Җәмгыять
24 Июля , 09:32

«Алга»ның 95 герое. 79. Бәһия Ханова

95 героебызның чираттагысы – Бәһия Ханова. Аның турында хә-бәрче М.Гыйләҗетдинов гәзитнең 1972 ел 7 март 30 санында язган, мәкалә “Гәрә кызы Бәһия” дип исемләнгән (орфография һәм пунктуация саклан).

““Сельхозтехника” район берләшмәсендә утызга якын уңган хатын-кыз эшли. Минем шулар арасыннан Гәрә буенда туып үскән Бәһия Ханова турында берничә сүз язасым килде.
Шушы максатымны мин аның үзенә белдердем һәм тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләвен үтендем. Ул: “Кешенекеннән кызыклы да, кызганыч та түгел, нәрсәсен сөйлисең аның”, – диде тыйнак кына. Әмма, үзең турында саран гына әйткән сүзләреннән мин аның гаять кызыклы тормыш юлы үткән кеше икәнен абайладым.

... 1942 ел. Сугыш... Әйе, ул көннәр, ул еллар һәркемнең хәтеренә тирән сеңгәндер. 17 яшьлек Бәһияне Бустанай авыл Советы башкарма комитетына секретарь итеп куйдылар. Башкача чара юк. Туган илне саклау өчен, көн саен авылдан унарлаган ир-егетләр яуга китеп кенә тордылар. Ә 1944 елда авыл Советы башкарма комитеты председателе Мансур Каюмовны да озаттылар. Бөтен җаваплылык Бәһия өстенә йөкләтелде. Көн саен туып торган мәшәкатьләрне башкарып чыгу өчен көчен кызганмады. Ялкынлы оештыручы, авыл халкының киңәшчесе, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашучы булды ул.

Менә җиңү бәйрәме килде. Хөкүмәт Бәһиянең хезмәтен дә онытмады, намуслы хезмәте өчен ул медаль белән бүләкләнде.

Иптәш Ханова районда төрле эшләрдә эшләп тәҗрибә туплады, ә 1952 елдан башлап “Сельхозтехника” системасында. Бүген ул “Сельхозтехника” район берләшмәсенең сату бүлегендә фактуровщица булып эшли. Аңа хәзер 47 яшь, ләкин ул һаман да яшь. Җәмәгать эшләрендә актив катнаша. “Сельхозтехника” ра-йон берләшмәсе янындагы хатын-кызлар советы председателе, профсоюз оешмасының культура секторы члены. Бу эшләрне дә ул җаваплылык белән башкара. Шуңа күрә Бәһия коллектив арасында ихтирам казана.

Җәмәгать һәм үз эшен төгәл үтәгәне өчен әледән-әле акчалата һәм мактау грамоталары белән бүләкләнеп тора.

Авыр елларда кабынган яшьлек ялкыны Бәһияне тагын да зур уңышларга чакыра.”

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас