Җәмгыять
16 Июля , 09:19

78. Ибрай Әхмәтшин

Гәзитнең элеккеге саннарын караганда бер фотога тап булдым. Андагы ир-атның XX гасырның иң күренекле шагыйре, Совет әдәбияты классигы, Көмеш гасырның иң танылган вәкилләренең берсе Владимир Маяковский белән гаҗәеп охшашлык таптым. Бу безнең чираттагы герой – Ибрай Әхмәтшин. Аның турында язма “Алга”ның 1972 ел 13 апрель 46 санында басылган (орфография һәм пунктуация сакланган).

78. Ибрай Әхмәтшин78. Ибрай Әхмәтшин
78. Ибрай Әхмәтшин

Авторы – хәбәрче К.Сабиров:
“Бөек Ватан сугышы елларында Ибрай 10 яшьләр чамасындагы малай иде. Семьяда 6 бала. Шуңа күрә бик яшьли эшли башларга туры килде. Шахтада төяүче-машинист булды, башка төр һөнәрләрне дә татып карарга туры килде. Әнә шулай дүрт ел эшләгәннән соң, Ибрай Әхметшин Калмык МТСына кайтып башта моторист, аннан сварщик эшенә өйрәнде.
Сварщик эше Ибрайның башка һөнәрләренә караганда күңеленә хуш килгәне булды. “Заря” колхозына кайткач та ул бу һөнәрен ташламады. Менә шушы еллар эчендә Ибрай Әхметшин колхозның мактаулы эшчесенә әверелде. Һәр төрле төзелеш эшләрендә, техника ремонтында аның кулы тимәгән җир юктыр.
Әхметшин сварщик кына түгел, кирәк икән слесарь да, тимерче дә, балта остасы да була белә. Кайсы гына эшкә тотынса да барын да җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп башкара.
Ял вакытларында дөнья, культура яңалыклары белән кызыксына, бик күп төрле газета-журналлар алдыра. Балаларын тәрбияләүне дә онытмый ул. Шуңа күрә балалары берсеннән-берсе тәртипле, үрнәкле.”

 

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас