

Бу – бик әһәмиятле һәм күркәм бәйрәм. Чөнки төзелеш – тормышның нигезе. Кайда төзелеш бара, анда һәрвакыт үсеш, яңарыш, алгарыш күзәтелә. Халык өчен мөһим булган бихисап объектлар яңартыла, яңадан төзелә һәм кулланылышка тапшырыла. Аларның барысы да безнең Борай халкына хезмәт итүче әһәмиятле социаль объектлар булып тора.
– Районда элек-электән үк оста, тәҗрибәле төзүчеләребез эшләгән. Аларның хезмәт җимешләре бүгенге көндә дә районыбызга ямь биреп тора. Моның өчен залда утыручы һәр ветеранга зур ихтирам белән рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Шушы ныклы төзүчеләр йөзендә үскән яшьләргә дә рәхмәтлемен. Бүгенге көндә сезнең тырышлык белән төзелеш эшләре алып барыла. Узган елларда да бу юнәлештә саллы нәтиҗәләргә ирештек. Аерым алганда, яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелеп куллануга тапшырылды, шулай ук балаларга уен мәйданчыклары булдырылды, “Танып” стадионы яңартылды. Агымдагы елда яңа мәктәп төзелеш эшләре уңышлы гына бара. Тагын яңа объектлар төзергә дигән уйда торабыз. Бу эшләр – районыбызның тотрыклы үсеше, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә башкарылган зур хезмәтнең ачык мисалы, – дип чыгыш ясады район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев.
Артабан Рушан Кадим улы бер төркем төзүче ветераннарга Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Район хакимиятенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Артур Абакиров та бәйрәм уңаеннан ветеран төзүчеләр алдында районда соңгы еллардагы эшләр белән таныштырып китте һәм аларга ихлас күңеленнән тәбрикләү сүзләрен яңгыратты.
– Төзү эше – авыр, физик яктан катлаулы. Кышын салкын, җәен эссе. Әмма шул ук вакытта бу бик кызыклы өлкә. Бигрәк тә үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күргәндә – кеше аягы басмаган, ташландык урыннарда, кырларда заманча торак комплекслары калкып чыкканда, – дип сәхнә түрендә сүз тотты төзелеш тармагының атказанган ветераны Рикес Галләметдинов.
Бу көнне залда утыручылар гына түгел, райондагы төзелеш эшләрендә фидакарь хезмәтләрен салганнарның да сәхнәдәге экранда слайд аша фотосурәтләре күрсәтелеп, искә алынды. МСО ветераннар советы рәисе Илиза Карамова да үзенең чыгышында бик күп истәлекләр турында әйтеп китте. Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чагу чыгышлары белән концерт программасы күрсәтелде.