Җәмгыять
23 Июля , 04:20

Гомер сукмагыннан парлап

Бер-береңнең кадерен белеп яшәү генә гаиләне тату, бердәм, бербөтен итә. Әнфидә Рәзиф кызы һәм Нәүзиф Сафа улы Мостафиннарның матур да, мәгънәле дә яшәүләренең төп сере шундадыр, мөгаен. 50 ел элек кавышкан бу пар күпләргә үрнәк. Дөньялары җитеш, тормышлары түгәрәк. Әлбәттә, моның өчен ныклы ихтыяр көче, тырышлык, үҗәтлек кирәк. Әнфидә апа белән Нәүзиф абыйның икесенә дә хас бу сыйфатлар.

Гомер сукмагыннан парлапГомер сукмагыннан парлап
Гомер сукмагыннан парлап

Икесе дә тырыш, ишле гаиләләрдә хезмәт тәрбиясе алып үскән, тормышка карашлары, уй-ниятләре туры килгән яшьләр балачактан бергә мәк-тәп юлларын узып, бер авылда яшәп, бер-берсен ошатып йөриләр.
Урта белем алганнан соң Әнфидә апа Ижау шәһәренә эшкә юллана. Анда ул электромеханик заводында хезмәт юлын башлый. Ике ел буена эшләгәч, әнисе чирләп китә, шуңа күрә яшь кызга туган авылына кайтырга туры килә. Газизен тәрбияләп аякка бастыргач, Әнфидә апа Борайда янгын сүндерү бүлегенә инструктор булып эшкә урнаша. Биредә берничә ел эшләгәннән соң аны “Росгосстрах”ка иминият агенты итеп эшкә чакырып алалар. Егерме дүрт ел буена шушы яраткан хезмәтендә эшләп, хаклы ялга чыга ул. Булачак тормыш иптәше Нәүзиф белән 1976 елның җәендә кавыша. Өйләнешү белән, әти-әниләренең теләгенә каршы килмичә, Дүсмәт авылына, төп йортка кайтып төпләнәләр. Әмма ләкин эш урыннары Борайда булгач, көн дә килеп эшләргә туры килә. Берничә ел шулай эшләп йөргәннән соң район үзәгендә өй сатып алып, күчәләр. Гаилә башлыгы да бәләкәйдән хезмәт йөген үз иңендә тартып үсә. Элеккеге Мәгъдән исемендәге колхозда алты яшеннән эшкә өйрәнә. Күпләрегездә алты яшьлек бала ничек инде колхозда эшли алсын дигән сораулар туар. Ул чорда менә эшләгәннәр икән шул.
– Әнием Разыя тракторчы, әтием комбайнчы булды. Шуңа күрә миңа да балачактан ук кул кушырып утырырга мөмкинлек булмады. Алты гына яшь чагымда сүрә тартырга эшкә баруымны бүгенгедәй хәтерлим. Сүрә тарту дигәнне хәзерге чор балалары бик аңлап та бетми инде ул. Олылар карамагында җигелгән атка махсус җепләр ярдәмендә печән төяү була. Мәктәп еллары вакытында да амбар алдында җәй буена эшли идек. Эштән башканы белмәдек. Армиядан кайткач та Мәгъдән исемендәге колхозда шофер булып эшли башладым. Аннары слесарь-аккумулятор-щик булып эшләдем, – дип гомер йомгагын сүтте Нәүзиф ага.
Менә шундый эшсөяр гаилә башлыгы янында Әнфидә апа да үзенең бәхетен табып, матур гаилә корып, өч балага гомер бүләк итеп яши. Олы уллары Олег – Нижневартовск шәһәрендә баш инженер, Радик та шушы шәһәрдә механик булып эшли. Ә төпчекләре Әнфисә Краснокама районының шәхси эшкуары. Ата-ана өчен балаларының тормышта үз урыннарын таба алуларын күрүдән дә зур бәхет юктыр, мөгаен. Мостафиннар да шушы бәхетнең тәмен татыган гаилә. Ә җәен исә аларның ихатасы оныкларының шат елмаюы белән шау-гөр килеп тора. Шулай матур итеп гаилә корып, аның җимешләрен та-туның сере турында Әнфидә апа болай ди: “Тату яшәү өчен бер-береңне аңларга, юл куярга, бер-береңә ихтирамлы булырга кирәк. Гаиләдә ата абруе югары булырга тиеш. Әти сүзе өстен булган, аңа хөрмәт белән караган гаиләләр нык була, балалар тормышта ныклы адымнар белән атлый. Безнең әни балаларын нәкъ шулай үстерде, рәхмәт аңа. Әти сүзе барыннан да өстен булды, ул өстәл артына утырмыйча, ризыкка кагылмадык. Башкача булырга мөмкин дә түгел, дип уйлый идек. Ә инде “хөрмәт булган җирдә бәрәкәт бар”, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Менә шушы юл белән мин дә атладым. Һәм бүгенге көнге тормышыма канәгатьмен”. Менә шундый ачык күңелле, бер-берсен ихтирам иткән Мостафиннарны күпләргә үрнәк итеп куярлык.

Автор:Гульназ Хузина
Читайте нас