

Кечкенә генә булса да кибетләр, монда бар да бар – азык-төлектән алып көнкүреш кирәк-яракка кадәр. Сатып алучыларның их-тыяҗларын яхшы белгәнгә, кибет киштәләрендә кирәкле товар һәрвакыт табыла. Авыл кешесе өчен бу бик мөһим, чөнки еракка чыгып йөрү һәркем өчен дә уңайлы түгел.
Рәфис Глимҗан улы тумышы белән Караидел районы Кызыл Үреш авылыннан. Туган авылы мәктәбен тәмамлагач, Бөре педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. Беренче курстан соң, яшь егетне армия сафларына чакыралар. Туган якларына кайтып, укуын дәвам итә. Кулына диплом алган яшь белгечне Карабай авылына юллама белән укытырга җибәрәләр. Ике ел физика укыткач, Рәфис районның эчке эшләр бүлегенә участок уполномоченные булып эшкә керә, аннары тикшерүче була. Читтән торып Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлый. Бүгенге көндә дә район халкына төрле юридик хезмәтләр күрсәтә.
Рәфис Глимҗан улының сәүдә белән бәйләнеше көтелмәгәннән килеп чыга.
– Салым инспекциясендә эшләгәндә Тугай авылындагы кибетне ябарга җыендылар. Сәү-дә өлкәсендә бер генә тамчы да тәҗрибәм булмаса да, бу эшне үземә йөкләтеп алдым. Баштарак икеләнсәм дә, тәвәккәлләп ризалаштым. Шулай итеп, инде 18 елдан артык бу өлкәдә эшләп киләм. Өлкән яшьтәге кеше көндәлек кирәк-яраклар өчен ерак юлга чыгып китә алмый бит. Шуңа күрә Тугай авылындагы беренче магазиннан соң, район үзәгендә дә “Агыйдел” дигән кибет ачып җибәрдек. Эшләр көйләнеп кит-кәч, Каенлык авылында да кибет барлыкка килә. Бүгенге көндә өч магазинда биш сатучы чиратлап эшли. Тагын берничә авылда бар иде магазиннар. Кызганычка каршы, сатучылар юклыктан, аларны ябарга туры килде, – ди эшкуар.
Рәфис Глимҗан улы сәүдә һәм юридик хезмәтләр күрсәтү белән генә чикләнми, ул агачтан матур итеп сыннар да ясый. Тагын бер яраткан шөгыле – балык тоту. Эшендә дә мактаулы, гаиләдә дә бәхетле ул: тормыш иптәше Чулпан Фәвзәви кызына – тугры һәм ышанычлы юлдаш, кызларына – иң яхшы, яраткан әти.
Чынлап та, авылларда ки-бетләр булуы халык өчен бик уңайлы. Өйдә тозың, шикәрең яки маең бетте исә, тиз арада барасың да аласың, берничә дистә чакрым барырга да кирәкми.
– Эшебез авылда булгач, бик уңайлы. Әлбәттә, безнең эштә кешеләр белән эшли белергә дә кирәк, һәркемгә аерым якын килә белү мөһим. Без сатып алучыларга ошый торган товарны тәкъдим итәргә тырышабыз. Ассортиментны халык соравы буенча үзебез төзибез. Халык кибетләрнең эшләвеннән канәгать һәм шат, – диләр биредәге сатучылар. – Төп сатып алучылар – район үзәгенә кибеткә йөрми торган өлкән яшьтәге кешеләр, ә хәзер җәйге каникулларга һәм ял итәргә аларның балалары һәм оныклары кайта, еш кына кибеткә керәләр. Бездә һәрвакыт киң ассортиментта азык-төлек, көнкүреш химиясе, йорт өчен кирәк-яраклар бар. Без заказ буенча бик күп товар кайтартабыз, һәр сатып алучыга ярарга тырышабыз. Авылда өлкән яшьтәге кешеләр даими яши, кайберләренә кибеткә йөрү авыр, аларга күршеләре ярдәм итә – кирәк әйберләрен алып кайтып бирәләр. Бездә игелекле һәм ярдәмчел кешеләр яши. Халыкка кибет кирәк, шуңа күрә эшлибез дә.
Авыл кибетләре үзенә бер төрле булуы белән аерылып тора, монда кешеләр нәрсәдер сатып алыр өчен генә түгел, аралашырга һәм хәбәрләре белән бүлешергә дә килә. Шулай итеп, кибет сатучыга эш урыны булса, авыл халкы өчен үз ихтыяҗларыңны канәгатьләндерү дә.
«2025 ел йомгаклары буенча Башкортстан Республикасында 151 меңгә якын кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, без Идел буе федераль округында – икенче һәм Русия Федерациясендә тугызынчы урында. Республика Русия төбәкләре арасында үз позициясен бер баскычка яхшыртты».
Радий Хәбиров, төбәк Башлыгы.
«Безнең районда төрле юнәлештә үз эшләрен ачып, район халкын хезмәтләндерүчеләр бик күп. Шулай да, хакимияттә узган инвестсәгатьләргә заман белән бергә атлаучылар бик күп килә. Бигрәк тә яшьләр төрле юнәлеш буенча мөрәҗәгать итә. Без аларның һәрберсенең планын карап чыгып, ярдәм итәргә, үз эшләрен ачарга булышабыз».
Альмира Баһаутдинова, район хакимияте башлыгының инвестицияләр, эшкуарлык һәм икътисад
буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы.