

Бүгенге матур тормышны күрә алуларына шөкер итеп, Аллаһның бәхетле озын гомер биргәненә рәхмәтле булып яши өлкәннәребез. Туксан яшен тутырып, унынчы дистәсен ваклый башласа да, узган гомер юлларын яхшы хәтерли Мөхәммәтҗан Сөләймәнов.
Мөхәммәтҗан Казыйхан улы Берләч авылында гади колхозчылар гаиләсендә туган. Туган авылы мәктәбендә башлангыч белемне ала. Бәләкәйдән үк әти-әнисенә булышып, үз ихаталарында, колхозда эшләп үсә. Техникага хәвәслеген күреп, аны бәләкәйдән үк сабанчы, комбайнчы ярдәмчесе итеп эшләтә башлыйлар. Берләчтән Хәлил Габделхаков белән икесен Чалкак МТСына механизаторлык һөнәренә өч айлык курсларга укырга җибәрәләр. Хәлил укып кала, ә Мөхәммәтҗан абый фатирда торганга түләргә акчалата да, әйберләтә дә мөмкинлеге булмау сәбәпле, кире кайтып китә. Өч ай укыгач, Хәлил Берләчкә кайта, дүшәмбе көнне имтиханнар тапшырачакларын әйтә.
– Ул вакытта Берләчтә тракторчылар бригадасы бригадиры булган Шамил Фәттахов мине имтиханнар тапшырырга дип Чалкакка алып китте, – дип сөйли Мөхәммәтҗан абый. – Имтихан алучы рус кешесе, татарча белми, ә мин русча белмим. Шамил абый Чалкакка барганчы юлда миңа имтихан алучы нәрсә сораса да, белгәнеңне дә, белмәгәнеңне дә татарча сөйлә дә, сөйлә, туктап торма дип өйрәтеп барды. Имтиханда мин татарча сөйлим дә сөйлим. Имтихан алучы Шамил абыйга карый, ә Шамил абый баш кагып, “Дөрес сөйли”, – дип, русча тәрҗемә итә. Чөнки Шамил абый үзе техниканы яхшы белә. Мин шулай итеп имтихан биреп, механизаторлыкка таныклык алып кайттым. Бер ел тракторчы булып эшләгәч, мине урып-җыю чоры алдыннан Чалкак МТСына комбайн алырга җибәрделәр. Миңа 14 яшь иде комбайнчы булып эшли башлаганда.
Пенсиягә чыкканчы Мөхәммәтҗан Сөләймәнов җәен комбайнда эшли, урып-җыю бетү белән тракторга күчеп утыра, җир сөрә, кышка кергәч басудан салам тарттыра, урманнан агач ташый һәм башка эшләр башкара. Пенсиягә чыккач та әле күп еллар механизаторлык эшен дәвам итә. Эш дәверендә фотосы Ленин исемендәге колхозның Мактау тактасыннан төшми. Һәр елны эш йомгаклары буенча Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, кыйммәтле бүләкләргә ия була.
Үләй авылында яшәүче Данис Зарипов: “Үсмер чагымда Мөхәммәтҗан абыйда сабанчы, комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Ул техниканы яхшы белүче механизатор, үзе гадел,тәртипле агай иде. Безнең кебек яшьләрне яхшылыкка өйрәтүче үрнәк кеше булды”, – дип Мөхәммәтҗан абыйны мактап алды, рәхмәтен җиткерде.
Мөхәммәтҗан абый да бергә эшләгән хезмәттәшләрен хөрмәт белән генә искә ала.
– Минем хезмәттәшләрем механизаторлар Хәлил Габделхаков, Ясәви Маликов, тракторчылар бригадиры Фаязит Манапов, комплекслы бригадир Мулланур Мәгъсумов бигрәк әйбәт кешеләр иде. Аеруча, уборка вакытында шоферлар белән бик тә тату, күңелле эшли идек. Берләчтән Расих Гәрәев, Өлфәт Гайсин, Ильяс Маликов, Фәйзелкарам Ханнанов, Үләйдән Мәснәви Фәезов, Хәлил Әхмәтнуровлар белән бергә эшләдек, – ди Мөхәммәтҗан Сөләймәнов.
1959 елда авылдашы Тәнзилә Хәбибҗан кызы белән никахлашып, гаилә коралар. Тәнзилә апа: “Бәләкәйдән үк бергә уйнап үстек, яшь чагыбызда бергә йөрдек, инде менә 66 елдан артык бергә гомер сукмагыннан бергә атлыйбыз. Минем картым кебек яхшы ир сирәктер дөньяда. Уңган ир, балалар җанлы әти ул”, – дип мактап китте.
Биш бала – дүрт кыз, бер малай үстерәләр. Алар барысы да гаиләле, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Тугыз онык-оныкчалары бар, ә инде аларның да балалары дистәдән артык. Әти-әниләренең хәлләрен белешеп, ярдәмләшеп торалар. Уллары Салават та әтисе турында сөйләп үтте:
– Әти агач эше осталыгына, техникага бәләкәйдән үк өйрәтеп үстерде. Безгә, балаларына, әтинең дорфалыгы булмады. Дөрес тәрбия биргәннәре өчен әти-әнигә рәхмәтлебез.
Әлеге вакытта Тәнзилә апа һәм Мөхәммәтҗан абый уллары Салават белән киленнәре Гөлсинә тәрбиясендә бәхетле картлыкталар. Бу турыда сүз чыгаргач, киленнәре Гөлсинә: “Үзебез әти-әни тәрбиясендә түгелбезме икән? Алар ныклар әле, Аллаһка шөкер. Шундый биатай, бианай белән яшәгәнгә үземне бәхетле килен, алар тәрбиясендә үскән уллары Салават белән яшәгәнемә бәхетле хатын мин”, – диде.
Мөхәммәтҗан абыйлар күршеләре, авылдашлары белән дә әйбәт мөнәсәбәттәләр, алар алдында абруйлары зур. Яшь буынга үрнәк ул.