

Аның турында гәзитнең 1972 ел 8 июнь 69нчы санында язылган. Мәкалә “Отличник урманчы” дип исемләнгән (орфография һәм пунктуация саклана):
“Тәлхә Зарипов Казанцево лесничествосының Иске Бикмәт дачасында 12 ел инде урманчы булып эшли. Бу чорда лесхоз дирекциясе һәм башка җитәкчелектән бер вакытта да кисәтү алмады. Киресенчә, яхшы эшләве һәм үрнәкле тәртибе белән мактала һәм бүләкләнә килде. Мәсәлән, отличник урманчы значогы, В.И. Ленинның тууына 100 еллык юбилей медале,
Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр алды. Аның карамагындагы обход – бик яхшы сыйфатлы дигән мактаулы исемгә лаек була.
Урманчының беренче намус бурычы булып урманны – дәүләт карамагындагы бөтен халык байлыгын – аны законсыз кисүчеләрдән, әрәм-шәрәм итүләрдән һәм янгыннардан саклау һәм моның өчен бөтен кирәкле чараларны күрүдән тора. Шуның белән бергә, “бер төп киссәң, 10 төп агач утырт” дигән принцип киң кулланыла биредә. Үз бурычларын урманчы Т.Зарипов намус белән үтәп килә. Алдан профилактик чаралар күрү, халык арасында аңлату эшләре алып бару нәтиҗәсендә, аның карамагындагы обходта законсыз агач кисүләр елдан-ел кими бара. Соңгы елларда мондый кимчелекләр бөтенләй бетте. Янгыннан саклану эше дә яхшы куелган. Ирекле янгын дружинасы оештырылып, аның членнары янгын чыгу ихтималы булганда нинди чаралар күрергә, янгын сүндерергә кем нинди инвентарь белән эш итү турында һәрберсенә җиткерелгән. Кварталлар ут тиз кабынучы чүп-чар һәм коры чыбыклардан тазартылган.
Янгын юлын туктату полосалары, юллар, барлык просекалар таза тотыла. Урманга керү юлларында тәмәке тарту, ял итү урыннары эшләнгән. Урманнарны янгыннан саклау өчен кирәкле урыннарга язылып, аншлаглар куелган.
Агач утырту, утыртылган яшь агачларны 5 ел буена тәрбияләү эшләре дә биредә әйбәт бара. Әле тәрбияләүдән чыкмаган 100дән артык гектар яшь агачларның төпләрен йомшарту, чүп үләннәреннән тазарту эшләре алып барыла.
1972 елга 10 гектар агач утырту планы яхшы сыйфатлы итеп агротехник срокта үтәлгән. Хәзер аларны карау эшләре бара. Агач утырту һәм тәрбияләү эшләрендә даими эшләүчеләрдән Миннуллина Тәслимә, Ситдикова Разия, Зарипова Җиһанияләрнең эше мактауга лаеклы.
Әле алда тагын да зур бурычлар тора. Совет Социалистик Республикалар Союзы төзелүнең 50 еллыгын лаеклы каршылау өчен тагын да фидакарь эшләп, төрле тазарту, тәрбия эшләре үткәрү, 32 гектар аралап кисү, 10 гектар тоташ кисү, киләсе ел өчен агач утыртырга туфрак хәзерләү һәм агач орлыклары җыю планнарын үтисе бар урманчыларның.
– Алдагы көндә дә “бик яхшы сыйфатлы обход” дигән мактаулы исемне саклармын, – ди урманчы иптәш Т. Зарипов”.