

Красильниковлар гаиләсе – хезмәтне, иҗатны һәм туганнар турында кайгыртуны ничек гармонияле рәвештә берләштерү үрнәге. Аның һәр әгъзасы үз эшендә уңышлы гына үсеп калмый, яңа казанышларга ирешү юлында бер-берсенә ярдәм итеп, мавыгуларга да вакыт таба.
Юрий Сергеевич «Башнефть» компаниясендә оператор булып эшли. Төп һөнәре булуга карамастан, ул башка өлкәләрдә дә чын талантларга ия. Буш вакытларында Юрий рәхәтләнеп гаилә өчен пешерә, өйдәгеләрне кулинария шедеврлары белән гаҗәпләндерә, шулай ук өй ремонты белән шөгыльләнә. Аның ярдәмендә йортта һәрвакыт уңайлы һәм барысы да тиешенчә эшли.
Инга Валерьевна Борай үзәк район дәваханәсендә гомум практика табибы һәм балалар эндокринологы булып эшли. Аның эше югары җаваплылык, тирән белем һәм сизгерлек таләп итә. Эштән тыш Инга үзенең иҗади сәләтләрен ача: ул, якыннарын һәм дусларын сөендереп, искиткеч тортлар пешерә, бию коллективында шөгыльләнә, анда ул хореография осталыгын камилләштерә.
Красильниковлар биш бала тәрбиялиләр. Балаларның һәр-берсе инде үз талантларын күрсәтә. Олы кызлары Лиза сигезенче сыйныфны тәмамлады. Кечкенәдән үк ул эстетик гимнастика белән шөгыльләнә. Моннан тыш, Лиза «Идел» бию коллективында да шөгыльләнә. Анда ул пластика, ритм һәм артистлык хисләрен үстерә. Икенче кызлары Вика алтынчы сыйныфны тәмамлады, фортепиано һәм хор җырлау буенча икенче класска йөри. Параллель рәвештә Вика «Дуслык» бию коллективында шөгыльләнә, хореография күнекмәләрен камилләштерә. Уллары Саша икенче сыйныфны тәмамлады, хоккей белән мавыга. Гаиләнең иң кече әгъзалары – Катя һәм Рита – балалар бакчасына йөриләр.
Фәюршиннар гаиләсен дә Борайда белмәүчеләр сирәктер.
Луиза Федоровна Борай авылының беренче санлы мәктәбендә укытучы булып эшли. Ул җәмәгать тормышында актив катнаша, шул исәптән балалары белән сайлауларга йөри, бу аның гражданлык позициясе турында сөйли. Луиза спорт белән, аерым алганда, чаңгы ярышлары һәм өстәл теннисы белән шөгыльләнә. Ул балаларны тәрбияләүгә һәм гаилә турында кайгыртуга зур игътибар бирә. Гаилә башлыгы Фәдис Фәнис улы «Нур» сәүдә йорты кибетендә сатучы-консультант булып эшли. Буш вакытларында ул төзелеш белән мавыга.
Фәюршиннар гаиләсендә биш бала үсә. Олы уллары Исмәгыйль беренче мәктәпнең дүр-тенче сыйныфын тәмамлады. Ул спорт белән шөгыльләнә, ирекле көрәш һәм агачка уеп ясау белән мавыга. София да шул ук мәктәпнең икенче сыйныфын тәмамлады. Ул – уку алдынгысы, йөзәргә, пешеренергә һәм рәсем ясарга ярата. Алты яшьлек Нурислам белән биш яшьлек Нуриман «Кояшкай» балалар бакчасына йөриләр. Алар да спорт белән мавыга һәм ирекле көрәш белән шөгыльләнә. Ә гаиләнең иң кече әгъзасы Хәбиб 2025 елда туган, аңа нибары тугыз ай гына.
Районыбызда тагын бер матур пар – Мәрдановлар гаиләсе яши. Бүгенге көндә гаилә башлыгы Илмир Илдус улы район хакимиятендә комендант булып эшли. Ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәтә һәм күп тапкыр СВО зонасына гуманитар ярдәм илтә. Аның хатыны, Эльвина Феликс кызы, Борай почтамтында хезмәткәр, бүгенге көндә декрет ялында. Мәрдановлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Олы уллары Илназ икенче санлы гимназиянең 10нчы сыйныфын тәмамлады. Ул спорт, бигрәк тә армрестлинг һәм авыр атлетика белән мавыга, укуда тырышлык күрсәтә. Морат җиденче сыйныфны тәмамлады, журналистика түгәрәгенә йөри һәм шулай ук яхшы укый. Мансур өченче сыйныфка күчте һәм футбол белән шөгыльләнә, укуда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә. Кече уллары Булат “Йәйгор” балалар бакчасына йөри. 2024 елның көзендә Мәрдановларның гаиләсен шатландырып кызлары Амилия туа.
Балалар әти-әниләренә хуҗа-лык һәм йорт эшләрендә булышалар, шулай ук сеңелләрен дә карашалар. Мәрдановлар өчен иң мөһиме – гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре. Аларның өендә үзара аңлашу, бер-берсен хөрмәт итү һәм ярату хөкем сөрә.
Шулай ук, күптән түгел генә, якыннарының мәхәббәте һәм ярдәме, ата булуның лаеклы үрнәге өчен Илмир Илдус улы Башкортстан республикасының Иҗтимагый палатасы дипломы, «Әти батырлыгы» иҗтимагый бүләге, 69457 «Кедр» хәрби бүлегенең шәхси составыннан һәм командиры подполковник Гринченконың Рәхмәт хаты бе-лән дә бүләкләнде.
…Менә шундый ишле гаи-ләләр яши Борайда. “Бала тудымы, өйдән тәртип, тынлык, чисталык чыгып кача һәм Бәхет килеп урнаша”, дигән кызыклы фикер бар. Ә Красильниковлар, Мәрдановлар белән Фәюршиннарның андый бәхетләре бишешәр.