Бүген дә без чын мәхәббәт һәм тугрылык үрнәгенә әверелгән бу гаиләләрне сокланып һәм тетрәнеп күзәтәбез.
Флүрә һәм Нәгыйм Зәйнуллиннарны Кәшкәләү авылында ныклы һәм тату гаилә дип саныйлар. Балалары, оныклары, авылдашлары өчен Флүрә Мәгъсум кызы белән Нәгыйм Хәмит улы гаилә тормышы үрнәге булып торалар: илле ел тату тормышта бергә яшәгәннәр, утыз елдан артык бер эштә – балаларга белем биргәннәр.
Флүрә Мәгъсум кызы 1950 елның 24 октябрендә Балтач районының Югары Кансияр авылында туа. Бөре педагогия институтын уңышлы тәмамлаганнан соң, Балтач районының Нөркә урта мәктәбендә физика һәм математика укытучысы булып эшли башлый. Монда ул тормыш иптәше Нәгыйм Хәмит улын очрата. 1975 елның 21 декабрендә алар өйләнешәләр. 1975 елдан 2006 елга кадәр Флүрә Мәгъсум кызы Кәшкәләү урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Нәгыйм Хәмит улы 1947 елның 15 октябрендә Борай районының Ишмәмәт авылында туа. 1966 елда Борай урта мәктәбен тәмамлый. Совет Армиясендә хезмәт иткәннән соң хезмәт юлын Кәшкәләү урта мәктәбендә биология һәм химия укытучысы, аннары башлангыч хәрби әзерлек укытучысы булып башлый, анда 38 ел эшли, «Русия Федерациясе мәгариф отличнигы» исеменә ия була, РСФСР Оборона министрлыгының һәм башка бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Флүрә Мәгъсум кызы һәм Нәгыйм Хәмит улы икесе дә «Русия Федерациясе хезмәт ветераны» исе- менә ия.
Зәйнуллиннар тормышларын ямьләп өч бала үстергәннәр, дүрт оныклары бар. Лаеклы ялда ир белән хатын зур хуҗалык алып баралар, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерәләр, бал кортлары карыйлар.
“Илле ел гаилә тормышы бер көн кебек үтеп китте. Шушы елларны без кулга-кул тотынышып үттек. Иң мөһиме, хәзер тормыш белән кызыксынуны югалтмаска, бер-береңне шулай яратырга кирәк һәм барысы да яхшы булачак”, – дип уртаклаша Зәйнуллиннар.
Зәһинә һәм Наил Мәрдановлар җиденче март көн-не үзләренең алтын туйларын билгеләде.
Зәһинә Хәбел кызы күп еллар көнкүреш йорты, райпо, мәктәп өлкәсендә эшли. Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел, бала җанлы һәм эчкерсез булуы белән аерылып тора ул. Бүгенге көндә лаеклы ялда.
Зәһинә апаның бәлешләре, ит-балык ризыклары, гомумән, ул пешергән барлык ризык та телеңне йотарлык, искиткеч тәмле, кайчан гына килеп керсәң дә, аның өстәле үзе пешергән тәмле ризыкларыннан сыгылып тора.
Наил Бәйзәви улы – отставкадагы милиция полковнигы, 30 елдан артык эчке эшләр бүлегендә эшли, озак еллар Борай эчке эшләр бүлеге милиция начальнигы булды. Эшне җиренә җиткереп эшләве, үз-үзенә дә, башкаларга да таләпчәнлеге, төгәллеге, пөхтәлеге белән аерылып торды Наил Бәйзәви улы. Район һәм республика күләмендә аның һөнәри осталыгы югары бәяләнде. Башкортстан Республикасының атказанган юристы исемен лаеклы йөртә. Кешеләрне коткарганда күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен «Һәлак булучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән. Бүгенге көндә район ветераннар советы рәисе вазыйфасын башкара. Наил Бәйзәви улы соңгы елларда дин нигезе – Коръән серләрен өйрәнүгә күп көч сала, “Тарихи” мәчеттә хәзрәт ул. Халкыбызга эчке дөньяларын баетуга, яхшылыкка омтылуга ярдәм итә.
Мәрдановлар гаиләсендә өч бала – ике малай һәм бер кыз туып-үсә. Алар барысы да тормышта үз юлларын табып, балалар тәрбияләп, тормыш көтәләр.
Бүгенге көндә Зәһинә апа белән Наил абый гөрләтеп тормыш көтәләр. Балалары һәм оныкларына алар терәк һәм таяныч. Тормышлары гөрләп бара Мәрдановлар гаиләсенең. “Без бәхетле гаилә”, – диләр алар бертавыштан.
Зөһрә һәм Рәүдәт Исламовлар икесе дә бер авылда, ишле гаиләләрдә туып-үскәннәр, бер сукмактан йөргәннәр. Кичләрен клубка бергə йөреп, бер-берсен ошатып, бер-берсенә гашыйк булып, шатлыкта да, кайгыда да гел бергә булырга дип вәгъдә биреп, яшьләр 1975 елның ноябрь аенда гаилә учагы кабызалар. Әти-әниләренә ярдәм, терәк булыр өчен, бәхет эзләп, читкә чыгып китми, аны туган җирләрендә таба.
Зөһрә Рәүдәт кызы сатучы һөнәрен үзләштереп, күрше Шилек авылында эшли. «Чапаев» исемендәге колхозда озак еллар бригада эшләрендә, фермада исәпләүче булып хезмәт сала. Хаклы ялга чыкканчы мәктәптә җыештыручы була. Рәүдәт Шәйхулла улы озак еллар колхозда комбайнчы-механизатор булып эшли, күпсанлы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, социалистик хезмәт алдынгысы. Үз белдеге белән токарь хезмәтен үзләштереп, хаклы ялга чыкканчы тимерлектә эшли.
Исламовлар 1980 елда йорт бетереп чыгалар. Өч балага гомер биреп, тәрбияләп зур тормыш юлына бастыралар. Зөһрә апа белән Рәүдәт абый балаларының матур тормышына, алты оныгының нәтижәләренә сөенеп яши.
Юбиляр пар, өлкән яшьтә булуларына карамастан, кош-корт асрап, бакча үстерәләр. Ишек аллары, бакчалары гел караулы, чиста аларның. Гомумән, балалары өчен һәрвакыт терәк һәм таяныч алар. Авылдашлары да тырыш хезмәт белән яшәүләре, ярдәмчел булганнары өчен ихтирам итә. Зөһрә Рәүдәт кызы һәм Рәүдәт Шәйхулла улы баларының һәркайсысының матур тормышына, уңышларына сөенеп, алты оныгын иркәләп, назлап гомер кичерә.
Алтын туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул, ә Исламовлар гаиләсе аның ачык мисалы.
Фәнәзия һәм Мәүләви Камаловлар икесе дә Бәйсәкә авылында туып-үскәннәр һәм гомер буе шунда яшиләр. 1975 елда өйләнешеп, чәчләрен-чәчкә бәйләп, тату гаилә коралар. Өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Фәнәзия апа гомер буе сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Мәүләви абый туган колхозында мал табибы булып эшләде, халыкка игелекле хезмәт күрсәтте. Бик ярата аларны авыл халкы. Бүгенге көндә Камаловлар тугыз онык-оныкчаларына яраткан нәнәй, картәти. Кызлары Айгөл тормыш иптәше Дима белән Ваныш авылында магазин тотып, бар авыл халкын, бөтен Танып аръягы авылларын тормыш кирәк-ярагы, азык-төлек белән тәэмин итәләр, авыл халкы аларга бик рәхмәтле.
Олы яшьтә булсалар да, юбилярлар кул кушырып утырмыйлар, бакча үстерәләр, кош-корт, мал асрыйлар. Авылда булган өмәләрдә, күмәк эшләрдә Камаловлар һәрвакыт актив катнашалар.
Әминә һәм Динарик Гыйззәтуллиннар Каенлык авылында яшиләр. Алар гаилә тормышын 1975 елда башлыйлар. Ир белән хатын һаман да бер-берсенең иң яхшы киңәшчеләре, ярдәмчеләре, иң якын һәм кадерле кешеләр булып калуларын таныйлар.
Алар икесе дә эш дәверләрен Каенлык авылында башлыйлар: башта Әминә Хәтмулла кызы мәктәптә эш башкаручы, аннары аш-су остасы булып эшли, Динарик Фәйзелгаян улы «Искра» колхозында шофер, аннары тегермәнче була. Озын һәм актив тормыш алып барырга теләүчеләргә биргән Гиззәтуллиннарның төп киңәше шул: «Өйдә утырмагыз, тырышыгыз һәм тормышның барлык чагылышларыннан рәхәтләнегез».
Озын гаилә гомере дәвамында алар бәхетле гаилә тормышы кичерәләр, ике ул үстерәләр. Кызганычка каршы, төпчек уллары Рәсүл махсус хәрби операциядә батырларча һәлак була.
Гыйззәтуллиннар – искиткеч бердәм, гаҗәеп тырыш, булдыклы, матур гадәтле, әдәпле гаилә. “Алтын” парларга карыйсың да, аларның хәрәкәтчел, җитез, киң күңелле, кунакчыл булуларына сокланасың.
– Юлда очраган киртәләрне бергәләп җиңеп, бәхетле мизгелләргә куанышып, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп 50 ел бергә атлау бәхете һәркемгә дә елмаймый, – диләр алар.
Тугай авылында соклангыч пар булып, алтын туйларын билгеләүче Минлегөлфия һәм Әхнәф Солтановлар гаиләсе яши.
Минлегөлфия Заер кызы унынчы бала булып 1954 елнын 14 сентябрендә туган. 1970 елда сатучы һөнәренә ия булып, Тугай авылында 25 ел магазинда эшли. Әхнәф Шәрип улы 1945 елның 20нче сентябрендә туган. 1963 елда шофер һөнәрен үзләштереп, төрле җирләрдә машина йөртүче булып эшли.
Солтановлар дүрт балага гомер бирә. Аларны тәр-бияләп, олы тормыш юлына бастыралар.
Туганнары, дуслары, күршеләре белән бик дус, тату яшиләр алар. Бүгенге көндә Солтановларның җәй буе бакчалары яшелчә, җиләк-җимеш, гөлләр белән гөрләп тора. Бар эшне дә алар кулга-кул тотынышып, бергә эшлиләр. Гаилә традицияләрен саклап, йолаларны буыннан-буынга тапшырып, өлкәннәрне, туганнарны хөрмәт итеп яши белә алар. 50 ел сизелми дә үтте, – ди Солтановлар. Бүгенге көндә алар балалары һәм оныкларына үрнәкле әти-әни һәм дәү әти-дәү әни.
Лима һәм Баян Сәхәветдиновлар гаиләсе дә Таңатар авылының матур итеп дөнья көткән, балалар тәрбияләп, тормыш авырлыкларына бирешмичә, гөрләтеп дөнья көткән гаиләләрнең берсе. 1975 елның 10 ноябрендә гаилә корып, өч бала тәрбияләп, олы тормышка аяк бастыралар Сәхәветдиновлар.
Лима Гиндулла кызы Уфада китапханә техникумында китапханәче һөнәрен үзләштерәп, туган авыланда мәдәният йортында 13 ел директор вазыйфасын башкара. 28 ел Таңатар авыл советында эш башкаручы булып намуслы хезмәтен сала. Хезмәттәшләре Лима апаны бик уңган, тырыш, үз-үзенә һәм хезмәттәшләренә таләпчән, кешеләргә гел йомшак телле, якты йөзле булыун искә алалар.
Баян Бәлагетдин улы шофер, тракторчы һөнәрләрен үзләштереп, 40 елдан артык «Чапаев» исемендәге колхозда хезмәт сала.
Сәхәветдиновларның ике уллары, бер кызлары да бүгенге көндә гаиләләре белән үзаллы тормыш көтәләр, балалар үстерәләр. Тугыз оныклары, бер онычкалары белән бай дәү әни белән дәү әти алар.
Балалары гына түгел, туганнары, авыл халкы алар тормышына сокланып карый. Шушы матур дөньяларга сөенеп, балалар-оныклар шатлык-куанычларына төренеп, мал, кош-корт асрап, бакча карап, үзләре корган тормышларының рәхәтен татып яшиләр хөрмәтле Сәхәветдиновлар.
Гөлүзә һәм Рәис Тимерхановларның да үткән елда бергә гомер итүләренә илле ел булды.
Гөлүзә Хәмит кызы Абзай авылыннан. 16 яшьтән алып 45кә кадәр Каратамак фермасында сыер савучы булып эшли. Ул вакытта сыерлар кул белән савыла, соңга таба гына машина белән савуга күчәләр, шул ук вакытта бозаулар да карый.
Рәис Тимерхан улы Павловка поселыгында дөньяга килә. Күп тә үтми алар әнисенең туган якларына, Каратамак авылына кайтып төпләнәләр. Бәләкәйдән үк әнисенең уң кулы – ярдәмчесе булып, ир-ат башкара торган хуҗалык эшләрен үзе аткарып үсә. Сигезенче классны тәмамлагач Борайда яңа ачылган механизаторлар курсында укый. Бу өлкәдә 36 еллык хезмәт стажы бар аның. Кышын фермага мал карарга да йөри, пилорамада да эшли. Шул ук елларда балта белән 20ләп йорт, исәбе-хисабы булмаган абзар, мунча күтәрә ул. Тирә-якка балта остасы булып даны тарала аның. 1975 елда үзенең гомерлек тормыш иптәше Гөлүзә Хәмит кызын очрата. Мәхәббәт җимешләре булып, бер-бер артлы өч кызлары туа. Аларны үстереп, укытып, ныклы тәрбия биреп олы юлга озаталар. Кияүләре бабайларына охшап, оста куллылар. Хәзерге көндә Гөлүзә белән Рәис Тимерхановларның алты оныгы, бер оныкчыгы бар.
Тормыш мәшәкате белән 50 ел гомер сизелми дә үтеп киткән икән. Тимерхановлар бүген дә башкаларга үрнәк булып, йорт тирәсен, өй эчләрен чәчәккә күмеп, булганына шөкер итеп, соклангыч гомер кичерә. Балаларының игелеген күреп, оныкларына сөенеп яшиләр. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” ди халык мәкале. Тырыш, белемле, итәгатьле һәм хезмәт сөючән балалар, оныклар тәрбияли алулары белән бәхетле бүген Гөлүзә апа белән Рәис абый. Мондый гаиләләр авылның йөзек кашы, горурлыгы булып тора.
«Тигез, матур гомер кичерүнең сере – бер-береңне хөрмәт итүдә», – ди алтын туй ияләре. Ныклы гаилә төзеп, илле ел бергә гомер кичергән парлар төп байлыкка ия булганнар – үзләренә өмет һәм терәк булырлык балалар, оныклар һәм оныкчык-лар үстергәннәр. Алар тату һәм хөрмәткә лаеклы гаилә төзүнең үрнәге булып торалар. Бу гаиләләр гомернең бергә уздырган һәр мизгеле өчен рәхмәтле булып, бер-берсен аңлап, алга атлыйлар.