта читтән торып Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумын агроном белгечлеге буенча тәмамлый. 1992 елдан сәүдә предприятиесе директоры булып хезмәт сала. 1998 елны инде Борис Ибраһим улына Тазлар авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасы йөкләтелә. Тазлар авылы Советына депутат итеп тә сайлана, шулай итеп халык ихтыяҗларын алгы планга куеп эшли. Бүгенге көндә дә, хаклы ялда булуына карамастан, Борис Гыйльмияров тыңгы белми – ул Тазлар авылы ветераннар советы рәисе.

Флорида Фатыйх кызы тумышы белән Алдар авылыннан. Ишле гаиләдә беренче бала булганлыктан дүрт сеңлесе өчен ул зур таяныч була. 10нчы сыйныфны тәмамлагач, кыз Чиләбе шәһәренә чыгып китеп, үзенең хезмәт эшчәнлеген сатучы булып башлап җибәрә. Шулай ук биредә сатучы курсларын да үтә. 1974 елны туган авылына әйләнеп кайтып, Борайга кибеткә эшкә урнаша. Яңа Тазларга килен булып төшкәч, район кулланучылар җәмгыяте системасында кибет мөдире була. Аннары уңган, хезмәт сөюче ханым үз кибетен булдырып, егерме еллап, лаеклы ялга чыккач та әле, 2019 елга кадәр биредә күп көч салып эшли. Гомер буена бер һөнәргә тугры калып, еллар буе бер өлкәдә хезмәт куйган, игелекле эшләре-гамәлләре белән ихтирам яулаган, уңышларга-дәрәҗәләргә ирешкән Флорида апа чын мәгънәсендә бәхетле.
Шулай итеп, гомумән, икесенең эш стажларын бергә кушсак, 90 елга якын була!

Борис абый яратучан, кайгыртучан, ягымлы йорт хуҗасы булса, Флорида апа уң-ган хуҗабикә, гаилә учагын җылытып торучы. Гыйльмияровлар ике кызга, бер малайга гомер бүләк итеп, күркәм тәрбия биреп, зур тормыш юлына чыгаралар. Олы кызлары Айгөл – башлангыч сыйныф укытучысы, гаиләсе белән Уфада яши. Ларисалары гаиләсе белән Борайда матур дөнья көтәләр. Уллары Вадим, вахта ысулы белән эшләп, күршедә генә гаиләсе белән гөрләтеп дөнья куалар.

Гыйльмияровларның дүрт оныгы – дәү әни-дәү әтинең аерым сөенече һәм горурлыгы. Диана, Әмир, Арсений һәм Артем алар өчен иң көтеп алынган кунаклар. Флорида ханымның пешергән ризыклары телеңне йотарлык – тәмле-тәмле пироглар, иртән үк төш, тәбикмәк пешереп куя – менә шулай өзелеп, яраткан оныкларын шатланып мәктәптән каршы алалар алар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, Флорида апа оныкларын да пешерү серләренә өйрәтә.

Гомумән, гомер буе диярлек эштә, йорт тирәсендә дә гел хезмәттә булган пар кул кушырып утыруны күз алдына да китерми. Ә инде авыл кешесенең эше мәңге бетә торган түгел бит. Алар шулай ук авылның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, әйләнә-тирәдәгеләрне, якыннарын кайгырту, аңлый белү, кеше хәленә керү, ярдәмчеллек – аларны бизәүче төп сыйфатлар шулар. Хезмәттәшләре, авылдашлары, якыннары да әнә шушы асыл сыйфатлары өчен хөрмәт итәләр дә инде аларны.

Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яшәгән юбилярларның тормыш арбасы алга таба да парлы сукмактан тәгәрәсен иде. Бу – балаларының да иң зур теләге.

Алдагы көннәрендә Гыйльмияровларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге белән, бүгенгедәй бер-берсенә таяныч, терәк булып, тигез, тыныч гомер итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен!

Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас