Җәмгыять
16 Июля , 09:16

77. Фәнүзә Гыйльметдинова

Бүгенге җитеш тормышыбызга шөкер итеп яшибез. Шушы уңайлыкларны вакытында безнең райондашларыбыз тудырган.

Шуларның берсе – колхозара төзелеш оешмасы мастеры Фәнүзә Гыйльметдинова. Аның турында мәкаләне гә-зитнең 1972 ел 1 май 54 санында таптым (орфография һәм пунктуация сакланган):
“Колхозара төзелеш оешмасына барсаң, яңа төзелешләрне күреп шатланасың. Заманча төзелгән ике катлы таш йортлар да, бер-бер артлы тезелеп, тулы урам хасил иткәннәр хәзер.
– Безнең төп төзелеш объетлары колхозларда, – дип сөйләп китте партоешма секретаре Фәрит Фазлыев. – Ә биредә производствоның иң кайнаган урыны – кирпеч һәм тимер-бетон заводлары, анда төзелеш материаллары җитештерәбез. Май алды социалистик ярышында бу коллективлар үзләрен сынатмадылар, – дип, фикердәшем мине Фәнүзә Гыйльметдинова белән таныштырды.
Фәнүзә – тимер-бетон изделиеләре заво-дының өлкән мастеры. Бу тәбәнәк кенә буйлы яшь хатынның түгәрәк йөзе җил һәм кояштан карала төшкән. Аңны җитез хәрәкәтләрендә, ашыкмыйча, төпле итеп сөйләшүендә үз эшен яратып башкаруы һәм производствоның бөтен нечкәлекләрен яхшы белүе сизелеп тора. Бәхетемнән, ул сөйләшүгә дә ачык булып чыкты. Төзелеш идарәсеннән чыгып, заводка барганда ук мине үзләренең эшләре белән таныштырып өлгерде.
– Безнең завод чыгарган төп продукция шушы инде, – дип, штабельгә ыспай гына өелеп куелган ап-ак тимер-бетон плиталарны күрсәтте. Болары ПКЖ, ягъни фермаларның һәм йортларның түшәмнәрен ябуга китә торган материаллар, заводта тагын фундамент өчен блоклар, тоташтыручы бруслар, культуралы көтүлекләрнең баганалары, юлга җәю өчен плиталар һәм башка төрле төзелеш кирәк-яраклары җитештерелә.
Без заводтагы эшләр белән танышып йөрегән арада гына эшчеләр мастерга дистәләгән сораулар белән килделәр. Аларның һәммәсе дә ашыгыч. Ләкин Фәнүзә Гыйльметдинова, шунда ук кирәкле күрсәтмәләрне биреп, аларны хәл итә бара. Үз эшен яхшы белүенә һәм заводта һәркем хуҗа итеп аны олылавына гаҗәпләнеп: “Сез мастер һөнәренә кайда өйрәндегез соң әле?” – дип сорамый булдыра алмадым.
– Кайда дип ни... төзелеш техникумында. Аннары Свердловскида тимер-бетон изделиеләре заводында ике ел мастер булып эшләдем. Билгеле, күбрәк нәрсәне практик эштә өйрәнәсең.
Әйе, эш һәм тормыш – үзе укытучы. Фәнүзә дә шактый зур эш һәм тормыш юлы үткән. Ул туган авылы Яңа Тазларда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ике ел колхозда төрле эшләрдә эшләгән. Аннары Свердловскидагы төзелешләрдә гади эшче булып эшләгән. Ләкин белемгә омтылучан яшь кыз югалып калмый, тырышып укып, кичке төзелеш техникумын тәмамлап, мастер дәрәҗәсен алуга ирешә.
– Эшләгән урыным һәм тормышым бик әйбәт булса да, туган якларга кайтасым килде, әнием дә монда яши, – ди Фәнүзә. – Кайтуыма һич тә үкенмим. Монда эшләве бик күңелле, кешеләр дә әйбәт.
Тимер-бетон заводы эшчеләре I квартал планын икеләтә үтәгәннәр. Апрель аенда да 275 кубометр урынына 300 кубометр продукция җитештерелгән. Заводта әле төзелеш эшләре дә бара. Завод һәм андагы эшчеләр коллективы белән бергә яшь коммунист мастер Фәнүзә Гыйльметдинова да ышанычлы рәвештә үсеш юлыннан бара.”

Автор:Зәһинә ИБӘТУЛЛИНА
Читайте нас