

«Гаилә ул – Аллаһыдан бирелгән бер нигъмәт, иң зур бәхет шушы нигъмәткә ия булып – ана булуда», – ди биш бала үстергән Лилия ханым.
Сабирҗановлар гаилә дигән изге төшенчәнең кадерен белеп, җылы учакны саклап, яклап, үзләренә хас күркәм кыйммәтләрне балаларына күчереп яшәүче үрнәк гаиләләрнең берсе. Бер канат астында, яшьлектә биргән вәгъдәләренә тугры калып яши башлауларына 16 ел тулган. Кыз – Ванышта, егет – Миңледә, күрше авылларда гына үссәләр дә, ике яшь йөрәкне Лилиянең хезмәт урыны таныштыра. Бер-берсенә тиң икәнлекләрен аңлаган пар озакламый гаилә кора. Шул көннән тормышның бөтен мәгънәсен бер-беренә терәк булуда, дус-тату гаиләдә, тәрбияле балалар үстерүдә күреп гомер йомгагын сүтәләр алар. Тормыш дигәнең утларга да сала, күкләргә дә күтәрә, шуңа да янәшәңдә Нариман кебек ышанычлы тылың, терәк-калканың булуы кирәктер.
Яшь гаиләнең бәхетен балалар тулыландыра. Сабирҗановларга да биш бала – Азалия, Әсхәт, Нурия, Алмаз һәм Маликны үстерү насыйп була. «Ишле гаиләдә үскән балалар аеруча туган җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел була», – ди Лилия ханым.
– Алдан планлаштырып түгел, ул үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Ходай насыйп иткән һәр балага гомер бирдек. Ике кыз һәм өч малай үстерәбез. Кызмы ул, малаймы – аерма юк, һәркайсы газиз, һәрберсенең дөньяга килүе зур шатлык. Иң мөһиме, исән-сау гына булсыннар,– ди Лилия Булат кызы. – Тормыш иптәшем дә сөенеп туя алмый, балаларны бик ярата. Һәр бала үз ризыгы белән туа, саулык булсын, һәммәсен аякка бастырырбыз, ди ул.
Яшь гаилә матур тормыш корып, Миңле авылында яшиләр. Балалары Ваныш урта мәктәбендә белем ала. Балаларны көн дә мәктәпкә йөртү кыенлыгы килеп чыккач, дүрт ел элек Ваныш авылында йорт сатып алалар алар, каралты-кура җиткергәннәр. Тормышлары җитеш.
Олы кызлары Азалия унынчы сыйныфны тәмамлап, Нефтекама шәһәрендә һөнәри белем алырга укырга керергә җыенып йөри. Иң яраткан шөгыле – бию. Әсхәт – сигезенче, Нурия – җиденче, Алмаз – бишенче, ә Малик икенче сыйныфны тәмамладылар. Алар бердәм булып чаңгыда йөрергә яраталар, җиңел атлетика белән шөгыльләнәләр. Районда үткән ярышларда Ваныш мәктәбе данын яклыйлар.
Гаиләдә балалар ишле булгач, эше дә күбәя. Аңа өстәп бакчасы да бар, мал-туарлары да җитәрлек. Шуңа күрә Лилия гаилә учагының котын саклап, хуҗабикә ролен башкара. Ә Нариман башта вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшләгән, аннары М-12 трассасын төзүдә хезмәт сала. Бүгенге көндә ул – махсус хәрби операция яугире. 2024 елның апрелендә үз теләге белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына юллана. Хәрби хезмәт үтү батырлык булса, ил белән бергә булу – каһарманнар адымы, дип саный Нариман. Каты алышларда берничә тапкыр төрле дәрәҗәдә яралар ала. Әле тернәкләнү үтеп йөри. Соңрак махсус хәрби операция зонасына җыена ул.
– Нариманны бер дә җибәрәсем килмәде. Куркыныч бит. Тик Нариман ниндидер карарга килгән икән, аны бу уеннан кире кайтарып булмый. Ул киткәч, башта бик нык авыр булды. Борчылдым, еладым. Әмма тиздән үземне кулга алып, аңа таяныч, терәк булырга кирәклегенә инандым. Нариман шалтыраткан саен борчыла башласам, аңа да кыен булачак. Ә аның теләге бер – җиңү белән туган ягына кайтырга. Нариман – безнең гаилә өчен зур горурлык, – ди Лилия ханым.
Гаиләдә ир-атка тормыш дилбегәсен нык тоту вазифасы йөкләнсә, әни кешегә балаларына күркәм тәрбия үрнәкләрен күчерү бурычы тора. Дөрес тәрбия – әти-әнинең балаларына тапшырачак иң зур байлыгы. Лилия һәм Нариман Сабирҗановлар да әлеге бурычка гомере буе тугрылар.
Ишле гаиләдә балаларның хезмәт сөючән, бер-берсенә ярдәмчел, тәртипле булып үсүләре күптән сыналган. Сабирҗановларда да ул шулай. Бу гаиләдә биш бала үсә. Әти-әниләренә ышанычлы терәк, илгә лаеклы гражданнар булыр алар.