

Ләкин һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы була. Бу дөньяда хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Тик шунысы уртак, җир йөзенә барыбыз да яратырга һәм яратылырга килгәнбез. Каратамак авылында яшәүче Наҗия һәм Эльмир Закировлар – гаилә дигән изге төшенчәнең кадерен белеп, гаилә мәхәббәтенең җылы учагын саклап, яклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәкле гаиләләрнең берсе.
Наҗия апа тумышы белән Абзай авылыннан. Мәктәпне уңышлы гына тәмам-лагач, һөнәр сайларга вакыт җитә. Хыяллар күп инде ул. Кыз өчен ике һөнәр дәрәҗәле була: табиб һәм укытучы. Бу ике һөнәрне дә бертигез итеп, якын күрсә дә, укытучы эшен сайлап, ялгышмый ул. Хезмәт юлын 1981 елны Миңле авылы мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып башлый, аннары Карагыш мәктәбендә аң-белем бирә. Арытаба, 1983 елны, Каратамак авылына юлланып, озак еллар анда башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт сала. Хезмәт стажының соңгы җиде елын үзе укыган Каенлык мәктәбендә туплый. Хөрмәтле укытучы балалар арасында, мәктәп тормышы белән янып яшәве белән бик тә бәхетле, дип саный үзен һәм хаклы ялга чыккач та әле янә биш ел белем, тәрбия бирү эшен дәвам итә. Юлында гел әйбәт кешеләр, акыллы җитәкчеләр, хөрмәт белән эндәшкән ата-аналар, аның күзенә ышаныч белән караган укучылары булуын зур сөенеч итеп хәтерендә саклый. Әйе, эшләгәндә төрле кешеләр белән аралашырга туры килә аңа. Әмма ул аларның һәрбесен хөрмәт белән искә алып, аларга рәхмәтле булуын гына әйтте.
– Бердәм коллектив булып, өлкән буын укытучылары яшьләр белән бик тә килешеп, ихлас ярдәмләшеп, бер-беребезгә таяныч булып эшләдек, – ди, хезмәттәшләренә ихтирам белән, 43 ел гомерен шушы изге хезмәткә багышлаган Наҗия Габделкавый кызы.
Наҗия апа өлкәннәрне олылап, матур традицияләрне, гореф-гадәтләрне балаларга тапшыруда күп көч түгә. Башкача булуы мөмкин дә түгел бит, чөнки үзе шушындый нигездә тәрбияләнгән. Наҗия апаның әтисе – Абзай авылының бердәнбер сугыш ветераны 100 яшен тутырып инде бакыйлыкка күчкән Габделкавый Фазлыйәхмәтов. «Әти-әнинең акыллы киңәшләре буенча, аларның фатихасына ирешеп яшибез», – ди ул үзе дә.
Биредә шулай ук ул булачак тормыш иптәше Эльмир Мидхәт улын очрата. Ике яшь йөрәк бер-берсен тәү күрүдән ошата һәм 1985 елны матур гаилә барлыкка килә. Гаилә башлыгы үзен төрле тармакта сыный: колхозда төрле эшләр башкарса, мәктәпкә кочегар булып урнаша. Эльмир абый белән нинди генә темага әңгәмә корсаң да, сөйләшүе, аралашуы җиңел. Аның белән төрле темага гамьле әңгәмә алып барып, ул аларның барысын да хуплап, күп кенә кызыклы фактлар сөйлиячәк. Ышанычлы тылың булганда гына канатланып эшләргә, үрләр яуларга мөмкин ул ди Наҗия апа: «Тормыш иптәшем бар эшемдә терәк-таянычым, ә балалар өчен ул – үрнәкле әти. Аларга үзенә булмаганны булдырырга тырышты ул гомере буе».
Закировлар гаиләсе үзләре кебек сабыр, уңган, акыллы дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Дөрес тәрбия – әти-әнинең балаларына тапшырачак иң зур байлыгы. Наҗия һәм Эльмир Закировлар да әлеге бурычка гомере буе тугры булалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларның беренче укытучысы – үзләренең әниләре Наҗия апа була. Бала кечкенәдән өлкән буынга итәгатьлелеген, шәфкатьле, хөрмәтле мөнәсәбәтен күреп, әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, әтисенең нәрсә дә булса төзү-төзәтүен, аларның бер-берсенә җылы карашларын күреп һәм йорт эшләрендә булышып, олыларга ярдәм итеп үскән бала тәртипсез, ваемсыз булмый. Юкка гына бит: «оясында ни күрсә, очканында шул булыр», димиләр һәм бу сүзләр хак Закировларга.
Гаиләдә бер бала булса да табиб булсын иде, дигән хыялы була Наҗия ханымның, ләкин һичкенә дә беркемгә дә, бернәрсәне дә, шул исәптән белемне дә көчләп тагарга ярамый дигән фикердә ул, шуңа күрә бер гаилә җимешенә дә үз фикерен такмыйча, күңелләренә яткан һөнәр сайлап, үз юлларын табуларын гына тели. Һәм менә тормышка ашкан хыял: бер гаиләдән – өч табиб! Закировларның өлкән уллары Ирек – Тәтешле районында анестезиолог-реаниматолог, Лилияләре – акушер-гинеколог, Гүзәл исемле кызлары Камчатка ярым-утравында педиатр булып эшли, кечеләре Гайдар күптән түгел армия сафларыннан хезмәт итеп кайтты. Әлеге вакытта шоферлыкка укып чыгып, Себер якларына эшкә урнашырга җыенып йөри, шул ук вакытта читтән торып укып тә йөрергә өлгерә егет.
Яшен кебек үтсә дә гомерләр, җите-шеп, яшен кебек яшьнәп яшәргә тырышалар Закировлар. Наҗия ханым – авылны саклап калу, аның элеккеге данын югалтмау өчен җан атып, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрү-челәрнең берсе. Авылның киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләренә ихластан көенә ул. Наҗия апа бер генә чарадан да читтә калмый. Шуңа күрә авылдашлары арасында зур абруйга лаек ул. Мәсәлән, күптән түгел үткәрелгән «Саумысыз, авылдашлар!» бәйрәмен оештырып, тормышка ашыруда һәм махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган укучысы Алмаз Солтанов истәлегенә мемориаль тактаташ ачуда күп көч салган Наҗия Габделкавый кызына авылдашлары бик рәхмәтле калдылар. Никадәр туганнарны, сабакташларны, яшьлек дусларын, әби-бабайларны очраштырды, берләштерде бит бу чаралар.
Уңганнардан бар да була, диләр, шуңа монысын да билгеләп үтми булмас. Наҗия апа күптән бер хыял белән янып йөргән – балалар күңеле булсын әле, дип, алар өчен уен мәйданчыгы булдыру. Бу инициативаны авыл халкы да, читтә яшәгән авылдашлар да хуплап ала һәм мәйданчык урнаштыруда зур теләк белән катнашып, акча җыялар. Күптән түгел шушы изге омтылыш тормышка аша – авылның мәктәп бакчасында мәйданчык балкый!
– Балалар өчен ял итү урыны булдыру турында хыялым күптән бар иде һәм менә быел ул чынга ашты. Аны үзебезнең авылдашыбыз Мадехан абый Шакиров эшләде. Мәйданчыкта балаларның шат авазы тынмасын дигән теләктә калабыз һәм аларның шатлыгы барлык ярдәм күр-сәткән кешеләргә меңе белән әйләнеп кайтсын! – дип бүлеште шундый якты вакыйга белән Наҗия Закирова.
Самими балачак гел шулай сөенеч белән үтсен, тыныч илдә, алар өчен тырышкан авыл халкы кебек игелекле булып үссеннәр балалар да. Игелек юлында җан җылысы, әлеге күркәм гамәл дөньяны коткарыр, диләр бит!
Шулай итеп, «Атаңның гына улы булма, халкыңның да улы бул» мәкаленең мәгънәсен бөтен тулылыгы белән ачып, изге эш-гамәлләре белән авылдашларының хөрмәтенә лаек булмаслыкмыни?!
Тормыш иптәше белән Наҗия апа балаларын да бәләкәйдән үк битараф булмаска, җәмгыять эшендә актив булырга, спортны да яратырга үз мисалларында күрсәтәләр һәм буыннар дәвамлылыгы булып, шушындый ук тәрбиядә бугенге көндә җиде оныклары да үсеп килә.
Закировлар һаман күпләп малын да, кош-кортын да асрыйлар: «Авыл җирендә яшәгәч, малсыз яшәүне күз алдына да китерә алмыйбыз. Сарыкларыбыз да, мө-гезле эре терлек, кош-корты да бар, Аллага шөкер. Тырышкан кешегә юл ачык. Бары тик ялкауланмаска гына кирәк», – ди уңган гаилә әгъзалары бертавыштан.
Шуңа күрә дә өстәлләре мул, үзләре җитештергән ризыктан сыгылып тора. Йорттан күршеләре, туган-тумачалары өзелми. Балалары да гаиләләре белән туган нигезгә сукмакны өзмиләр. Һәркемне ачык йөз, тәмле тел белән каршы алалар Закировлар. Икең бердәм булып, тырышып, хезмәтне сөеп эшләсәң, тормыш гөрләп бара, ди алар. Бер-береңне ишетә белергә, аңларга кирәк. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк аларның. Бүгенге көндә дә бу гаилә яшәүнең мәгънәсен, тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып яши. Гомумән, тормышта куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык һәм шулай ук кайгыртучанлылык та кирәк. Ә Закировларның икесенә дә хас бу сыйфатлар.