Җәмгыять
6 Июля , 05:02

Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә

Тигез парлар булып, яшьлектә кабынган сөю дәртен сүндермичә, 60 ел бер-берсенә терәк, таяныч һәм яклаучы булып яшәгән парлар бар безнең районда. Олыгайган көннәренә кадәр тигез гомер итүче гаиләләр сокланып һәм горурланып сөйләрлек мәхәббәт тарихы үрнәге булып торалар. Халыкара гаилә көненә багышланган концертта берничә шундый парны бүләкләделәр. Менә алар: Галия белән Әлфис Мөгаллимовлар һәм Бибигөл белән Фидәрис Хәмәтшиннар.

Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерәМәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә
Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә

Галия белән Әлфис Мөгаллимовлар районда билгеле кешеләр, икесе дә бөтен гомерләрен мәгариф өлкәсенә багышлаган шәхесләр.
Галия Муллаян кызы озак еллар икенче санлы гимназиянең укыту-тәҗрибә участогына җитәкчелек итә. Аның тырышлыгы белән районда беренче җылытыла торган теплица барлыкка килә, ә укучылары күптапкырлар Мәскәүдә үткән күргәзмәләрдә катнашалар һәм мәртәбәле бүләкләргә лаек булалар.
Әлфис Мөгътәсим улы район мәгариф бүлегендә мәктәпләрдә хезмәтне өйрәтү, профессиональ юнәлеш бирү эшләре белән идарә иткән. Аның башлангычы белән районда мәктәп урманчылыклары, хезмәт һәм ял лагерьлары булдырыла, беренче тапкыр яшь механизаторлар һәм яшь савучылар ярышлары үткәрелә башлый.
Галия Муллаян кызына «Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы», Әлфис Мөгътәсим улына «РСФСРның мәгариф отличнигы», икесенә бергә иллегә якын төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатлары, юбилей медальләре бирелү аларның мәгариф өлкәсендәге тырыш хезмәтләренең ачык чагылышы булып тора.
Мөгаллимовлар ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларга үзләре сайлаган һөнәр буенча белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Алты оныклары бар.
Лаеклы ялга чыккач та зур эш – җиләк-җимеш агачлары үстерү буенча крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәрәләр Мөгаллимовлар. 2004 елда оешкан бу хуҗалыкның мәйданы хәзер 78 гектарга җитте. Мөгаллимовларның гаилә эше бөтен республикага билгеле «Башкортстан республикасы эшкуарлары энциклопедиясе»нә кертелгән.
Әлфис Мөгътәсим улы – уникаль шәхес. Аның тагын бер яраткан эше бар. Ул районыбыз авылларының тарихын өйрәнеп, анда яшәгән кешеләрнең шәҗәрәләрен төзи. Бу турыда гәзитебез битләрендә бай эчтәлекле материаллары басылып тора.
Бүгенге көндә кешеләр белән уртак тел табып, үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклашып, тормыштан, эшләгән эшләреннән ямь, дәрт алып яшиләр киң күңелле Мөгаллимовлар.
Бибигөл белән Фидәрис Хәмәтшиннар гаиләсе – районның Яңа Алтыбай авылындагы хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Быел алар да бриллиант туйларын билгеләп үтәләр, алтмыш озын һәм бәхетле ел бергә яшиләр.
Гаилә башлыгы Фидәрис Фазыл улы Хәмәтшин 1941 елның 28 маенда Яңа Алтыбай авылында туа. 1965 елда күрше Хаҗи авылының иң гүзәл кызы Бибигөл Галләм кызына өйләнә.
Фидәрис ага кем булып кына эшләмәгән: колхозда учетчик, китапханәче, клуб мөдире, «Сельпо» кибетендә товар белгече... Ул «Алга» гәзитенең актив хәбәрчесе дә. Авыл халкы турында матур рухи шигырьләр һәм кызыклы мәкаләләр яза.
Бибигөл апа 1947 елның 24 маенда Хаҗи авылында туа. «Кызыл Таң» колхозында сыер савучы булып эшли, лаеклы ялга чыкканчы, 20 елдан артык хат ташучы булып хезмәт сала.
Бибигөл белән Фидәрис Хәмәтшиннар биш бала – Нәркис, Гөлшат, Гөлнара, Рамил һәм Гөлназны тәрбияләп үстерделәр. Хәзерге вакытта 9 оныклары һәм 19 оныкчыклары бар. Оныкларының шатлыкларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яши Хәмәтшиннар. “Оныкларыбызның да үз гаиләләре бар инде. Бәхетле булып, бер-берсенең кадерен белеп, исән-сау яшәсеннәр”, – дигән теләктә әби белән бабай.
“60 ел бергә бәхетле гомер итүнең сере нәрсәдә?” – дигән сорауга Мөгаллимовлар да, Хәмәтшиннар да бертавыштан: “Бер-береңә юл куеп, сабыр итеп, киңәшләшеп яшәүдә”, – дип җа-вап бирделәр.

Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә
Мәхәббәт пар канатлы булса гына бәхет китерә
Автор:Лира Юрасова
Читайте нас