Җәмгыять
24 Июля , 09:36

«Алга»ның 95 герое. 81. Гаден Ханов

Безнең район электән үк авыл хуҗалыгы районы булып исәпләнә. Советлар Союзы авыл хуҗалыгы алдында зур бурычлар торган: ашлык, ит, сөт җитештерүне арттыру, колхоз һәм совхозларның матди-техник базасын ныгыту.

Планнар һәм хисаплардагы бу коры саннар артында кешеләр – үзләренең көндәлек авыр хезмәтләре белән илнең азык-төлек иминлеген тәэмин иткән авыл хезмәтчәннәре торган. Шуларның берсе – “Алга”ның 81нче герое Гаден Ханов. Гаден абзый турында гәзитнең 1972 ел 3 август 93 санында “Хезмәт шавы” исеме астында язылган:

“Игенчене шатландырып, ашлыклар өлгерде. Басу өсләрен шаулатып эшләгән “кыр кораблары” гөрелтесе хезмәт симфониясе булып яңгырый.
...Сәгать көндезге 12ләр тирәсе. Партоешма секретаре Хәнәф Кыямов иптәш белән Кәшкәләү бригадасы басуындагы борчакны суккан комбайннар янына киләбез. Биредә 3 комбайн тезелешеп борчак тезмәләрен сугалар.

– Бераз чиерәк, азрак җилләгәнне көтәргә иде. Сугылмаган кузаклар калыштыра, – ди бункеры тулып туктаган СК-4 комбайнчысы Мөстәкыйм Әхәтов. Ул да булмады шофер Ришат Мостафин да ГАЗ-51 машинасында җилдереп килеп җитте. Кыска ял арасында парторг X. Кыямов иптәш агрегат членнарын колхозда урып-җыю барышы белән таныштыргач, алга кузгалдык.

Колхоз буенча беренчелекне бирмәгән яшь комбайнчы комсомолец Зәки Иргалиев янында тукталдык. Ул үзенең ярдәмчесе белән арышны тезмәләргә сала. Шушы көнгә барысы 270 гектарга якын арыш чапкан. Юкка гына аны колхозда “уңган комбайнчы” дип йөртмиләр шул! Ут кебек эшли.

Өченче бригадада эшнең кызган чагы. Арышның иң унган бер участогында комбайнчы Гаден Ханов ура. Тигез булып чабылган тезмәләр ишәйгәннән-ишәя бара. Ханов та башкалардан калышмый. Көнлек норманы ул 1 – 1,5 мәртәбәгә үтәп килә. 28 июльгә ул 195 гектар арышны тезмәгә салган. Колхоз буенча чыгарылган стена газетасында да аның турында мактау сүзләре язылган.

Бригада ындыр табагында да эш җитәрлек. Яңа кайткан борчакны учына алып тикшереп карагач, машинист Илһам Галиәхметов ярдәмчесенә җилгәргеч машинасының иләкләрен бераз күчерергә кушып безнең янга килде.

– Борчакта чүп бар быел. Шуның өчен бик игътибар белән генә җилгәрергә, борчакны чүпләрдән арчаларга тырышабыз, – ди ул.

Колхоз буенча урып-җыю эшләре бердәм башланды. Тезмәләр саны артканнан-арта, амбар алларында көшелләр зурая.

Беренче тезмәләр, беренче көшелләр! Һәрнәр-сәнең дә беренчесенә “төкле аягың белән!” – диләр бит.”

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас