

Сүземне шуннан башласым килә, Нәфизә әби белән күрешергә барганчы, аның исеменең мәгънәсен беләсем килде. Шундый гадәтем бар: геройларымны исемнәренең мәгънәсенә туры килү-килмәве белән күзаллыйм. Нәфизә – гарәп телендәге аңлатма буенча “файдалы”, ягъни “файда китерүче”, фарсы телендә – “кыйммәтле”, “кирәкле” дигән мәгънәдә икән. Әбекәй белән сөйләшкәч, исеме шулкадәр дә җисеменә туры килүен күреп, шаккаттым. Бәлки аның әнә шул кешеләргә кирәкле булуындадыр озын гомерлелек сере.
– Безнең әнкәйгә документлары буенча 30 июньдә 100 яшь. Ә болай ул инде әллә кайчан бу яшьне узган, – дип сүзен башлады кызы Фәнирә апа. – Җитлекмичә, бик кечкенә, алты гына айлык булып туган ул. Әти-әнисе аны сарык тиресеннән тегелгән тунның җиңенә, җылыга салып куеп үстергән. Бераз тернәкләнгәч, ныгыгач кына яздырганнар.
Тугач та тормышка ябышып үскән кыз гомерендә әллә ничә тапкыр үлем белән көрәшә. Беренче сыйныфта укыган чагында бизгәк чире (малярия) белән авырып, 14 ай түшәктә ята. Аннан тиф, кызамык (корь) авыруларын бер-бер артлы үткәрә. Әмма аның һәрвакыт яшәргә теләге көчле була, хәтта авылда өй рәтеннән балалар кырылып үлгәндә дә, Нәфизә исән кала.
– Безнең Иске Тазларда шундый йола бар иде: берәрсе бакыйлыкка күчсә, бала-чагаларны авыл буйлап “Җеназага килегез! Җеназага килегез!” дип кычкырып йөгертеп, халыкны җыялар. Минем шулай бер дә йөрисе килми, хәтта ул сүзләрне ишетәсем килми иде, чөнки мин “җеназа”, “үлем” дигән сүзләрдән курка идем. Үләсем килми минем дип кычкырып елап, башымны мендәр астына тыгып ятам. Шундый вакытларның берсендә әткәем “Кызым, син үлмисең, син яшисең, озак яшисең”, дип мине юаткан иде. Әткәемнең бу сүзләре фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгән, күрәсең, – дип исенә төшереп алды бала чагын әбекәй.
Укырга кергәнче үк укырга-язарга, чут-исәп тотарга белсә дә, мәктәптә яхшы укыса да, сугыш башлангач укуын ташларга туры килә Нәфизәгә. “Сугыш озак бармас әле, әткәем кайтыр, укырмын, укытучы булырмын”, – дип хыялланган кызның өметләрен әтисенең үле хәбәре килүе өзә. 1942 елның кышында, Түбән Новгород шәһәрендә хәрби госпитальдә дәваланып, иртәгә фронтка китәм дип торган Фәтхылбаян, госпитальдәге диверсиягә эләгеп, һәлак була. Бу авыр кайгыны әниләре Фатыйма, тормыш йөген җигелеп тарткан апасы Нәҗибә белән Нәфизә аякка басып килүче Наҗия, Вафый, Зәйнәп исәнлеге өчен аягурә күтәрә. Елап ятарга, бирешергә ярамый, бары тик алга карап атларга гына кирәк. Заманасы шундый.
– 1943-1944 елларда хәлләр тагы да авырлашты. Авылда кешеләр ачлыктан шешенеп, күп-ләп үлә башлады. Без дә каты хәлсезләндек. Текән нәнәй (Балтач районы, Текән авылында яшәүче нәнәләре турында бара сүз) биргән, бозауларга җиткән башмакны ике пот бәрәңге белән бер пот арышка алыштык. Алар да озакка җитмәде. Шул елларда Вафый белән Зәйнәп тә ачлыкка нык биреште. Авылга якынрак басуда урак урганда аларны үземнең янга чакыра башладым. Бригадир күрмәгәндә, ашлык куырып, ботка пешереп ашатам. Басу юлыннан җитәкләшеп, аякларын чак өстерәп килгән зур корсаклы бу икәүне чак көтеп алам. Озак күренми торсалар, юлда үлгәннәрдер инде, дип бергә эшләгән апаларга сиздерми генә елап алам, – дип искә ала Нәфизә әби сугыш елларын.
Әбекәйнең шушы хатирәләрен күз алдыма китерәм. Тамагыма төер, күзләремә яшь килә. Бу сабыйлар өлкән апалары Нәҗибә фермада эшләгәнлектән, алдан билгеләнгән урынга кача-поса килеп, сөт эчеп йөреп кенә тернәкләнәләр. Ферма мөдире гаиләнең хәленә кереп, балаларның шулай сөт эчәргә йөрүләренә күз йома.
16 яшендә Нәфизә комсомолга керә.
– Март аенда, егерме биш чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә җәяүләп, үзе белән бер яшьтәге Җәүдәт исемле егет белән икесе баралар комсомолга керергә. Кайтканда, Үтәгән авылына җитәрәк, әнкәйнең чабатасы таралып төшә. Үтәгән белән Иске Тазлар арасы ерак бит әле. Шунда Җәүдәт авылның чүплегенә кереп, бер ташланган чабата табып алып чыга. Ул чабата барыбер дә әнкәйнекеннән аруырак була әле, – дип сүзгә кушыла кызы Фәнирә апа.
Комсомолга кергәч, икенче көнне үк аларга задание итеп, авылдан көл җыярга кушалар. Атка көл тартмасы утыртып, тартма өстенә иләк куеп, ике көн буена зур тартмага көл җыялар. Халык арасында төрле чаралар уздыру, халыктан ашлама өчен көл, тавык тизәге җыю, ферма һәм ат абзарында төннәрен кизү торып, хәлсезләнгән малларны карау, бүреләрдән саклау – менә шулар комсомол активистларының эшенең бер өлеше.
Рәхәтләнеп уйнап, си-кереп-йөгереп үтәсе бала чаклары әтиләренә ияреп сугышка китеп югалган балалар бит алар. Ат урынына үзләре җигелеп, ныгып та бетмәгән беләкләре белән авыр чаналар тартып, колхоз эшенең бөтен участогында да өл-кәннәрдән һич калышмый эшләп, төннәрен кача-поса әнисе белән бәләкәй арбага урманнан чыбык-чабык җыеп, кышын эскерт астын көрәп, чана белән салам ташып һ.б. санап бетерә алмаслык эшләр башкарып уза Нәфизәнең сугыш еллары. Иң мөһиме, Фәтхылбаянның балалары барысы да исән кала.
Нәфизәгә дә җаваплырак эшләр йөклиләр: үлчәүче, ашлык амбарында келәт мөдире, соңрак авыл магазинында сатучы. Әнә шул сатучы булып эшләгән вакытында, 1946 елның кышында, 19 гына яшьлек кыз, өстенә 11 мең сум “растрата” чыгарылып, биш елга хөкем ителә. Ә бу 11 мең сум акча сугыштан соңгы авыл магазинының бер еллык товар әйләнешенә һич кенә дә туры килмәве беркемне дә борчымый.
Кызы Фәнирә апа әнисе истәлекләреннән хәтерләвенчә, Благовар районында әсир немецлар төзегән хезмәт колониясе була ул. Колониянең үз пекарнясы, мал фермалары, бакчалары, иген басулары, дәваханәсе, тагын әллә нәрсәләре була. Бирегә килеп җитү белән каты суык тидергән, кайгысыннан хәлсезләнгән Нәфизә туберкулез эләктереп, тү-шәккә егыла. Бер ел буена урыныннан да тора алмыйча, янә үлем белән көрәшә ул. Бу юлы да теше-тырнагы белән тормышка чытырдап ябышкан, һич кенә дә бирешергә теләмәгән Нәфизәгә Газраил тагы бирешә. Кызның бәхетенә колония табибы булып эшләгән хатынкай бик кызгана аны, үз баласы шикелле тәрбияләп, аякка бастыра һәм ныклап терелер өчен яңа сауган сөт эчәргә кирәк дип, колония фермасына весовщик итеп урнаштыра. Соңрак Нәфизәнең уңганлыгын, тырышлыгын күреп, фермага мөдир итеп билгелиләр. Биредә ул бик күп һөнәрләрнең асылына төшенеп, урыс телен шактый үзләштереп, биш елдан соң, туган авылына әйләнеп кайта.
Авылының шулкадәр дә нык “йончыганын”, кешеләрнең ярым ач, авыру булуларын күреп шакката. Ул колониядә чакта өйләре тузып җимерелгән. Сугышка кадәр өйгә дип әтиләре бурап калдырган бура да эзсез югалган. Әнисе башта балалары белән кеше өстендә, аннан ясленең иске кухня өендә яшәп ята. Кул арасына кергән Вафый да ФЗОга җибәрелеп, аннан кайтмый гына, Чукоткага армия сафларына озатылган була. Ачлыктан интеккән бәләкәй сеңлесе Зәйнәпнең авыл буйлап берничә көн хәер сорашып, чак исән калуын белгәч, нинди авыр чакларында да түзгән Нәфизә түгелеп, әрнеп елый.
Авылның кайбер усал телле кешеләре, “тюремщик” дигән келәймә тагып, Нәфизәне янә бер “утка” сала. Үлемне җиңгән кыз авылдашлары тарафыннан кәмсетелүне никадәр авыр кичерсә дә, бөгелми, сиздерми, ә үзенең белеме, кыюлыгы, чаялыгы белән үткәрә. Урыс телен яхшы гына белүе белән күпләргә документ-кәгазьләр тутырырга ярдәмләшә, колхозның мөһим участокларында эшли. Берәм-берәм Наҗия белән Зәйнәп кияүгә китә, энесе Вафый авылга кайта. Ул кайту белән, әнисе белән өйгә азлап төзелеш материалы туплап, акча җыеп килгәнлектән, тиз генә яңа өй күтәреп куялар.
Җир йөзенә килгән һәр кеше бәхетле булырга хаклы. Кайсы гына кыз яраткан кешесе белән мәңгелек пар булып, ир кочагында иркәләнеп, тупылдап торган балалар тудырып, үз йорты, үз мәшәкате белән яшәргә хыялланмый микән? Нәфизәнең дә шундый яраткан кешесе була. Җиде ел хәрби хезмәттә йөреп кайткан авылдашы Заһит, әти-әнисенең улларын “тюремщик” кыз белән кавыштырасы килмәгәнлеге белән килешми. Әтиләренең ризалыгыннан башка, Нәфизәсе белән кавыша. Яшьләр кызның өендә яши башлый. Әмма әти-әнисенең басымына түзәлмичә, Заһит Стәрлетамакка укырга чыгып китә, берничә елдан өйләнеп, хатыны белән туган авылына кайтып төшә. Нәфизәнең кызы Фәнирә дүртенче яшь белән киткән була...
Сагышын, әрнүен, ялгызлыгын эш белән баса Нәфизә. 1951 елда колхоз районда беренчеләрдән булып яшелчә бакчасы булдыру турында карар чыгара. Бу эш Нәфизәгә йөкләнә. Өч гектар мәйданны биләгән җир участогын читән белән уратып алып, унбишәр метрлы ике теплица эшләп, яшелчә үстерә башлыйлар. Алты ел шушы бакчада бригадир булып, колхозга зур табыш китерүгә өлгәшә Нәфизә. Аннан өскә кием, тормыш кирәк-яраклары юнәтү өчен Свердловск ягына, үзе бригадир булып, утызлап хатын-кызны туплап, торф чыгаруга юнәлә ул. Анда да яхшы хезмәт күрсәткечләренә ирешеп, сезон беткәч, бүләккә тегү машинасы алып, киемлек акча туплап, туган ягына кайтып төшә.
1956 елда “Кама” колхозына Яңа Тазлар авылы да кушылып, “Правда” колхозы барлыкка килә. Менә шушы ике колхоз берләшкәч, колхоз үзәгендәге авылга үз сөт заводы кирәк була. Бар эшкә дә ирләрдәй тәвәккәллек, төгәллек белән тотынган, башкалардан да шуны таләп иткән Нәфизә Фәтхылбаян кызына колхоз җитәкчелеге шушы заводны төзетүне дә тапшыра. Төзелешне уз кулына алып, кирәкле корылмаларны юнәтеп кайтарып, урнаштырып, үзе шуның буенча укып кайтып, тиешле белгечләр, эшчеләр туплап, бер ел дигәндә заводны эшләтеп тә җибәрә Нәфизә. Кизгән, Касияр, Чишмә-Борай, Үтәгән, Бакалы, Иске Тазлар, Яңа Тазлар авылларыннан сөт китерелә. Завод Яңа Тазларда булгач, бирегә өй салып, әнисе белән кызын алып, Иске Тазлардан күченеп килә. Озак еллар сөт заводында җитәкче булып эшли ул. Сыйфатлы продукция җитештерү өчен күп көч сала. Төп вазыйфасыннан башка җәмәгать эшендә дә йөзеп эшли: авыл советының берничә чакырылыш депутаты була, урындагы хатын-кызлар советын җитәкли. Колхозчыларның бер генә үтенечен дә җавапсыз калдырмый, булдыралганча ярдәм итә, йөри, таба. Кирәгендә түрәләргә мөрәҗәгать итәргә дә курыкмый. Авылдашлары аны хөрмәт итеп, аңа ышанып яши.
Аннан тирә-як авыллары кибетләрендә кибет мөдире була. 1971 елдан район үзәге Борайда яши. Сугыштан инвалид булып кайткан Нурихан Әхмәтҗановка тормышка чыгып, 34 ел матур гомер итәләр. Борайга күчкәч, лаеклы ялга чыкканчы район төзелеш оешмасында кассир була.
Хәзер мәкаләмнең башында исеменең аңлатмасын язып үткән урынны искә төшерик. Чынлап та кешеләргә файда китерүче бит героем. Бар гомерен ул әнисенә, туганнарына, кызына, туган авылына, авылдашларына багышлаган. Бүгенге көндә Нәфизә әби кызы Фәнирә тәрбиясендә, оныклары Гөлнара һәм Ирек, туруннары Зарина, Алмаз һәм Каринаның бәхет-шатлыкларына, уңышларына сөенеп бәхетле гомер кичерә.
– Элеккеләрне уйласам, хәзер бигрәк тормыш яхшы бит, кызым. Бөтен нәрсә бар: ашыйм дисәң, ашарыңа яхшы, киям ди-сәң, киеме бар. Без чабатаны да ямап кидек, юктан бар ясадык. Хәзерге замана кешеләре очынмасыннар иде, шөкер итә белсеннәр иде. Булганына риза була белергә кирәк бит, – ди әбекәй.
Озын гомерле булу сере нидә микән соң, дип сорадым үзеннән чәй табынына утыргач.
– Аллаһ Тәгалә мине жәлләгәндер ул, балам. Күрсен әле бу яхшы, рәхәт тормышны, дигәндер. Шөкер, бик рәхәт яшим. Бигрәкләр дә бәхетле кеше мин. Кызым пешергән тәмле-татлы ризыкларны аппетит белән ашыйм, җылы, йомшак урында тәмләп йоклыйм. Оныкларым нәнәй дип өзелеп торалар. Онык балалары аеруча татлы, кадерлеләр. Укуларында имтихан бирәсе көннәре, берәр сынау үтәсе вакытлары булса, догаларымны укып, теләкләремне теләп торам. Алай һәрчак сөендереп кенә торалар үзләре, күзләр тимәсен, – дип җавап бирде ул минем соравыма.
– Әтисе озын гомерле буласың, кызым, үлмисең, дип юаткан бит. Колониягә озатылгач әнисе, кызым исәнлегенә дип, Коръән чыккан. Бәлки шулар да ярдәм итәдер инде, – дип сүзгә кушыла Фәнирә апа.
Ә мин аның озын гомерле булуын һәрчак кешеләргә ярдәм итүеннән, нинди генә авыр вакытлары булмасын, кешелекле, кечелекле, яхшы күңелле булып кала алуыннандыр дип ышанам. Хушлашканда Нәфизә әби дөньялар тыныч булсынга, бар кешелеккә иминлек, муллык, яхшылык теләп дога кылып куйды. Һәм минем аркамнан сөеп, изге теләкләрен теләде. Таягына таянып, ишек төбенә кадәр озатып та куйды. Куллары йомшак, җылы, күзләре көлеп торган Нәфизә әби яныннан беравык чыгып китәсе дә килми торды әле.