Җәмгыять
25 Июля , 15:56

Тукай авылы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләде

Бүген, 25 июль көнне, районыбызның гүзәл табигать почмагына сыенып утырган кечкенә Тукай авылы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләде. Бердәм, тырыш, уңган дигән данга ия булган авыл халкы бу истәлекле датаны үзенчәлекле, "Саумысыз, авылдашлар!" бәйрәме итеп оештырды.

Тукай авылы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләдеТукай авылы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләде
Тукай авылы үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләде


Тукайлыларның шатлыгын уртаклашып, район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Альмира Баһаутдинова, Бадрак авыл биләмәсе башлыгы Айгөл Муллаярова, мәртәбәле кунаклар авыл халкына тәбрикләү сүзләрен һәм ихлас җылы теләкләрен җиткерде.
Якташларның җырлары, биюләре, гармунда уйнаулары бәйрәмгә ямь өстәде. Мәйдан балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Алар өчен махсус уен-ярышлар да оештырылган һәм бүләкләр дә әзерләнгән иде.
Кунаклар пылаудан, кайнап торган самавыр чәйләреннән, мул табын сыйларыннан авыз итте.
Биредә һәркемгә: авылда яшәүчеләргә дә, Русиянең төрле почмакларыннан кайткан бәйрәм кунакларына да урын җитәрлек булды. Күпләр өчен хәтердән җуелмаслык истәлекле очрашуга әверелде бүгенге бәйрәм. Килгән кунаклар оештыручыларга, иганәчелек хезмәте күрсәтүчеләргә, ничә көннәр армый-талмый хезмәт куючыларга рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас