Җәмгыять
1 Июля , 10:04

Юллар иминлеге, кеше гомере сагында торучылар

Җәйнең матур көнендә, 3 июльдә юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Әлеге бәйрәм юлларда тәртип саклаучылар һәм хокук тәртибе бозучыларга карата законда күздә тотылган чараларны күрүчеләр көне. Сүз уңаеннан әйтеп киткәндә, Русиядә беренче дәүләт автомобиль инспекциясе дә нәкъ менә 1936 елның 3 июлендә барлыкка килгән. Мөһим бәйрәм дә шушының нигезендә кертелгән. Быел ул туксан еллыгын каршылый.

Юллар иминлеге,  кеше гомере сагында торучыларЮллар иминлеге,  кеше гомере сагында торучылар
Юллар иминлеге, кеше гомере сагында торучылар


Без барыбыз да әлеге хезмәт вәкилләрен яхшы беләбез. Эчке эшләр органнарының әйдәп баручы структуралары хезмәткәрләре безнең юлларда хокук бозучылар белән көрәш алып баралар, авария хәлләрен кисәтәләр, шоферларның һәм җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итәләр. Бүген дәүләт автоинспекцисенең роле бәһалап бетергесез.
1953 елда районара дәүләт автоинспекциясе оештырыла, аңа Борай, Балтач, Калтасы районнары керә (үзәге – Борай авылы). Ул вакытта урамнарда һәм юлларда хәрәкәтнең хәвефсезлеге өчен бер хезмәткәр җаваплы булган. Беренче дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты Хәмәтгыйлем Гариф улы Байков була. 1972 елда дәүләт автоинспекциясенең өлкән инспекторы вазыйфасы кертелә, аңа милиция капитаны Риф Сабир улы Хәсәнов билгеләнә. Ул соңрак Борай эчке эшләр бүлегенең дәүләт автоинспекциясе беренче начальнигы була. Риф Сабир улы 1987 елда лаеклы ялга киткәнче бу хезмәтне җитәкли.
Риф Сабир улын Риф Гыймулла улы Мифтахов алыштыра. Ул да 11 елдан артык автоинспекция начальнигы булып хезмәт итеп, милиция майоры дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга. Аннары бу вазыйфаны Рафыйк Рәшит улы Хәмәдиев белән Җәмил Хабибулла улы Әхмәтгалиев билиләр.
Интернационалист сугышчы, Әфган җирендә хезмәт иткән Азат Йөзлекәев Борай эчке эшләр бүлегенә гади инспектор булып килеп, автоинспекция начальнигына кадәр күтәрелә. Аның гомум стажы 27 ел тәшкил итә. Аның әтисе Фәнәви Фатыйх улы Йөзлекәев та Эчке эшләр министрлыгында эшләүгә 33 ел гомерен биргән милиция майоры. Дәү әтисенең, абыйсының эшен бүгенге көндә Марсель Ринат улы Хәсәнов дәвам итә.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Борай районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе коллективы 10 хезмәткәрне берләштерә. Юлларда иминлек булсын өчен “Штраф”, “Бурычлы”, “Автобус”, “Мотоцикл”, каникуллар алдыннан “Игътибар, балалар!” операцияләре, рейдлар үткәрелә. Инспекторлар эше көчергәнешле. Аларның хезмәте иртәнге 7.00 сәгатьтә башланып, төнге сәгать икегә кадәр дәвам итә. Калган вакытта юл-транспорт вакыйгасы килеп чыкса, кизү торучы экипаж булдырылган. Бар техник корылмалар алынган (Русия мәгълүмат базасы белән эш итә алган планшет компьютерлары, тизлек һәм тонировканы үлчәү приборлары, видеорегистратор). Юл инспекторларына хәзер тиешле мәгълүмат алу өчен күп вакыт кирәкми, чөнки бар нәрсә кул астында дип әйтерлек.
Әйтергә кирәк, инспекторларга юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген, иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Бу тәңгәлдә алар сынатмый, юл-транспорт вакыйгаларын искәртүдә бар тырышлыкларын салып эшли.
– Хезмәткәрләр коллективы бердәм, һәрберсе үз бурычларын намус белән, сыйфатлы итеп башкара. Юридик һәм психологик яктан да егетләр әзерлекле һәм ныклы. Күпләре махсус белем һәм зур тәҗрибәгә ия, – ди ЮХХДИнең Борай районы бүлеге начальнигы, полиция майоры Марсель Хәсәнов. – Коллектив җанлы тормыш белән яши, төрле смотр-конкурсларда теләп катнашабыз. Ветераннарыбыз белән даими аралашабыз, аларның акыллы киңәшләренә, зур хезмәт тәҗрибәләренә таянабыз.
ЮХХДИ хезмәткәрләре кышкы бураннарда да, койма яңгырда да, җәйге челләдә дә үзләренә йөкләнгән вазыйфаны башкаруда тырышлык күрсәтәләр. Шул ук вакытта, юллардагы иминлекне саклау белән беррәттән, төрле чаралар да үткәрәләр. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор, полиция лейтенанты Юлия Миңнеголова билгеләвенчә, мәктәп укучылары, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре белән дә даими чаралар оештырылып тора.
Үз эшенең осталары дип тә әйтергә була бу хезмәт ияләрен. Әлбәттә, күреп-белеп торабыз, эшләре җиңелдән түгел. Шулай да, яраткан һөнәр беркайчан да ялкытмый, диләр бит. Менә юл хәрәкәте инспекторы Марат Мөгаллимовның барлык хезмәт биографиясе юл-патруль хезмәте белән бәйле. Чирек гасыр шушы хезмәткә бирелгән әтисе Марсель Мулланияз улы эшен дәвам итә ул. Кечкенәдән, бик күп малайлар кебек, милициядә эшләргә хыяллана һәм бүген шушы һөнәрне сайлавына бер дә үкенми. Үз авырлыклары булса да, хезмәт хакыннан да, эш шартларыннан да канәгать ул. Аның әтисенең бертуганнары Фәнил һәм Данил Мөгаллимовлар да юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә озак ел эшләп, лаеклы ялга чыгалар. Шуңа бүген Марат әтисенең, өлкән абыйларының хезмәтен дәвам итеп, аларның йөзенә кызыллык китерми, үз бурычларын намуслы башкара.
Озак еллар сайлаган хезмәтләренә тугры булып калган егетләрнең эшләре мактауга лаек. Полиция капитаны Илнур Миңнеголовны, полиция өлкән лейтенанты Илнар Шәйдуллинны, полиция капитаны Инсур Фазлыйәхмәтовны, полиция лейтенанты Марсель Шәйдуллинны югары дәрәҗәле хезмәткәрләр дип әйтергә була. Биредә эшләгән барлык хезмәткәрләр дә гадел, җитез.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясендә ир-атлар гына эшли ала дип ялгышалар. Биредә гүзәл затлар да хезмәт сала. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекторы полиция кече лейтенанты Рушана Яләева белән административ законнарны үтәү инспекторы полиция кече лейтенанты Гөлшат Ялилова күптән түгел генә хезмәт юлын башласалар да, үзләрен чын полиция хезмәткәре итеп күрсәтәләр.
Менә бүген дә юл хәркәте хәвеф-сезлеге хезмәткәрләре эштә. Башкача булуы мөм-кин дә түгел, чөнки юллардагы иминлек, юл хәрәкәтендә катнашучыларның гомере һәм сәламәт-леге аларның эшчәнлегенә бәйле.
– Инспекциянең юбилей елында, бәйрәм уңаеннан барлык ЮХХДИ хезмәткәрләрен, коллектив әгъзаларын һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Хезмәтләренең – уң, юлларының хәвефсез булуын, эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, хезмәт бурычларын һәрвакыттагыча намуслы башкаруларын, гаиләләренә иминлек, бәйрәм кәефе телим. Кызганычка каршы, югалтуларсыз булмый безнең эштә. Хезмәт вазыйфаларын башкарганда юл-транспорт һәлакәтендә дәүләт инспекторы милиция капитаны Марат Вәлиуллин һәм административ законнарны үтәү буенча инспектор полиция өлкән лейтенанты Илүс Мәрданов һәлак булды. Аларның намуслы хезмәтләре, батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр, – дип сүзен тәмамлады Марсель Хәсәнов.
Тагын бер кат юл хәрәкәтендә катнашучыларга – водительләргә дә, җәяүлеләргә дә юл хәрәкәте кагый-дәләренең үтәлеше – ЮХХДИ хез-мәткәрләренең үҗәт таләбе генә түгел икәнен искә төшереп үтәбез. Һәр кагыйдә артында дигәндәй кемнеңдер тормышы яисә сәламәтлеге тора. Шуңа күрә аларны үтәүне санга сукмау – бик зур җавапсызлык.

 

Саннарга килгәндә, безнең районда агымдагы елның алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2500дән артык очрагы теркәлгән. Узган чорда 49 машина штраф-стоянкага озатылган, 50 водитель исерек килеш руль артына утырган. Барлыгы 82 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда дүрт кеше төрле тән җәрәхәте, имгәнүләр ала.

Автор:Лира Юрасова
Читайте нас