

Берсе – якты кояш, икенчесе тулган ай кебек булган ике яшь йөрәк бер-берсенә күңелләре тартылып, яратышып, вәгъдәләр бирешеп кушыла, гаилә кора. Ашкынып типкән йөрәкләр өчен моннан да бәхетле чаклар бар микән? Ул онытылмый, күңел түрендә матур урын ала, кадерләп сакланыла.
Гаилә корып яшәү – олы җаваплылык, ул зур хезмәт һәм түземлелек сорый. Аек акыл белән яшәп, тормыш дигән сикәлтәле юлдан авырлыкларга баш ими уза белгәннәр генә ныклы гаилә булып яши ала. Ныклы гаилә өлгесен, бәхетле гаилә нигезен әллә кайдан читтән дә, китап битләреннән дә эзләргә кирәкми. Алар без-нең арабызда.
Күптән түгел шундый гаиләләрдән саналган Батыровлар, Раяновлар гаиләсе законлы никах белән яшәүләренең 55 еллыгын – зөбәрҗәт туйларын матур итеп каршы алды. Бу көнне күңел сандыклары ачылып, анда кадерләп саклаган яшьлек елларының иң матур мизгеле – кавышу көне искә алынды. Зөбәрҗәт туй – еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы дип юкка гына әйтмәгәннәр. Зөбәрҗәт – тугрылык, ихтирам, ихласлык һәм акыл символы булган сирәк очрый торган таш.
Батыров Гәйдәни Нурлый улы МСОда 1973нче елда эш башлап, оешмага озак еллар хезмәтен салган кеше. Шушы еллар эчендә аңа нинди генә эш йөкләтсәләр дә – тракторчымы, тимерчеме, калайчымы, мотористмы – ул һәрбер эшне намус белән алып барды. Тимер, калай җене кагылган Гәйдәни абыйның алтын куллары аша оешма өчен бик кирәкле булган күпме эшләнмәләр үткәндер. МСОда аның хезмәте кермәгән җир калды микән? Мөгаен, юктыр. Ул үз эшенең остасы, бик кирәкле һөнәр иясе иде. Лаеклы ялга киткәч тә тик ятарга теләмәде. Ихатасында калайдан эшләнмәләр ясау өчен цех ачып җибәрде. Район халкыннан, республикабызның төрле җирләреннән заказлар алып, эшләп кешеләрне шатлан- дырды.
Раянов Нәкыйп Нәҗип улы армия хезмәтеннән соң 1965 елда яңа төзелеп яткан МСОда эш башлый. Баштагы елларда тракторда, соңыннан экскаваторда – барысы 43 елдан артык эшләп, хаклы ялга китә. Бик күп объектларның фундаментларында, оешма җитештергән төзелеш материалларында аның зур өлеше кергән. Ул үзенә кушылган һәрбер эшне бөтен көчен салып, чатнама суык, буран, койма яңгыр дими, техникасын һәрчак төзек тотып, җиренә җиткереп эшли белде.
Чиләгенә күрә капкачы диләр. Гәйдәни, Нәкыйп абый-ларның тормыш иптәшләре дә үзләре кебек уңган кешеләр. Анфиса Гафият кызының оешмада 32 ел хезмәт стажы бар. Ул кирпеч заводында, соңыннан озак еллар тимер-бетон заводында бик җаваплы – крановщик эшен алып барды. Бар яклап та үзен булдыклы кеше итеп күрсәтеп, оешмадан хаклы ялга китте.
Ания Галислам кызы да район кулланучылар җәмгыяте системасында озак еллар намус белән эш башкаручы, тырыш, уңган кеше. Хезмәт сөйгән бу гаиләләр тормыш юлыннан да соклангыч парлар, күпләргә үрнәк булып, матур итеп уза белделәр.
Зөлфирә һәм Шәрәфетдин Гайнетдиновларда да бу елны зур бәйрәм – алтын туйлары булып үтте. Алтын күп көч түгеп табылган кебек, корылган гаилә дә ныклы булсын өчен күп сабырлыклар, сынаулар аша үтүне сорый. Алтын туйга җитү – озак еллар мәхәббәтне саклап, бер-береңне ихтирам итеп яшәп, авырлыкларны бергә җиңеп чыгу.
Зөлфирә Хәбибулла кызы күпбалалы гаиләдә беренче бала булып туганлыктан, кече яшьтән үк чырыш, эш сөючән, әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Мәктәп бусагасын яңа гына атлап чыккан, буыны да ныгып бетмәгән кыз 1968нче елда төзелештә эш башлый.
– Ул елларда МСО авылларда күпләп төзелеш эшләре алып барды. Минем кебек яшьләр, гаиләсез кешеләр атналар буе авылларда яшәп эшләдек. Бригадирыбыз Хәмәдиев Фәнәзит абыйга эш рәте белеп бетермәгән безнең кебек яшьләр белән эшләве бик авыр булгандыр. Авыр туфраклары җиңел булсын, алар тормыш иптәше Роза белән бик уңган, тырыш кешеләр иде. Тормыш үзенекен иткәндер, ул елларда эш шартлары булмаганлыктан авыр булса да, тырыштык, түздек, шулай да күңелле яшәдек, – дип искә ала ул төзелештә үткән яшьлек елларын.
40 ел эш стажы булган хезмәттәшебез, төзелештә, гомум ятакта, тимер-бетон заводында, соңыннан оешма таркалганчы кирпеч заводында эшли һәм хаклы ялга чыга. Аның тормыш иптәше Шәрәфетдин Фәтхетдин улы да 13 ел МСОда эшләгән кеше. Башта йөк машинасында, соңыннан автобуста водитель булып эшләп, үзен тик яхшы яклап кына күрсәтте, озак еллар себер якларында хезмәтен салды.
Һәрвакыт бердәм булып яшәргә өйрәнгән МСОлылар бу юлы да алда язылып кит-кән шатлыклары белән уртаклашты. Оешма ветераннары исеменнән хезмәттәшләрен зурлап гаилә бәйрәмнәре белән котлады.
Алар моңа лаек. Намуслы хезмәтләре, матур яшәүләре белән хөрмәт казанган кешеләр. Юбилярлар барысы да хезмәт ветераннары, күптапкырлар рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, социалистик ярыш җиңүчесе, 5 еллык удар хезмәт җиңүчесе билгеләре белән бүләкләнгәннәр.
– Янып эшләдек, гөрләп яшәдек, күңел тарткан эшебез, кайгы-хәсрәтләрне уртаклашкан хезмәттәшләребез, мәнфәгатьләребезне уңай хәл итә белгән эш урыныбыз – МСОбыз булды, – дип искә ала алар бүген, шатланып. Гаилә бәйрәмнәрен үткәрүче хезмәттәшләр үзләрен бәхетле итеп саный.
– Бүгенге көндә үз көчебез белән бөртекләп җыйган дөньябыз бар, тормыш сынаулары аша шушы елларга җиткәнче җитәкләшеп узган, сыналган олы таянычыбыз – тормыш иптәшебез исән, олы терәгебез – балаларыбыз бар. Гомеребезнең һәрбер көнендә бер-беребезгә кирәкбез. Үз көнебезне үзебез күреп, үз аягыбызда йөреп яшәп ятабыз, Бу бәхет түгелмени? Булган бәхетебезне саклый белик. Беребез дә фәрештә түгел, һәркемнең үз холкы, гадәте. Кайберләренә күз йомып, бер-береңә яраклашып, ихтирам итеп, матур якларын да күрә белеп, берең ут булып дөрләп киткәндә, икенчең боз булып кала белеп, зарланмый, уфтанмый яшик. Илләребез тыныч булсын, – бу озак еллар яшәп, бәхет төшенчәсен яхшы аңлаган, булганына шөкер итеп, һәр туар таңга шатланып яшәгән матур парлар сүзе.
Хөрмәтле ветераннарыбыз, бәйрәмегез белән! Бәхетегез гомерле булсын!