

Бәйрәм программасы бай, кызык-лы һәм төрле булды: кунаклар өчен район оешмалары тарафыннан тематик мәйданчыклар эшләнде, анда алар өчен осталык дәресләре, викториналар, фотозоналар әзерләнгән иде, шулай ук уеннар һәм конкурслар да оештырылды.
Бу көнне, әлбәттә, районыбызның алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче гаиләләр зурланып, игътибар үзәгендә булдылар. Тигез парлар булып, яшьлектә кабынган сөю дәртен сүндермичә, озак еллар бер-берсенә терәк, таяныч һәм яклаучы булып яшәгәннәр байтак безнең районда һәм аларның мондый матур юбилеен шушындый тантаналарда билдәләп үтү безнең гореф-гадәтебезгә әверелде. Район хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев һәм аның беренче урынбасары вазыйфасын башкаручы Марат Ахунов аларны бәйрәм белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен җиткерделәр.
– Гаиләләр ныклы булса, илебез дә көчле була. Шуңа күрә сез һәркайсыгыз – яшьләр өчен чын үрнәк. Ярты гасырдан артык вакыт дәвамында бер-берегезгә таянып, мәхәббәтне саклап яшәү – зур бәхет һәм олы хезмәт нәтиҗәсе ул. Тормышның авырлыкларын да, шатлыкларын да уртаклашып, гаилә ныклыгының, тугрылыкның һәм сабырлыкның үрнәген күрсәтәсез. Мондый гаиләләрдәге татулык, үзара хөрмәт – безнең район горурлыгы, – диде үзенең чыгышында Рушан Кадим улы.
Аннары район җитәкчеләре алтын туйларына җиткән Зөһрә һәм Рәүдәт Исламовлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тантаналы төстә тапшырдылар. Кызганычка каршы, Рәүдәт Шәйхулла улы сәламәтлеге торышы буенча әлеге чарада катнаша алмады. Шулай ук сәхнә түренә бүләкләү өчен Кузбай авылында яшәүче, быел 9 июль көнне үзләренең бриллиант туйларын каршылаган Заһидә белән Зөфәр Гариповлар, Борайдан 50 ел бергә матур гомер иткән Әнфидә белән Нәүзиф Мос-тафиннар һәм Гөлсимә белән Виктор Зиннәтуллинар гаиләләре чакырылды. Бу парлар гаилә изге икәнлеген танып, үз мисалларында яши-яши аңлаганнар, шаулатып дөнья көткәннәр, еллар авырлыгына да карамыйча нәсел агачын дәвам итеп, акыллы, тәүфыйклы, мәрхәмәтле балалар үстереп, киләчәккә өмет белән караганнар. Һәр мизгелдә бер-берсенә терәк, кирәк булып, кайгыда да, шатлыкта да җан жылысын тоеп яши белгәннәр. Шуңа күрә әлеге мөхтәрәм парларыбыздан үрнәк алып, бер-береңә юл куеп, бер-береңне ишетеп яши белергә кирәк.
Чара барышында әлеге гаиләләрнең үзләренә дә сүз бирелде. Алар ихлас рәхмәтләрен белдерде, ә кайберләре хәтта үзләре язган шигырьләрен дә бүләк итеп, укып үттеләр һәм аннары бәхетле ханымнар матур чәчәк бәйләмнәрен күкрәкләренә кысып, ир-ләре исә истәлеккә бирелгән кадерле бүләкләрен күтәреп, рәхмәт хисләренә уралып таралышты.
Арытаба сәхнәгә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр күтәрелде. Бәхет акчада да, аның күләмендә дә түгел – гаиләдә, ә гаилә бәхете – балаларда. Венера һәм Радис Хуҗиннар, Ирина һәм Илдар Миңнеәхмәтовлар,
Лилия һәм Евгений Бадамшиннар, Гөлшат һәм Алик Нуретдиновларда бу бәхет башка гаиләләргә караганда шактый күбрәк. Әйе, ишле гаиләдә балаларның эшсөяр, тырыш, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүе күптән билгеле. Бу гаиләләрдә дә нәкъ шулай. Аларга карыйсың да, «Күпбалалы булу – зур бәхет!» дигән сүзләрнең хак булуына тагын бер инанасың. Әлеге тату гаиләләр дә шулай ук зурланып, тантаналы рәвештә Рәхмәт хатлары һәм сертификатлар белән бүләкләнделәр.
Бу кичәдә шулай ук коляскалар парады узды. Анда катнашучылар тамашачыларга иң креатив, иң гадәти булмаган, һәм оригиналь коляскалар тәкъдим иттеләр. Барлык парадта катнашучы гаиләләргә сертификатлар тапшырылды.
Әлеге тантанада Ватаныбызны саклаучыларга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә-ләренә аерым игътибар бирелде. Шулай итеп чараның янә бер үзәк һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч мизгеле – дәүләт бүләкләре тапшыру булды. Рушан Кадим улы Батырлык орденын (һәлак булганнан соң) Радик Гыйлемшинның әтисе Әнис Рәсим улына тапшырды. «Кыюлык өчен» («За храбрость») медале белән Рәзиф Ә. бүләкләнде.
Шулай ук бу көнне тыныч киләчәк төзергә әзер булып, тулы көч белән өйләренә кайткан демобилизацияләнгән егетләр дә хөрмәтләнделәр. Чөнки алар-ның хезмәте – батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып тора.
Районыбызның яшьләре, активистлары һәм волонтерлары да, әлбәттә, читтә калмады бу бәйрәм көнне. Нәкъ менә алар, тулы энергияле, һәрвакыт алга омтылучы яшьләр, районның, республиканың һәм тулаем илнең үсеш перспективаларын билгелиләр. Аларның уңышлары төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Бәйрәм кичәсендә безнең редакция коллективы тарафыннан да тематик мәйданчык эшләде. Теләге булган һәркем районның «Алга» гәзитенә редакциядән килеп алу шарты белән язылу рәсмиләштерә алды. Шулай ук әлеге чарада битараф булмаган якташларыбыз чираттагы мәртәбә «Игелекле подписка» акциясенә кушылып, мохтаҗларга «Алга» гәзитенә язылу бүләк итеп, изге эшнең бер өлеше булдылар. Шул ук көнне язылучылар арасында редакциядән приз уйнатылды. Бүләкне Илшат Әхмәтов отты. Без һәр гәзит укучыбызга рәхмәт белдерәбез. Бернигә дә карамастан, сез безнең белән каласыз, ә без, үз чиратыбызда, сезнең өчен һәр номерны яратып әзерләячәкбез.
Чара дәвамында сәхнәдә районның ансамбльләре, музыкаль төркемнәре һәм бию коллективлары чыгыш ясап, бәйрәм һәм шатлык атмосферасы тудырдылар. Чакырылган артистлар – Рәфис Кәлимуллин, Рамил Вәлинуров һәм Рөстәм Хәсәнов шулай ук бәйрәмгә ямь өстәп, тамашачыларны куандырдылар. Сәхнә янында чараның иң кечкенәләреннән алып иң өлкән кунакларына кадәр күңел ачып, биеделәр.
Мондый чаралар буыннар бәйләнеше өчен яхшы мәйданчык булып тора: бәйрәмдә балалы гаиләләр дә, яшь активистлар да, тәҗрибә уртаклашучы өлкән буын вәкилләре дә бар иде бит. Шушындый форматлар кунакларның күңелен ачарга гына түгел, ә мөһим әйберләр – гаилә кыйммәтләре, патриотлык, яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм дәвамчанлык турында сөйләшергә дә ярдәм итә. Бу вакыйга төрле буыннарның үзара бәйләнештә булуының, бер-берсеннән өйрәнүләренең һәм бергә киләчәкне булдыруларының күркәм үрнәге булды.