Җәмгыять
13 Июля , 11:40

Сагынып кайттыгызмы, сабакташлар, кыңгыраулы мәктәп елларын?

Сагынып кайттыгызмы, сабакташлар, кыңгыраулы мәктәп елларын? Сагынып кайттыгызмы, сабакташлар, шаулап үткән яшьлек елларын? Шундый сүзләр белән башланды безнең сыйныфташлар белән очрашуыбыз.

Сагынып кайттыгызмы, сабакташлар, кыңгыраулы мәктәп елларын?Сагынып кайттыгызмы, сабакташлар, кыңгыраулы мәктәп елларын?
Сагынып кайттыгызмы, сабакташлар, кыңгыраулы мәктәп елларын?

Мәктәпне тәмамлауга да 50 ел узып киткән. Аздырмы бу, күптерме, әйтүе авыр. Әмма еллар узган, безнең чәчләргә дә чал төшкән, күбебез инде үзебез әби-бабай булган, шактый гына тормыш тәҗрибәсе туплаган. Биш дистә елдан соң классташлар белән очрашу – зур вакыйга. Бер күрешү – үзе бер гомер.
Без Мулла, Әҗәк, Алдар, Шүнәк, Шабай, Әүдәрәшбаш авыллары укучылары Борайның икенче санлы мәктәбен тәмамлап, илебезнең төрле почмакларына таралдык.
Хәтер йомгагын сүтә-сүтә, күңелле мәктәп елларын, беренче укытучыларыбызны искә алып, үзебезнең балачак, яшьлек елларына әйләнеп кайттык.
Безнең буын кешеләре, сыйныфташларым, намуслы хезмәт итеп, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнеп, Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп, олы тормыш юлы үткән кешеләр. Алар арасында хәрбиләр, укытучылар, сатучылар, шоферлар, гомумән, төрле һөнәр ияләре бар.
Безнең класс бик үзенчәлекле булды, һәркайсыбыз катлаулы тормыш юлында үз урынын, үз сукмагын тапты. Шушы датаны билгеләр өчен без, сыйныфташлар, үзебез укыган мәктәпкә – гимназиягә җыелырга булдык.
Матур очрашу хисләре безнең күңелләрне тибрәтте. Һәрберебезнең уе бер – имин, тыныч булсын иде дөньялар, лаеклы буын үссә иде алмашка.
Бу күңелле очрашудан барыбыз да зур канәгатьләнү алып, тагын шулай очрашырга сүз куешып таралыштык. Без үзебезгә бик зур рухи азык алдык дип әйтсәк тә, ялгыш булмас. Киләсе очрашуларга кадәр, классташлар, яшьтәшләр, замандашлар!

 

Автор:Вәсимә Хөсәенова, Мулла авылы
Читайте нас