Җәмгыять
9 Июля , 10:24

Яраткан эш – ярты бәхет

Авыр сугыш елларында да бернинди тоткарлыксыз эшлә-гән почта хезмәте бүгенге көндә аянычлы хәлдә. Кызганычка каршы, күп кенә авылларда почта бүлекләре ябыла, хат ташучылар юк. Ләкин борынгы заманнан ук килгән почта хезмәте халык тарафыннан үзенең бәясен югалтмый.

Яраткан эш – ярты бәхетЯраткан эш – ярты бәхет
Яраткан эш – ярты бәхет

Интернет, башка мәгълүмат чараларының күп һәм төрле булуына карамастан, авыл җирендә яшәүче өлкәннәр әле бүген дә атнага бер булса да бик яратып почтага килә, биредә түләвен башкара, авыл яңалыклары белән таныша.

Яңа Бикмәт авылының почта бүлекчәсе бүген яңа-бикмәтлеләрдән тыш, Крещенка, Арысланбәк, Чалкак, Хаҗи, Түгәрәк авыллары халкына хезмәт күрсәтә. Почта начальнигы булып өч елга якын Айгөл Габделхакова эшли һәм, әйтергә кирәк, үз хезмәтен бик яратып башкара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Айгөл апаның әнисе Альфира Габделхакова 29 ел буе әлеге авылда хат ташучы булып эшли, димәк, почта хезмәте белән ул гел янәшә булган.

– Бүген почта бүлегендә мин һәм тагын бер почтальон кызыбыз Гөлназ Гобәева белән бергәләп хезмәт куябыз. Авыл халкыннан төрле түләүләр кабул итәбез. Шул ук вакытта көнкүреш товарлар да сатабыз. Гәзит-журналлар белән бергә, сату буенча да план җиткерелә. Аларның һәркайсын вакытында һәм төгәл итеп үтәп барырга тырышабыз. Еллар үтү белән почта бүлекчәсе дә заманга ярак-лашып үсешә. Почта хезмәте элек-электән гәзит-журнал таратуга гына нигезләнсә, хәзер инде маркетплейслар пунктлары да почта бүлегендә ачылып, эшли башлады. Алар да безнең кармакта. Хезмәттәшем атнага өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә, мин, яисә, атнага биш көн эшлим, – ди ул.

Менә инде 13 еллап хат ташучы булып эшләүче Гөлназ Гобәева авылдашларының гә-зит-журналларга язылуы хакында түбәндәгеләрне җиткерде:

– Авылда яшәүчеләрнең күбесе, әлбәттә, район гәзитен «Алга»ны яратып укый. Шулай ук «Өмет», «Ясминә», «Язмыш кочагы», «Манзара» алдыралар, – диде.
Бик төгәл, гадел һәм үз эш-ләренә җаваплы карый торган хезмәткәрләр авыл кешеләре белән бик аңлашып, килешеп эшлиләр. Шуңа күрә халык та хезмәтләреннән канәгать: «Берүк эшләп кенә торыгыз инде, туктый күрмәгез, почтабызга йозак эленмәсен иде», – дип теләкләрен җиткерәләр.

Тырыш һәм эшенә җаваплы караган хезмәткәрләрнең эше җитәкчелек тарафыннан билгеләнә бара. Эшләү дәвере эчендә алар грамоталар һәм Рәхмәт хатларына лаек булалар.

Биредә үз эшләренә ихлас бирелгән кешеләр эшли. Почта эшенә гел яңалыклар, өстәмә хезмәтләр кертелеп торгач, монда эшләүчеләргә һаман өйрәнергә, яңалыкларны үзләштерергә дә кирәк. Бу тармакның кызыктырырлык хезмәт хаклары белән мактана алмавын да исәпкә алсак, почта бүлекләрендә үз хезмәтен яратучы, аңа бөтен барлыгы белән бирелгән, зур җаваплылык хисенә ия кешеләр эшләвенә шикләнәсе калмый.

Яраткан эш – ярты бәхет
Яраткан эш – ярты бәхет
Яраткан эш – ярты бәхет
Автор:Чулпан Губаева
Читайте нас