

Чәчәкле җәй айлары ул җиләк-җимеше белән генә түгел, шундый матур очрашулары белән дә кадерле. Бер уйласаң, яшь гомерләр аккан сулар кебек ага да китә икән, дуслар. Юкка мени кеше гомерен ашыгып аккан елгага тиңлиләр. Еллар аша сары сагышлар безне туган якка, сабакташлар белән очрашу кичәләренә дәшә башлый. Әгәр инде очрашуга чакырсалар, ашкынып кайтабыз, бигрәк тә мондый очрашулар туган яктан читтә яшәгәннәр өчен бик тә кадерле һәм мөһим. Шәхсән миңа үземә, Борай килене һәм оныгы буларак, Борай мәктәбендә уку бәхете тимәде. Әмма, тормыш иптәшем Викторның сабакташлары белән соңгы елларда биш ел саен очрашып йөрү, тора – бара ел саен очрашу, үземне дә аларның бер сабакташы кебек итеп тоюга этәргеч булды. Еш күрешеп тору ул кешеләрне якынайта икән. Менә быел да без, 1971нче елгы чыгарылыш укучылары белән 55 елдан соң очрашуга җыелдык. Еллар аша атлаганда, гомер агачыбызның яфракларын усал вакыт җил-ләре берәм-берәм өзгәли башлады да инде. Араларда кемнәрдер бар, кемнәрдер юк...
Очрашу беренче санлы мәк-тәптән башланды. Мәктәп директоры Арсланов Азат Касыйм улы безне бик җылы каршылады. Коридор буйлап сәяхәттә йөреткәч, шушы сыйныфның балачакта укыган кабинетына алып керде. Мәктәпнең бүгенге яңалыклары белән таныштырды. Ә инде үзеңне парта артында тою безне һәммәбезне гүя үсмер елларыбызга алып кайтты. Миңа исә, хәзер генә кыңгырау шалтырар да, безнең тәүге укытучыбыз килеп керер кебек тоелды... Шундый моңсу уйлар һәр сыйныфташның күңелендә дә бөреләнгәндер. Әлбәттә, үзләрен укыткан яраткан укытучылары турында да җылы истәлекләр яңартылды. Мин үзем дә, әңгәмәдән читтә калмадым, шушы беренче мәктәпкә багышлап язган шигыремне укып ишеттердем һәм балалар өчен язган китабымны бүләк иттем.
Менә шулай, тагын кың-гыраулы мәктәп ишеген ачып, күңелгә матур хатирәләр алдык. Ә аннары инде мәктәп алдында бүгенге истәлекле көнне еллар аша сагынып карар өчен, сабакташлар белән фотога төштек. Без инде очрашуыбызның икенче пәрдәсен ачарга “Тәмле” кафесына юлландык.
Очрашуны оештыручыларга берничә җылы сүз әйтми китү дөрес булмас иде. Әйтик, безнең шушы очрашуларны оештыручыбыз, беренче мәктәпнең хаклы ялдагы укытучысы Кадрия Мифтахова үзе. Ул инде бүген дә яшьлегендәге кебек ут кыз булып калган, һәр вакыйганың уртасында кайный, яхшы оештыручы да, һәр сабакташына изге күңелле дус та. Аның белән бергә берничә сабакташы да һәрчак шушы очрашуларның уртасында булучан. Иң активлары дип Зиния Абрарованы әйтер идем. Шулай ук Борайда яшәүче, бүген дин юлына баскан хөрмәтле муллабыз Кадим Дәүләтгәрәев тормыш иптәше Тәнзифә белән, Флүрә һәм Рафас Шәйдуллиннар һәр очрашу әзерләгәндә ярдәм кулын сузалар. Һәм, әлбәттә, күршебез Фларик Раянов очрашу була калса, төрле тарафларга чәчелгән сабакташларга хәбәр юллауда бик тә актив. Тагын бер актив сабакташыбыз – Лилия Масгут кызы Шәйхетдинова. Ул инде һөнәре буенча укытучы, һәрчак тормыш иптәше Рәис әфәнде белән бергә кайталар. Бу гаилә шушы сабакташлар очрашуына бер матур бизәк, җылылык өсти. Чөнки алар, башкалардан аермалы буларак, җырлы-моңлы һәм зур эшләр белән мәшгуль гаилә. Өстәвенә, гаилә башлыгы гармунчы һәм бик оста җыр- чы да.
Кадрия ханым бәйрәмне үзенчәлекле һәм истәлекле итә белә инде ул. Әйтик, бу юлы да ул үз репертуарында калган. Матур итеп истәлеккә ерактагы мәктәп елларында төшкән фото-рәсемнәрне җыеп, альбомнар алып, һәрберсенә ничә еллар җыелган фотоларны эшләтеп салып, сыйныфташларына серле, истәлекле матур бүләк эзер-ләгән.
Ә инде сабакташлар арасында һөнәрләре белән кем генә юк? Укытучылар, авыл хуҗалыгы белгечләре, бизнесмен, фермер, Себер якларында көч салганнар күп һәм төрле җитәкче вазыйфасында эшләп ялга чыкканнар да бар.
Менә шулай, матур җылы дулкыннарда бәйрәмебез җыр-бию, мәзәкләр, уеннар, һәм үткәннәрне искә алу белән үрелеп барды. Аннары Геройлар аллеясенә кереп, Вострецов һәйкәле янында, әтиләребез, дәү әтиләребез үткән Ватан сугышын искә алып, чәчәкләр салдык. Һәммәбез дә бу очрашудан кәефе булып, җанда рухый азык, яшәү көче артуын тоеп кайтып киттек.
Беренче мәктәпкә
Бораебызда безнең өч мәктәп
бар,
Өчесе дә матур, кадерле.
Әмма беренчесе, борынгысы
Өзеп тора минем бәгырьне.
Шушы иске мәктәп минем өчен
Иң матуры, иң-иң яңасы!
Нигә кадерле ул минем өчен?
Мин бит башка якның баласы!
Чөнки безнең Зиннәтуллин нәселе
Монда алган аң һәм гыйлемне.
Бүгенге күзлектән карый калсак,
Улларым югары белемле!
Җыелышка бик яратып йөрдем,
Дәрескә дә кереп утырдым.
Рухи азык алып, дәфтәремә
Шигырьләр язарга тотындым!
Диварларда торды фотолары,
Мактадылар минем улларны.
Хәзер менә сагынып искә алам,
Улларым укыган елларны!
Укытучыларны зурлап, исемнәрен
Алтын хәреф белән язар идем.
Кулларымнан килсә, түшләренә
Саф алтыннан орден тагар идем!
Шушы мәктәп турысыннан
үтсәм дә,
Дулкынлану хисе кичерәм.
Улларымны шул мәктәпкә илткән
Елларымны искә төшерәм!